ДЕВЯТАЕВ Михаил Петрович

ДЕВЯТА`ЕВ Михаил Петрович (8.7.1917, хәзерге Мордва Респ-касы Торбеево штп - 24.11.2002, Казан), Сов. Союзы Герое (15.8.1957), гв. өлкән лейтенанты. Казан елга тех­никумын (1938) тәмамлый. 1938 елдан Кы­зыл Армия сафларында. Совет-фин сугы­шын­да катнаша. 1940 та Оренбургта очу­чы­лар­ның Чкалов исем. хәрби авиация мәк­тә­бен­дә укый. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронт­ларында, 104нче истребительләр авиа­ция полкында звено командиры (2нче һава армиясенең 9нчы истребительләр авиациясе дивизиясе). Көньяк-көнбатыш, Воронеж һәм 1нче Украина фронты гаскәрләре составында Ста­линград (1942-43) һәм Курск (1943) су­гыш­ларында, Житомир-Бердичев, Кор­сунь-Шевченко, Ровно-Луцк һәм Про­ску­ро­во-Черновцы һөҗүм операцияләрендә кат­на­ша (1944). 1944нең 13 июль кичендә Д. са­мо­лё­ты истребительләр төркеме б-н дошман авиа­циясе һөҗүменә каршы очып китә. Львов шә­һә­ре янында Д. яралана, самолётына ут ка­ба. Тәне нык пешкән очучы әсирлеккә элә­гә. Сорау алганнан соң, аны абверның раз­вед­ка төркеменә, соңрак Лодзь хәрби әсирләр ла­гер­ена, аннары Заксенхаузен (Кёнигсберг ш.) концлагерена күчерәләр. 1944нең 13 ав­гус­тында Д. хәрби әсирләр төркеме б-н бе­рен­че тапкыр качарга омтылып карый. Кач­кын­нар тотыла. Үлемгә хөкем ителгән әсирләр Бал­тыйк диңгезе Узедом утравындагы (Гер­ма­ния) ракета кораллары сынала торган («Фау-2» ракеталары) Пенемюнде яшерен по­ли­гонына озатылалар. 1945нең 8 фев­ра­лен­дә Д. кабатланмас каһарманлык күрсәтә: 9 хәр­би әсир б-н немецларның гадәттән тыш яше­рен «Хейнкель-111» самолётын кулга тө­ше­реп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби ко­мандованиесенә Пенемюнде по­ли­го­нын­да­гы яшерен завод, ракета җибәрү өчен диңгез буен­дагы старт җайланмалары, аларның төгәл ко­ординатлары турында стратегик мөһим мәгъ­лүматлар тапшыра. Сугыш беткәч, Д. хәр­би трибунал тарафыннан хөкем ителә. 1945 елның сентябрендә конструктор С.П.Ко­ролёв Д.ны Польшада элекке әсирләрне тик­ше­рү лагеренда таба һәм аны Пенемюндега ча­кыртып алдыра. Д. С.П.Королёвка анда ракеталарның кайда ясалуын һәм кайдан җибәрелгәнлеген күрсәтә. Д.Пенемюндедан Брестка, аннары Невель шәһәренә күчерелә. Запастагы гв. өлкән лейтенанты Д. шул елның ноябрендәКазанга кайта. Кулында капитан дипломы булса да, 1946да ул кыенлык б-н генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр ген. конструкторы С.П.Королёв һәм 3 тапкыр Сов. Союзы Герое А.И.По­крыш­кин булышлыгы б-н Д. аклана, аңа Сов. Сою­зы Герое исеме бирелә. Д. исеме бөтен дөнья­га таныла. 1990 еллар башында күп­мил­ләтле Казан иҗтимагый-сәяси үзәге ида­рә­се әгъзасы. 1999-2002 дә «Татарстан яңа­ры­шы» («За возрождение Татарстана») рес­пуб­лика иҗтимагый-сәяси оешмасының сәя­си советы рәисе, ТР Ветераннар советы әгъ­за­сы. Мордва Респ-касы, Казан, Вольгаст һәм Ци­новичи (Германия) шәһәрләренең мак­тау­лы гражданы. Ленин ордены, Кызыл Йол­дыз, 1нче һәм 2нче дәрәҗә Ватан су­гы­шы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Ка­зан шәһәрендә бер урам һәм Казан елга тех­ни­кумы Д. исемен йөртә, ул яшәгән йортка ме­мо­риаль такта куела. Тор­беево поселогында Геройга музей ачыла.

Хезм.: Полёт к солнцу. М., 1972; Побег из ада. Саранск, 1985.

Әд.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Бессмертие. Саранск, 1970; Во имя Родины. М., 1982; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Г.С.Сабирҗанов, М.З.Хәбибуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования