ГАБӘШИ Солтан Хәсән улы

ГАБӘШИ` Солтан Хәсән улы (Солтанәхмәт Хәсәнгата улы) (1.5.1891, Казан губ., Казан өязе Кече Солабаш а. - 8.1.1942, БАССР, Борай р-ны Чалкак а.), композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе. Х.Габәшинең улы. Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899-1911); 1911 елда Уфада Оренбург Диния нәзарәтендә имам-хатиб һәм мөдәррис булып эшләү өчен имтихан тапшыра. 1912-15 тә Уфа реаль уч-щесендә, 1915-17 дә Казан ун-тының юридик ф-тында укый. 1918-22 дә Казан уку йортларында, ш.и. Шәрекъ консерваториясендә (1920-22) эшли. 1922-32 дә Шәрекъ музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары, бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра. 1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932 дә Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була. 1932-36 да Башкорт Милли мәдәният фәнни-тикшеренү ин-тында сәнгать белеме бүлеге фәнни хезмәткәре, бер үк вакытта Башкорт сәнгать техникумында музыка теориясен укыта һәм хор җитәкчесе булып эшли. 1936-41 дә БАССР ХКСның Сәнгать эшләре идарәсе каршындагы муз. фольклор кабинеты фәнни хезмәткәре һәм мөдире. 1941-42 дә Чалкак урта мәктәбендә музыка укытучысы. Г. иҗат эшчәнлеген 1909 дан пианист һәм аккомпаниатор буларак башлый. Аннан соң Уфада, Казанда әдәби-муз. кичәләр, лекция-концертлар, вокаль ансамбль һәм хорлар оештыру б-н шөгыльләнә. Татар хор музыкасын үстерүгә мөһим өлеш кертә. Г.нең композиторлык иҗатында милли сәхнә музыкасы әсәрләре зур урын алып тора. 1917-28 дә милли театрның Г.Исхакый, Ф.Бурнаш, К.Рәхим һ.б. пьесалары буенча куелган 10 нан артык спектакленә музыка иҗат итә. Г. беренче татар опера коллективын оештыруда катнаша, беренче татар опералары «Сания» (1925) һәм «Эшче»не (1930, Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов б-н бергәләп) иҗат итүчеләрнең берсе була. Бу опералар Татарстанда композиторлык иҗаты һәм муз. башкару сәнгате үсешендә зур роль уйный. Г. хор өчен, ш.у. вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат итә, татар һәм башкорт җырларын эшкәртә. Иҗатында милли фольклор (бәетләр, озын көйләр) элементларын куллануга омтыла, Шәрекъ халыклары музыкасы б-н кызыксына. Шул ук вакытта халык музыкасы традицияләрен Европа классик музыкасы тәҗрибәсе б-н баету юлларын эзли.

Г., беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200 дән артык татар, 100 ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый, музыка иҗаты турында лекцияләр укый, татар һәм башкорт телләрендә музыка буенча әсбаплар, дәреслекләр төзи, татар һәм башкорт музыка мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемаларны яктырткан мәкаләләр яза. Аның иң мөһим язмаларының берсе - «Яңалиф» ж-лында татар музыкасы турында басылган (1931, №3-6) анкета сорауларына җаваплары. Анда татар музыкасы үсешенең киләчәктәге тулаем фәнни-тарихи юлын анализлауга беренче омтылыш ясала. Г.нең күпкырлы иҗат эшчәнлеге энциклопедик характерга ия булып тора, хәзерге татар һәм башкорт музыкасы мәдәниятенең төп юнәлешен билгеләүгә хезмәт итә.

Төп әсәрләре: «Сания» (1925), «Эшче» (1930) опералары (Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов б-н берлектә); «Зөләйха» (Г.Исхакый), «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), «Бүз егет» (К.Рәхим), «Фәтхулла хәзрәт» (Ф.Әмирхан), «Йосыф белән Зөләйха» (К.Әмири), «Җир уллары» (Һ.Такташ) һ.б. спектакльләргә музыка; «Кәккүк», «Оркыя», «Эшче кыз», «Ике заман», «Курай» җырлары; хор өчен татар һәм башкорт җырлары эшкәртмәләре; вокаль һәм камера-инструменталь әсәрләр, ш.и. фортепиано өчен «Пикник», «Кайгы», «Кайгыдан соң шатлык», «Яшьлек» исемле пьесалар; симф. оркестр өчен «Яңалиф маршы» (Г.Әлмөхәммәдов һәм В.Виноградов б-н берлектә) һ.б.

Хезм.: Уфада музыка мәсьәләсе // Вакыт. 1910. 12 гыйнв.; Музыканың эшләнеше // Безнең юл. 1925. № 7-8; Татар сәхнәсендә музыка // Татар театры (1906-26). К., 1926; Татарстанда курайчылар һәм гармунчылар // Атака. 1932. № 1; Программа по музыке для начальной школы. Уфа, 1933.

Әд.: Нигъмәтҗанов М. Солтан Габәши турында биографик белешмә: Яңа документлар // Казан утлары. 1967. № 7; Сәйдәшева З. Солтан Габәшинең тууына 90 ел // Казан утлары. 1981. № 5; Хайруллина З., Гиршман Я. Султан Габяши // Композиторы Советского Татарстана. К., 1957; Нигмедзянов М.Н. Султан Габяши // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. К., 1986; Салитова Ф. Габяши Султан Хасанович: 100 лет со дня рождения // Ежегодник памятных музыкальных дат и событий. М., 1991; Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани: Материалы и док. Уфа, 1995; Султан Габяши: Материалы и исслед.: В 2 ч. К., 1994-2000.

Ф.Ш.Салитова.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования