ГАНИЕВА Венера Әхәт кызы

ГАНИ`ЕВА Венера Әхәт кызы (24.3.1955, Казан), җырчы (колоратуралы сопрано), ТР һәм РФнең халык артисты (1992, 1995), проф. (2001). Казан консерваториясен (В.Лазько классы) тәмамлый (1983). 1983 елдан Татар опера һәм балет театры солисты. Төп партияләре: Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Виолетта, Джильда («Травиата», «Риголетто», Дж.Верди), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Кар кызы, Марфа (шул исем. оп., «Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Адель («Ярканат», И.Штраус), Алтынчәч (шул исем. оп., Н.Җиһанов), Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи), Зөбәрҗәт («Наёмщик», С.Сәйдәшев), Зәйтүнә («Шагыйрь мәхәббәте», Р.Ахиярова). Аның концерт репертуарында татар, рус, чит ил композиторлары җырлары бар. Г. Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә төп опера партияләрен башкаручы һәм концертлар бирүче җырчы буларак иҗади эшчәнлек алып бара. Г. югары проф. башкару сәләте, вокал техникасының камиллеге, матур, моңлы тембрлы тавышка ия булуы, ачык дикциясе, сәхнәдә үзен иркен тотуы б-н аерылып тора. Россия һәм БДБ илләрендә, чит илләрдә (АКШ, Германия, Төркия, Чехия, Голландия, Дания, Франция, Венгрия, Англия һ.б.) гастрольләрдә чыгышлар ясый. Казан мәдәният һәм сәнгать ун-тында укыта, 2000 елдан ялгыз җырлау каф. мөдире. ТРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1997). «Татар­стан Республикасы каршындагы казаныш­лары өчен» ордены б-н бүләкләнә.

Әд.: Венера Ганиева дөньясы // Шәһри Казан. 2003. 23 февр.

А.Р.Рахмани, Ф.Ш.Салитова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования