ГЛУШКО Валентин Петрович

ГЛУШКО` Валентин Петрович (2.9.1908, Одесса ш. - 10.1.1989, Мәскәү), конструктор, ракета двигательләре төзү һәм ракета-космик техника гыйлеме белгече, СССР ФА академигы (1958; мөхбир әгъза 1953), ике тапкыр Соц. Хезмәт Герое (1956, 1961). Илебездә сыек ягулыклы ракета двигательләре төзү эшенә нигез салучы. 1929 елда Ленинград ун-тының физ.-матем. ф-тын тәмамлый, 1933 кә кадәр Газодинамика лаб-ясендә (Ленинград), электроракета, сыек ягулыклы ракета двигательләре (ЖРД) төзү бүлеген оештыра һәм җитәкли. 1934 тә Ракета фәнни-тикшеренү ин-тын оештыра (Мәскәү), анда С.П.Королёв конструкциясендәге канатлы ракетада файдалану өчен ОРМ-65 двигателе төзелә һәм сынала (1936). 1938 елда репрессияләнә, 1939-40 та - 82 нче Тушино авиация моторлар төзү з-ды каршындагы махсус төрмәдә, 1940-41 дә 16 нчы Казан авиация моторлары з-дындагы (хәзер Казан моторлар җитештерү берләшмәсе) 28 нче махсус бүлектә тотыла, соңгысында Г. җитәкчелегендә илнең Хәрби-һава көчләре самолётларына сыек ягулыклы ракета җайланмалары проекты кабул ителә. 1941-44 елларда самолётлар өчен сыек ягулыклы ракеталар эшләү буенча баш конструктор, 1944-46 да махсус двигательләрнең аерым КБнда баш конструктор, 1945 тә Казан авиация ин-тында ракета двигательләре каф. мөдире. 1946-66 да 456 нчы аерым КБ, хәзерге «Энергомаш»та КБ (Мәскәү өлкәсе, Химки ш.) баш конструктор. 1974 тән «Энергия» фәнни-җитештерү берләшмәсендә (Мәскәү өлкәсе Калининград ш., хәзер Королёв ш.) директор һәм ген. конструктор. Г. ның төп хезмәтләре сыек ягулыклы ракета двигательләре һәм космик аппаратлар төзү һәм үстерүнең мөһим мәсьәләләрен теоретик һәм эксперименталь тикшерүләргә багышланган. Г. дөньяда беренче электротермик ракета двигателе, илебездә беренче сыек ягулыклы двигательләр конструкторы. 1930 елда сыек ягулыклы реактив двигатель өчен ягулык компоненты итеп азот кислотасын, азот кислотасындагы дүрт окисьлы азот эремәсен, тетронитрометанны, водород перекисен, хлор кислотасын, бериллий (водород һәм кислород б-н), дары б-н бериллийны, махсус кисемле соплоны һәм яну камерасын җылынудан саклау өчен цирконий диоксидын кулланырга тәкъдим итә. 1931 елда химик кабызу һәм үзлегеннән кабынучы ягулык, ракета очышы б-н идарә итү өчен сыек ягулыклы двигательгә асылма кардан тәкъдим итә. 1932-33 тә сыек ягулыклы двигательгә ягулык бирү өчен пешкәкле, үзәктән кугыч насослар б-н турбонасослы агрегатлар эшли; аның тарафыннан ул вакытта «тәҗрибә ракета моторлары» дип аталган сыек ягулыклы ракета двигательләре сынап карала. Г. җитәкчелегендә илебездәге барлык йөрткеч ракеталарда (ЙР) һәм күп кенә хәрби ракеталарда: «Восток», «Восход», «Молния», «Союз» ЙР өчен РД-100-РД-103 һәм РД-108; «Космос» ЙР өчен РД-119 һәм РД-214; «Протон» ЙР өчен РД-253; «Зенит» ЙР өчен РД-301, РД-120 һәм РД-171; дөньяда иң куәтле сыек ягулыклы «Энергия»-«Буран» ЙР өчен РД-170 файдаланылган куәтле сыек ягулыклы ракета двигательләре төзелә. Аның җитәкчелегендә 1971-85 елларда «Космонавтика» энциклопедиясе һәм матдәләрнең күп классларының термофизик үзлекләренә караган күптомлы энциклопедик белешмәләр нәшер ителә. Ленин премиясе (1957), СССР Дәүләт бүләкләре (1967, 1984) бирелә. Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы (1976). 1966-76 елларда СССР ЮС депутаты. Биш Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Кызыл Байрак орденнары, медальләр, ш.и. К.Э.Циолковский исем. медаль б-н (1958) бүләкләнә. Казан, Элиста, Одесса, Калуга шәһәрләренең мактаулы гражданины. Одессада бронза бюсты һәм истәлек такта урнаштырылган; Казанда ш.у. истәлек такта куелган, бер урам аның исеме б-н аталган.

Хезм.: Ракеты, их устройство и применение. М.-Л., 1935 (автордаш); Жидкое топливо для реактивных двигателей. М., 1936. Ч. 1; Путь в ракетной технике. М., 1977; Развитие ракетостроения и космонавтики в СССР. М., 1987.

Әд.: Однажды и навсегда. Книга о Валентине Петровиче Глушко. М., 1998; Космонавтика: Энцикл. М., 1985.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования