ГАГАЕВ Борис Михайлович

ГАГА`ЕВ Борис Михайлович (20.7.1897, Казан - 1.8.1975, шунда ук), математик, физ.-матем. фән. д-ры (1936), проф. (1933), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1954, 1966). 1923 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1934-74 елларда матем. анализ каф. мөдире. Хезмәтләре матем. анализ өлкәсенә, ортогональ функцияләр системалары һәм интегродифференциаль тигезләмәләр теориясенә карый. Г. тригонометрик функцияләр системасының дифференциаллау һәм интеграллау (даими тапкырлаучыларга кадәр төгәллек б-н) нәтиҗәсендә шул ук функцияләр системасына китерелә торган бердәнбер ортогональ функцияләр системасы булуын исбатлый. Полигармоник функцияләр, интеграль һәм интегродифференциаль тигезләмәләр теориясен төзи һәм үстерә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә.

Хезм.: Интегральные уравнения. К., 1931; О сходимости в банаховских пространствах // Успехи матем. наук. 1948. Т. 3, № 5; Единственность одной задачи сопряжения функций, удовлетворяющих эллиптическому уравнению // Уч. зап. Казан. ун-та. 1956. Т. 116., № 1; Ортогональные системы функций, производные которых также ортогональны. // Успехи матем. наук. 1957. Т. 121, вып. 2.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования