ГАВРИЛОВ Пётр Михайлович

ГАВРИ`ЛОВ Пётр Михайлович (17.6.1900, Казан губ., Лаеш өязе Әлбәдән а. - 26.1.1979, Брест ш.), татар милләтеннән. Сов. Союзы Герое (30.1.1957), майор. Мәскәүдә М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне тәмамлый (1939). Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче укчы полк (13 нче армиянең 42 нче укчы дивизиясе) командиры. 1941 нең 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фортын саклау б-н җитәкчелек итә. Әсирлеккә эләгә. Брест концлагеренда була. 1945 нең маенда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1946 га кадәр армиядә хезмәт итә. Репрессияләнә; 1957 дә аклана. Брест крепосте оборонасы б-н җитәкчелек итүдәге батырлыгы өчен Сов. Союзы Герое исеменә лаек була. СССР ЮС депутаты (1958-62). Туган җирендә, соңрак Краснодарда яши. П.Гаврилов К.Молчановка «Брест крепосте» операсын иҗат иткәндә киңәшче була, «Чик буе» кинофильмын төшерүдә катнаша. Ике Ленин ордены, медальләр б-н бүләкләнә. Брест шәһәренең мак­таулы гражданы, Г. исеме Казан, Краснодар һәм Питрәч авылы урамнарына бирелә. Питрәч р-нының Күн авылында Геройның бюсты куела.

Әд.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Смирнов С.С. Брестская крепостә. М., 1964; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования