ГАХОВ Фёдор Дмитриевич

ГА`ХОВ Фёдор Дмитриевич (19.2.1906, Ставрополь крае Черкесск ш. - 30.3.1989, Минск), математик, физ.-матем. фән. д-ры (1943). проф. (1943). Белоруссия ССР ФА академигы (1966). 1930 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәрендәге уку йортларында эшли. 1937-39, 1947-53 елларда Казан ун-тында, 1947 дән дифференциаль тигезләмәләр каф. мөдире. 1939-47 дә Төньяк Осетия пед. ин-тында матем. анализ каф. мөдире. 1953-61 дә Ростов, 1961-80 дә Белоруссия ун-тларында. Хезмәтләре комплекс үзгәрешле функцияләр теориясендәге кырый мәсьәләләр өлкәсенә карый. Г. Риманның мәгълүм кырый мәсьәләсен тулысынча һәм нәтиҗәле чишә, төрле класслы функцияләрнең чик мәсьәләләре теориясен төзи, шул мәсьәләләрнең механика һәм матем. физиканың сингуляр интеграль тигезләмәләре һәм гамәли мәсьәләләре б-н бәйләнешен тикшерә. Гильберт мәсьәләсе, Риманның матрицалы мәсьәләсе, сызыкча һәм кире кырый мәсьәләләр буенча нигезле нәтиҗәләр ала, соңыннан «Гахов тигезләмәсе» дип аталган чишелүчәнлек шартын чыгара. Г. ның «Кырый мәсьәләләр» («Краевые задачи», М., 1977) монографиясе рус, инглиз һәм испан телләрендә берничә тапкыр нәшер ителә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә.

Хезм.: Краевые задачи аналитических функций и сингулярные интегральные уравнения // Уч. зап. Казан. ун-та. 1949. Т. 109, кн. 4; Об обратных краевых задачах // Докл. АН СССР. 1952. Т. 86, № 4; Уравнения типа свертки. М., 1978 (автордаш).

Әд.: Фёдор Дмитриевич Гахов (к 70-летию со дня рождения) // Успехи матем. наук. 1976. Т. 31, вып. 4.

Л.А.Аксентьев.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования