ГӘРӘЕВ Мәхмүт Әхмәт улы

ГӘРӘ`ЕВ Мәхмүт Әхмәт улы (23.7.1923, Чиләбе ш.), армия генералы (1989), хәрби фән. (1982) һәм тарих фән. (1992) д-ры, ТР ФА академигы (2001; 1994 тән мөхбир әгъза). Ташкент пехота уч-щесен (1941), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (1950, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исем. Хәрби академиясен (1959, Мәскәү) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында укчы корпус штабының оператив бүлек башлыгы урынбасары. 1945 елдан 5 нче армия штабының оператив бүлегендә. 1950-70 елларда Ерак Көнчыгыш, Урал, Белоруссия хәрби округларында югары командирлык вазифаларын башкара. 1970-71 дә Берләшкән Гарәп Респ-касы Кораллы Көчләрендә Баш хәрби киңәшченең штаб башлыгы. 1971 дән Урал хәрби округы штабы башлыгы. 1974 тән СССР Оборона министрлыгы аппаратында: Хәрби-фәнни идарә башлыгы, Генштабның Баш идарә башлыгы урынбасары, 1984 тән Генштаб башлыгы урынбасары. 1989-90 да Әфганстан Респ-касында баш хәрби киңәшче. 1990-92 дә РФ Оборона министрлыгы Ген. инспекциясе төркемендә. 1994 тән РФ Хәрби фәннәр академиясе президенты. Хезмәтләре хәрби теориягә һәм практикага, сугышлар тарихына карый. М.В.Фрунзе (1987), Г.К.Жуков (1998) исем. бүләкләр лауреаты. Дүрт Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз, «Татарстан Республикасы алдында казанышлар өчен» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Общевойсковые учения. М., 1983; М.В.Фрунзе - военный теоретик. М., 1986; Советская военная наука. М., 1988; Маршал Жуков - величие и уникальность полководческого искусства. М., 1996; Афганская страда. М., 1998; Полководцы Победы и их военное наследие. М., 2003; Сражения на военно-историческом фронте. М., 2008.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Әд.: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования