ГАЛИМОВ Корбан Закир улы

ГАЛИ`МОВ Корбан Закир улы (31.12.1909, хәзерге Киров өлкәсенең Вятка Аланы р-ны Сасмак а. - 16.4.1986, Казан), механика гыйлеме белгече, физ.-матем. фән. д-ры (1958), проф. (1959), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән. эшлеклесе (1979, 1984). 1935 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, 1985 кә кадәр шунда ук эшли, бер үк вакытта 1946-60 елларда СССР ФА Казан ф-лының Физика-техника ин-тында. Хезмәтләре пластиклык, нәсызыкча сыгылмалылык, сүрүләрнең нәсызыкча теорияләренә карый. Г. ирекле күчешләр ясаучы җисемнең көчәнеш-деформация халәтен анализлауның гомуми алымнарын тәкъдим итә, деформацияләрнең өзлексезлеге тигезләмәләрен чыгара, теләсә нинди күчешләр һәм деформацияләр булганда дефформация һәм көчәнеш тензорлары компонентлары арасында физик нисбәтләрне билгели, җисем статикасының төп тигезләмәләрен чыгара, аларны көчәнешнең симметрик тензор компонентларына туры китереп үзгәртә һәм мәсьәләләр чишүнең вариатив ысулларын үстерә. Деформацияле һәм деформациясез халәткә китерелгән нәсызыкча сүрүләр теориясенә караган төп тигезләмәләрне чишә, чик деформацияләр алганда статик чик шартларын тәгъбирли. Аерым күчешне исәпкә алып, сүрүләр теориясенә төгәллек кертә, геометрик һәм физик нәсызыкча мәсьәләләр чишүнең вариатив ысулларын эшли, бүселгән өслекләрнең изометриклыгы турындагы карашка нигезләнеп, сүрүнең тотрыклылыгы мәсьәләләрен чишүгә ирешә. Сүрүләрнең нәсызыкча механикасы буенча фәнни юнәлешкә нигез салучыларның берсе. «Пластиналар һәм сүрүләр теориясенә караган тикшеренүләр» («Исследования по теории пластин и оболочек», 1961) дигән тематик җыентыкка нигез сала. Медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Нелинейная теория упругих оболочек. К., 1957 (автордаш); Основы линейных теорий тонких оболочек. К., 1975; Теория оболочек с учётом поперечнего сдвига. К., 1977; Теория оболочек сложной геометрии. К., 1985 (автордаш).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования