ҖӘЛИЛ Муса Мостафа улы

ҖӘЛИ`Л (Җәлилов) Муса Мостафа улы (15.2.1906, Оренбург губ. Мостафа а. - 25.8.1944), шагыйрь, Советлар Союзы Герое (1956, үлеменнән соң). 1914-19 елларда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1919-24 тә Татар халык мәгарифе ин-тында укый. 1925-27 дә Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМның өяз ком-тларында инструктор булып эшли. 1927-38 дә Мәскәүдә яши. 1928 дән - «Кечкенә иптәшләр», 1929 дан - «Октябрь баласы» ж-лларының җаваплы мөхәррире, бер үк вакытта Мәскәү ун-тында укый (1927-31). 1933 тән «Коммунист» г-тасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге, 1935 тән Мәскәүдәге Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире. 1939-41 дә ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе.

1919 да «Кызыл йолдыз» г-тасында беренче шигырьләрен бастыра. «Барабыз» исемле тәүге шигъри җыентыгы 1925 тә Казанда дөнья күрә. 1920 еллардагы иҗатында рев-ция һәм Гражданнар сугышы героикасына дан җырлый («Үткән юллар» поэмасы, 1924-29), социализм төзүче гади кешеләрнең романтик образларын («Орденлы миллионнар», 1934; «Хат ташучы», 1938, җыентыклары 1940 та басыла) тудыра. 1930 елларда, романтик шартлылыктан һәм Шәрекъ метафораларыннан ваз кичеп, яңа реалистик төсмерләр таба; иҗатында психологизм һәм эмоциональлек көчәя. Г.Тукайга ияреп язудан һәм гаруз ритмикасын файдаланудан башлап, Җ. әкренләп Һ.Такташ шигъриятенә һәм халык силлабик шигыренә хас булган тоник үлчәмгә күчә. Ул - популяр җырлар, романс һәм либреттолар авторы (ш.и. «Алтынчәч» операсы, СССР Дәүләт бүләге, 1948).

Җ. иҗаты лозунгка корылган, ачык публицистик поэзиядән («Бәхет», «Ил халкына») башлап, тасвирлы, эмоциональ поэтик сөйләм («Чишмә», «Сагыну») юнәлешендә үсә. Аның әсәрләре арасында балалар өчен булган гади шигырьләр дә, көн кадагына сугып язылган поэтик репортажлар да, шигъри фельетоннар да бар. Г.Кутуй, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфан һ.б. яшь шагыйрьләр б-н бергә Җ. 1920-30 еллардагы новаторлык эзләнүләрдә катнаша. Бөек Ватан сугышы елларында 2 нче удар армиянең «Отвага» г-тасы хәбәрчесе. 1942 елның июлендә авыр яраланып әсирлеккә эләгә; Польша, Балтыйк буе, Германиядәге фашист лагерьларында була. Әсирлектә вакытта Г.Кормаш төзегән, татар хәрби әсир­ләреннән торган яшерен төркем эшчәнлегендә катнаша, аның идея рухландыручысына әверелә. Бу төркем йөкләмәсе б-н Җ. татар хәрби әсирләрен «Идел-татар легионы»на тарту максатында пропаганда эшен алып бару өчен немецлар тарафыннан төзелгән «Ta­ta­rische Mittel­stelle» («Татар арадашлыгы», Берлин) оешмасында эшли; анда легионга көчләп кертелгән хәрби әсирләр арасында мәдәни-агарту, гитлерчыларга каршы җимерү эшләре алып бара (к. «Җәлилчеләр төркеме»). Яшерен оешмада катнашкан ун иптәше б-н бергә фашистларның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.

Җ.нең сугыш еллары иҗаты хәрби-патриотик лирика үрнәге булып тора («Окоптан хатлар», 1944). Ул әсирләр лагеренда да, үлемгә хөкем ителгәннән соң елдан артык утырган Моабит төрмәсендә дә язудан туктамый. Аның шигырьләре антифашистик листовкалар б-н бергә яшерен оешма әгъзалары арасында кулдан-кулга күчеп йөри. 1942-44 тә әсирлектә язылган 93 шигырьдән торган ике дәфтәр, Франция, Бельгия аша катлаулы юллар үтеп, 1946-47 елларда илгә кайта. «Моабит дәфтәре» (1953) циклында аның сугышка кадәрге лирикасының героик һәм романтик мотивлары аеруча ачык чагыла. Бу дәфтәрләр совет халкының чыдамлыгы һәм батырлыгы, бөек Җиңүнең ни бә­ра­бәренә яулап алынуы хакында сөйләүче җан тетрәткеч документ булып торалар. Бер үк вакытта төрле жанрда һәм стильдә язылган ул шигырьләрне югары поэзия дип тә атап була. Аларда эчке культура, шигъри каләмнең ныклыгы, тирән милли нигез бар. «Моабит дәфтәре»ндә якынлашып килүче үлемне көтеп яшәгәндә кеше гомеренең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлау таң калдыра. Циклның асылын яхшылык б-н явызлык, яшәеш б-н үлем арасындагы мәңгелек көрәш тәшкил итә. «Серле йомгак», «Вәхшәт», «Алман илендә» исемле шигырьләрендә шагыйрь фашизмның бөтен тереклек дөньясына дошман булуын күрсәтә; аның өчен «фашизм» һәм «үлем» төшенчәләре янәшә тора. Соңгы шигырьләре - Ватан сакчылары батырлыгына гимн.

Муса Җ.нең шигъри мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Татар поэзиясенең гражданлык яңгырашын ул героик мотив б-н яңартты һәм баетты. Җ. совет чоры татар поэзиясенә лирик шагыйрь буларак та, җыр текстлары язучы буларак та, зур лироэпик поэмалар авторы буларак та үзеннән зур өлеш кертә. «Моабит дәфтәре» циклы дистәләрчә мәртәбә рус, татар телләрендә басылып чыга, башка телләргә тәрҗемә ителә, 1957 елда Ленин пре­мия­сенә лаек була. 1968 дә Татарстан комсомолының М.Җәлил исем. бүләге булдырыла (1997 дән М.Җәлил исем. Респ-ка бүләге), 1966 да Казанда Җ.гә һәйкәл куела (сынчы В.Е.Цигаль, арх. Л.Г.Голубовский), 1970 тә Минзәләдә шагыйрьнең мемориаль музее, ә 1983 елда Казанда музей-фатиры ачыла.

Әсәр.: Әсәрләр: 5 томда. К., 2006; Избранные произведения. Л., 1979.

Әд.: Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары. К., 1960; Кашшаф Г. Муса Җәлил. К., 1961; Муса Җәлил турында истәлекләр. К., 2006; Мустафин Р. По следам оборванной песни. М., 1974; шул ук. Муса Джалиль. Жизнь и творчество. Довоенный период. К., 1986.

Р.Ә.Мостафин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования