ЕНБАЕВ Гариф Мөхәммәтҗан улы

ЕНБА`ЕВ Гариф (Ариф) Мөхәммәтҗан улы (1892, Рязань губ., Касыйм өязе Кошчыклы а. - 1937), сәясәт эшлеклесе. Касыйм урта-техник уч-щесен тәмамлый (1912). Харьков технол. ин-тында укый (1912-15). 1917 елдан Россия армиясендә, анда сул эсерлар төркеменә кушыла. Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасын оештыру киңәшмәсендә (1918 елның мае) катнаша, Оештыру съездын чакыру комиссиясе әгъзасы. 1918-19 да Үзәк мөселман хәрби комис-ты әгъзасы, 1920-24 тә РСФСР Милләтләр эшләре халык комис-тының ТАССРдагы вәкиле, ТАССР җир эшләре халык комиссары урынбасары. 1923 тә РКП(б) ҮКның Дүртенче киңәшмәсе эшендә катнаша, Татарстанның башка сәясәт эшлеклеләре б-н беррәттән М.Х.Солтангалиевкә карата законсыз репрессиягә каршы чыга. 1924 тән Мәскәүдә кооперация системасында эшли. 1929 да репрессияләнә һәм үлем җәзасына хөкем ителә, әмма үлем карары 10 елга лагерьларга сөрелү б-н алыштырыла. 1937 дә атып үтерүгә хөкем ителә (к. «Солтангалиевчеләрнең Мәскәү үзәге» эше); үлгәннән соң аклана.

Әд.: Шарафутдинов Д. Енбаев Ариф Мухаммаджанович // Возвращённые имена. К., 1990.

Б.Ф.Солтанбәков.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования