ГАБИДУЛЛИН Хаҗи Заһидулла улы

 

ГАБИДУ`ЛЛИН Хаҗи Заһидулла улы (1897, Уфа губ., Бүздәк өязе Сивада Баш а. - 12.8.1940), дәүләт эшлеклесе, тарих фән. канд. (1933), проф. (1934). Көнгер тимер юллар уч-щесен (1911), Кызыл профессорлар ин-тын (1933) тәмамлый. 1916 елдан Россия армиясендә. 1917 дә РСДРП(б) сафларына керә. Төмән губернасында 1917 елгы Окт. кораллы күтәрелешендә катнаша, 1917-18 дә мөселман эшләре буенча комиссар. 1919 да 11 нче Петроград дивизиясенең кавалерия полкы, аннары бригадасы хәрби комиссары, 1920 дә Казан кавалерия курслары комиссары. 1920-24 тә ТАССР Милиция баш идарәсе җитәкчесе, 1924-27 дә ТАССР ХКС рәисе. 1927-30 да РСФСРның Кече ХКС әгъзасы. 1930 дан Мәскәүдә: 1933-37 дә РСФСР Университетлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары баш идарәсе җитәкчесе, бер үк вакытта Мәскәү ун-тында колониаль һәм бәйле илләр тарихы каф. мөдире. Хезмәтләре Россиядәге пантюркизм һәм панисламизм тарихына, төрек буржуаз рев-циясе вакыйгаларына карый. Репрессияләр чоры корбаны (к. «Идел-Урал оешмасы» эше, «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше).

Хезм.: Татарстан за семь лет (1920-1927). К., 1927; Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931 (автордаш); Младотурецкая революция. М., 1936.

Әд.: Белялов У. Габидуллин Хаджи Загидуллович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования