ГАФИЯТУЛЛИН Сөләйман Хәлил улы

ГАФИЯТУ`ЛЛИН Сөләйман Хәлил улы (1.1.1905, Казан губ. Чистай ш. - 1.5.1983, Алма-Ата), дәүләт эшлеклесе. 1919-22 елларда Чистай пед. техникумында укый. 1943-45 тә ВКП(б) ҮК каршындагы югары партия мәктәбе тыңлаучысы. Район башкарма ком-тлары инструкторлары әзерләү курсларын тәмамлаганнан соң (1928, Казан), Арча кантоны башкарма ком-ты инструкторы. 1929-30 да ТАССР НКВДсы Коммуналь хуҗалык баш идарәсенең өлкән инспекторы. 1932-38 дә 124 нче һәм 27 нче авиация з-дларының (Казан) янгыннан саклау хезмәте башлыгы. ВКП(б)ның Ленин райкомы 1 нче секретаре (1938-39). ТАССР ХКСы рәисе (1940-43). Бөек Ватан сугышы елларында Г. эвакуацияләнгән пр-тиеләрне Казанда каршылау һәм урнаштыру б-н җитәкчелек итә. 1945 тән Казакъстан ССРда: игенчелек һәм терлекчелек с-злары наркомы (1945-46); хезмәт ияләре депутатларының Көнчыгыш Казакъстан (1946-48) һәм Көнбатыш Казакъ­стан (1948-52) өлкә советлары башкарма ком-ты рәисе; Казакъстан ССР МС каршындагы Авыл һәм колхоз төзелеше эшләре баш идарәсе җитәкчесе (1952-53); Совхозлар министрлыгының «Совхозснаб» матди-техник тәэминат баш идарәсе җитәкчесе (1953-54). 1954 тән Маметова исем. игенчелек с-зы директоры (Акмола өлкәсе). 1947 дә Казакъ­стан ССР ЮС, 1939-48 дә СССР ЮС, 1948 елда Көнбатыш Казакъстан өлкә советы депутаты. Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр б-н бүләкләнә.

М.Ш.Бәдретдинова, Г.Х.Галимуллина

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования