ЕНИКИ Әмирхан Нигъмәтҗан улы

ЕНИКИ` (Еникиев) Әмирхан Нигъмәтҗан улы (17.2.1909, Уфа губ., Бәләбәй өязе Яңа Каргалы а. - 16.2.2000, Казан), язучы, ТАССРның халык язучысы (1989). Морзалар нәселеннән. 1911 елда гаиләләре б-н Дәүләкән авылына күчеп киләләр; Е. авыл мәдрәсәсендә укый. 1925 тән Казанда яши. 1926 да Казан ун-ты рабфагына укырга керә. 1927 дә Донбасска китә, татар шахтёрларын ликбез курсларында укыта. 1941 гә кадәр Казанда һәм Бакуда төрле оешмаларда һәм пр-тиеләрдә эшли, Маргелан шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) балалар укыта, 1931-33 тә Казанда Хезмәтне фәнни оештыру ин-тында читтән торып укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң «Совет әдәбияты» ж-лында, ТАССР МС каршындагы радиофикация ком-тында эшли, Казан авиация техникумында укыта.

Е.нең беренче «Озын көй тыңлаганда» исемле хикәясе 1926 да «Безнең юл» ж-лында басыла. Соңрак башка хикәяләре, «Дус кеше» (1929) повесте языла. Әдәби тәнкыйть яшь язучы иҗатының уңай (геройларның эчке дөньясына игътибар) һәм тискәре (китапчылык йогынтысы, артык хиссилек) якларына да игътибар итә. Зур әдәбиятка Е. үзенең сугыш елларында язылган хикәяләре б-н килеп керә. Аның «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Мәк чәчәге» (1944), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956), «Әйтелмәгән васыять» (1965) һ.б. хикәяләренә тирән психологизм, лирик һәм фәлсәфи әһәмиятлелек хас. Авторның фәлсәфәсе тормыш чынбарлыгына, халкының киләчәгенә оптимистик карашка нигезләнә. Е. әсәрләрендә аталар һәм балалар мөнәсәбәте анык һәм принципиаль идея-эстетик концепциягә корылган. Язучының традицион милли сыйфатларга ия булган өлкән яшьтәге кешеләр образлары аеруча уңышлы (милли характерлы олы буын кешеләре образы - Е. казанышларының берсе). Алар арасында Галимҗан абзый б-н Мәрьям абыстай («Бер генә сәгатькә»), Хәмидә («Тауларга карап»), Акъәби, Миңлебай карт («Әйтелмәгән васыять») бар. Бу геройларда чын мәгънәсендә кешенең иң яхшы сыйфатлары тупланган. Шуңа күрә дә Е. буыннар арасында сакланган өзелмәс чылбыр идеясен алар б-н бәйли.

Мәхәббәткә багышланган әсәрләрендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр җентекле, тирәнтен тикшерелә. Язучы мәхәббәткә карата җавапсыз мөнәсәбәт көтелмәгән авыр кичерешләргә этәрергә мөмкин дип кисәтә. «Ялгызлык» (1957), «Төнге тамчылар» (1964) хикәяләрендә, «Саз чәчәге» (1955), «Йөрәк сере» (1957), «Рәшә» (1962), «Вөҗдан» (1968) повестьларында катлаулы кеше язмышлары аеруча тормышчан тасвирлана.

Язучыны, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре, әхлагы кызыксындыра. Е. әсәрләрендә эш-хезмәт сферасында була торган конфликтлар, ясалма актуальлек артыннан куу, әзер чишелешләр, тормышны катгый әдәби схемага буйсындыру юк. Язучы үз идеясен ачыктан-ачык күрсәтми, үз карашларын персонажларына такмый. Теге яки бу күренешләрне объектив тасвирлап, нәтиҗә ясауны укучының үзенә калдыра. «Рәхмәт, иптәшләр» (1952), «Саз чәчәге», «Рәшә», «Вөҗдан» повестьларында әхлакый мәсьәләләрне яктырту укучыга көчле эмоциональ тәэсир ясауга буйсындырылган; психологик ситуацияләр зәргәрчелек осталыгы б-н анализланган; барлык дәлилләр төгәл һәм җентекле эшләнгән. Е. әсәрләре тирән психологизм б-н сугарылган. Повестьларында мещанлык, байлыкка омтылу, икейөзлелек һәм эгоизм кебек сыйфатларны фаш итү заманында төрлечә бәяләнә, көчле бәхәсләр тудыра. Ләкин тормыш һәрвакыт автор карашларының дөреслеген раслап килә.

Е. геройларының кичерешләре музыка, җыр б-н үрелеп бара. Бу авторның традицион романтик концепциягә тугры булып калуы турында сөйли. Сәнгатьчә стиль үзенчәлекләрен чагылдырган ирония, сатира һәм юмор язучы иҗатында зур урын алып тора. Тасвирлы, мәгънәле теле, кайвакыт сарказмга тиң юморы хикәяләренә кабатланмас тәэсир көче өсти («Чәнечкеле хикәяләр», 1962; «Салават күпере», 1966; «Шило в мешке» - «Без кап­чык­та ятмый», 1967 җыентыклары). «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1978) романы композитор С.Сәйдәшев тормышындагы бер мәхәббәт тарихына багышланган.

Гомеренең соңгы елларында язылган «Хәтердәге төеннәр» (1983), «Соңгы китап» (1986), «Кояш баер алдыннан» (1996) әсәрләрендә автор үзенә генә хас булган җентеклелек б-н гомеренә һәм иҗатына нәтиҗә ясый, үтеп барган гасырның сәяси, иҗтимагый һәм әдәби вакыйгаларын анализлый, аларга үзенең бәясен бирә, татар халкының, бөтен илнең тарихы һәм киләчәге турында уйлана. Моны язучының киләчәк буын укучыларына мөрәҗәгате, алар б-н әңгәмәсе дип тә, шул ук вакытта өлкән буын җибәргән хаталарны кабатламасыннар өчен кисәтүе дип тә кабул итәргә мөмкин.

Е. тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли. Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, М.С.Бубеннов, О.Гончар, К.Г.Паустовский, Э.Г.Казакевич, Ч.Айтматов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984); 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Әсәрләр: 5 томда. К., 2000-04; Юлчы. К., 1979; Глядя на горы. М., 1974; Страницы прошлого. К., 1998.

Әд.: Сверигин Р., Хатипов Ф. Рәшәле дөнья // Мирас. 1999. № 3-4; Мустафин Р. Целебное озеро // Образ времени. К., 1981; Халит Г. С любовью к человеку // Портреты и проблемы. К., 1985.

Р.Х.Сверигин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования