Кзыл Ялан: кечкенә дә төш кенә

Кзыл Ялан дип язылган элмә такта янына килеп туктадык. «И, шунда да авылның татарча атамасын хаталы язганнар», – дип уйлап куйдым. Соравымны бирми кала алмадым. Кзыл Ялан рәсми рәвештә шулай языла икән, татарча да.

Чистай районында матур исемле авыллар күп. Ни өчен Кзыл Яланга тукталдыкмы? Безгә аның турында тирә‑якның иң тырыш авылы дип сөйләделәр.

1-5

ӨЧ КЛАССКА БЕР УКЫТУЧЫ

Кзыл Ялан Татар Талкышы авылы җирлегенә керә. Биредә 93 хуҗалык бар, 262 кеше яши. Кибете, башлан­гыч белем бирү мәктәбе, мәчете, фельдшер-акушерлык пункты бар. Мәдәният йорты дип тә өстәр идем, анысын узган ел ябып куйганнар. Куркынычсызлык таләпләренә туры килми икән. Аңа карап авыл мәдәни учаксыз калмаган. Төрле бәйрәмнәрдә авылдашлар җые­лып концерт куя. Кайда дисезме? Башлангыч мәктәп бинасында! Бер сыйныфны клуб өчен махсус ясаганнар. Алай гына да түгел, шул ук «сыйныфта» авыл музее да яши.

– Монда тагын бер‑ике буш каби­нет бар икән, әле җирле үзидарәне дә сыендыра аласыз, – дим, уенын‑чынын бергә кушып.

Ә чынлап сөйләшкәндә, юк, болай берләштерү бер дә начар түгел. Бө­тенләй мәдәни учаксыз калганчы, шулай булса да – яхшы.

Кзыл Ялан башлангыч мәктә­бендә 7 бала укый. Бу өч класс­ка. Беренче сыйныфта – 1 бала, икенчедә – 2, өченче сыйныф бө­тенләй юк, дүртенчедә 4 бала белем ала икән. Һәм барысы бер кабинетта укый, аларга бер укытучы белем бирә.

– 45 минутны өчкә ничек бүлә­сез? Балаларга дәресне өйрәтергә, өй эшен тикшерергә кирәк бит, – дип сорадым Кзыл Ялан мәктәбе­нең бердәнбер укытучысы Раилә Гиниятуллинага.

– Әйе, болай укуның аерым кыен­лыклары бар инде. Ләкин минем тәртипкә салынган: бер сыйныфка тема өйрәткән арада икенчесенә язарга, өченчесенә укырга бирәм. Бездә зуррак балалар кечерәкләрне «шефлыкка» ала, ягъни бер-бер­сенең өй эшләрен тикшерә, хәтта билге дә куя.

Күп тапкырлар буялган агач идәннәр, совет заманыннан кал­ган парта-шкафлар… Үзебез укыган мәктәпкә кайткан кебек булдым. Биредә ашханә дә юк. Балалар сал­кын паек белән туклана.

– Ризыкны бала саныннан кайта­ралар, – диде Раилә ханым. – Чәйне үзем кайнатам. Балалар тагын өйлә­реннән савытка салып пешкән ри­зык алып килә. Аны, бергә утырып, тәмле итеп ашыйлар. Класска ризык исе тарала… Менә шулай яшибез.

Мәктәпкә ата-аналар да килгән иде. Алар белән дә сөйләшеп ал­дык. Сыйныф җитәкчеләреннән бик канәгать булуларын белдер­деләр.

1-11

– Уртанчы сыйныфта укучы ба­лаларны алырга авылга көн саен автобус килә икән. Башлангычлар­ны да Татар Талкышы мәктәбенә йөртәсегез килмиме? – дим.

– Андый сүзне әйтә күрмәгез! – диде бер ана.

– Ник?

– Балаларны тилмертү була ул. Болай алар йокыдан вакытында то­рып мәктәпкә килә. Рәхәтләнеп йө­риләр. Дәресләре беткәч, өйләренә кайтып китәләр. Ә күрше авылга йөрсәләр, иртәнге җиде тулганчы чыгып китәргә кирәк. Дәресләре беткәч тә, зуррак балаларны кө­теп, икегә кадәр утыралар. Безнең Раилә кебек укытучы һәр мәктәптә юк әле ул!

– Конкуренция булганда, бала­ның белем дәрәҗәсе яхшырак була, дигән фикер дә яши бит, – дип, һа­ман үз фикеремне белдерәм.

– Улым быел шушы мәктәпне тәмамлый, – дип сүзгә кушылды Энҗе Исхакова. – Мин үзем дә укы­тучы. Һәм чагыштырып әйтә алам: балаларның белем дәрәҗәсе башка мәктәпләрдән аерылмый. Дүрт уку­чының өчесе «4», «5» билгеләренә укый. Барысы да бик актив. Абый­лы-энеле, апалы-сеңелле шикелле алар…

– Әйе, балалар бик тату, – дип, әлеге ханымның сүзен җөпләде Раилә Гинаятуллина да. – Зуррак­лары кечкенәләргә ярдәм итә. Алар көне буе бергә. Мәктәптән кайтып, ашап-эчкәннән соң, янә бергә урам­да уйныйлар. Кечкенә коллектив­ның үз плюслары бар аның…

1-3

 

Кзыл Ялан мәктәбенең киләчәге өметле әле: мәктәпкәчә яшьтәге берничә бала бар икән. Киләсе елга өч укучы киләчәк. Димәк, авылның үзәге булган бу бина ябылмаячак. Кзыл Яланлылар өчен шунысы кыйммәт.

КОМБАЙНЧЫ СТАЖЫ –70 ЕЛ

Кзыл Ялан чагыштырмача яшь авыл. Татар Талкышы авы­лыннан дистәләгән гаилә бирегә 1930 елда килеп урнашкан. (Ике авыл арасы җиде чакрым –авт.) Халык, уңдырышлы җирне махсус читтәрәк калдырып (иген үстерергә дип), ихаталарын куак, агачлар яны­на салган. Авыл оешкач та туган кешеләрнең берсе – Равил абый Мирсияпов. 1934 елгы ул. Комбайн­чылар нәселеннән. Әтисе Фәйзрах­ман абыйның сугышка киткәндә кырда комбайны кала. Өч ел яу кы­рында йөреп, исән‑имин туган ягы­на әйләнеп кайткач, Фәйзрахман абый яңадан үз комбайнына утыра.

– Безгә техника җене кагылган инде, – ди Равил абый. – Мин ундүрт яшемнән әти белән кырда – ком­байнчы ярдәмчесе булып эшләдем. 1951–1952 елларда Тәтеш районына барып, трактор, комбайн йөртүчегә укыдым. Шофер таныклыгы алдым. Шул гомердән бирле руль артын­нан төшмәгән инде. Хәтта армиядә дә трактор, комбайнда эшләдем. Ул чагында шоферлар бик дефицит иде. Миңа «учебка»дан соң ефрей­тор исеме бирделәр.

1-7

Равил Мирсияпов 1953–1956 елларда Украинада хезмәт иткән. Комбайнда шунда эшләгән.

– Ул елларда Украинада колхозла­шалар гына иде әле, – ди тәҗрибәле механизатор. – Колхоз рәисе безнең ротага килеп, солдатлар алып китә иде. Урып‑җыю эшләре беткәнче шунда, кырда эшләдем.

Иң гаҗәбе – Равил Мирсияпов бүген дә комбайн, трактор йөртә, аларны үзе ремонтлый.

– Язын тракторы белән авыл кешеләренең бакчасына бәрәңге утыртып бирде, – диде бабайның кызы Рокыя апа. – Кыш буе гараж­дан керми, техникасын төзәтә. Ни дәсәң дә, алар яңа түгел бит, гел карап торырга кирәк. Аннан җәе буе кырда инде…

– Эшләргә көче булгач, әйбәт инде, – дим, исем китеп.

– Күз тимәсен. Исәнлеге дә, акы­лы, зиһене дә егетләрнеке кебек. Бөтен кеше әйтә: эшли генә күрсен. Эштән туктаса, чиргә сабышачак ул.

Равил абый тормыш иптәше Әлфия апа белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Рокыя апа Яр Чаллы шәһәрендә яши, ләкин атна саен кайтып йөри. Беренчедән, биредә эш күп – Равил абыйның әле ике сыеры, бозаула­ры бар. Икенчедән, әнисе – Әлфия апа инде соңгы елларда аягында бик йөри алмый. Аны тәрбияләргә кирәк.

– Өч ел элек йөрәк өянәгеннән кинәт кенә энем вафат булды, – диде Рокыя апа. – Төп нигезгә кү­ченеп кайткан иде ул. Әти белән бергә пай җирләрен алып эшкәрт­теләр. 9 сыер алган иде. Ул үлгәннән соң, әнинең хәле авырайды. Хәсрәт баса… Әти, молодец, бирешмәскә тырыша. Сыерларны да энекәшнең истәлеге итеп тота, дип уйлыйм. Шуңа да бетер дип, кырт кисмим.

Равил Мирсияповның дәрәҗәле исеме дә бар – РСФСРның атка­занган механизаторы ул. 1974 елда Мәскәүдә «Москвич» машинасы тапшырганнар үзенә.

– Кыйммәтле бүләкләр, исемнәр, медальләр күп инде, – диде бабай. – Чистай районының Мактаулы гражданины мин. Алтмыш яшь­лек юбилеема районнан да җиңел машина бирделәр. Шул вакытта район җитәкчесе: «Машина би­реп пенсиягә озатмыйбыз, чөнки син әле тагын күп еллар эшләргә тиешсең. Ә бу бүләк – сине хөрмәт иткәнгә күрә», – диде. Тәки җитәкче сүзен тыңладым бит. Лаеклы ялга чыкканга октябрьдә егерме биш ел була, тагын бер биш ел эшлим әле, Алла боерса…

Мирсияповлар гаиләсендә бары­сы да комбайнчы. Әлфия апа дистә еллар ире белән бергә – комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Ике ул­лары да гел шул хезмәттә булган. Хәтта кызлары Рокыя да энеләре армиядә булганда әтисе белән көзге урып‑җыюда катнашкан.

1-15

1-13

КАЙДА ҖИҢЕЛ?

Кзыл Яланның гаҗәеп бер урыны бар – Талкыш елгасы башланган җир. Күл кебек, түп-түгәрәк ул. Тирә‑ягын куаклар басып алган. Шунда ук кыр‑болын җәелеп китә. Кыскасы, авыл халкына ял итәр өчен урын эзләп ерак йөрисе түгел. Кзыл Ялан үзәнлеккә урнашкан. Берәр метр казуга ук, су чыга икән. Җирне казып, үзләренә күл ясаучы гаилә дә бар. Җәен анда су кое­налар, хәтта балыклар үрчетәләр. Бу тырыш кешеләр – Шәйхетди­новлар гаиләсе. Аларның ихата­сын күрдек тә шаккаттык. Яшәү өчен моннан да матуррак урын бармы икән? Нәкъ Талкыш елгасы янында…

– Үзем дә көн саен шушы матур­лыкка сокланам, бигрәк тә җәйлә­рен, – ди хуҗабикә Дания Шәйхет­динова. – Эштән бушаган арада, әлбәттә. Быел әле җиңелрәк, сыер саварга, техника йөртергә кеше алдык.

Дания апага күптән түгел ТР­ның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме биргәннәр. Үзе­нең крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Тормыш иптәше Рафаэль абый белән бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергән. Раил дә КАИның икъ­тисад факультетын тәмамлагач, әти‑әнисе янына кайткан. Яшь егет дәүләтттән грант алып, фермер булып теркәлгән. Ана белән улның бүген икесенә ике хуҗалык. Дөрес, ул рәсми төстә генә инде. Йөз баш­тан артык хайваннары да бергә тора, 350 гектар җирне дә бергә эшкәртәләр.

 

1-9

– Фермер булып 2012 елда теркәлдем, – диде Дания Шәйхет­динова. – Ул елны миллион ярым сум грант алдым. Аңа техника са­тып алдык. Ферманы үз акчабызга салган идек. Әлбәттә, ирем Рафаэль белән эшлибез. Мин белемем буен­ча икътисадчы, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамла­дым. Нигездә, документ эшләрен мин алып барам. Җир эшкәртү, чәчү-уру, малларны карау – барысы да ирем өстендә. Һөнәре буенча ин­женер ул. Улыбыз да җәй буе әтисе белән басуда булды, печән чабу, иген җыю… Югары белем алгач та, авылга кайтам, диде. Без кар­шы килмәдек. Авылда рәхәтләнеп эшләргә була.

Шәйхетдиновларның урыны мал асрау өчен шулкадәр уңайлы ки, фермер булмый мөмкин түгел­дер. Бакчалары болынга терәлеп дигән урын. Су янәшәдә генә. (Ул җирләрне үзләренә арендага ал­ганнар.)

– «Яшь фермер» программа­сы буенча 2017 елда 3 миллион сум грант алдым, – диде Раил. – КАИның икътисад факультетын тәмамладым мин. Шәһәрдә ка­лырга уйламадым да. Егерме меңгә селкенеп йөргәнче… Үзе грант ал­гач, әни аның тәртибен белә. Доку­ментлар белән булышты. Ул акчага трактор алдык. Җир эшкәртү өчен безнең хәзер барлык техникабыз да бар.

– Яшьләргә фермер булып теркә­лү авырмы? – дим.

– Бер җирдә дә җиңел түгел. Дәүләт ярдәме булмаса, техника ала алмыйсың, дип уйлыйм. Мисал өчен, әни грант алган 2012 елда тракторны 600 мең сумга сатып алдык. Быел ул 1 миллион 600 мең сумга якын. Үз акчаңа гына ничек аласың? Әле бит бер трактор белән генә эш бетми, аңа тагын җайлан­малары да кирәк. Шуңа күрә грант алудан курыкмаска кирәк. Беренче елда булдырып булмаса, киләсе елга тырышып карарга кирәк. Артыннан йөрергә туры киләчәк, әлбәттә. Тик, әйтәм бит, кайда җи­ңел?!

1-6

ТАТАР АВЫЛЫНДА БАШКОРТ КЫЗЫ

Кзыл Ялан башлангыч мәктә­бе бинасында авыл клубы да ур­нашкан, дип искәртеп узган идем. Аның җитәкчесе – Линара Мөэми­нова. Башкортостанның Баймак районы, Карамалы авылы кызы ул. Тормыш иптәше Илнур белән Сургут шәһәрендә танышканнар. Гаилә корганнан соң, 2011 елда Кзыл Яланга кайтканнар. Ике ул үстерәләр.

1-14

1-10

– Белгечлегем буенча укытучы мин, – диде Линара. – Мәктәпкә укытучы кирәкмәгәч, клубка эшкә кердем. Авыл кешеләрен, бала­ларны ничек кызыксындырырга? Иң беренче шул турыда баш ват­тым. Һәм уйлап таптым да – ста­нокта бәйләү түгәрәге оештырыр­га! Урындык япкычлары, идәнгә палас, намазлыкка кадәр бәйләп була. Балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итәргә кирәк. Дөрес уйла­ганмын, бүген безне тирә‑як авыл­ларда, республикада да беләләр. Станокта бәйләргә өйрәтергә төрле семинарларга, Сабантуйларга йө­рим. Россиянең төрле шәһәрләренә дә алып чыгалар.

– Ә станокта бәйләргә кайчан өйрәндең? – дим.

– Кияүгә чыккач. Каенанам да башкорт кызы. Каената белән алар да Сургутта танышканнар. Һәм яшәргә Кзыл Яланга кайт­каннар. Нәкъ безнең язмыш инде… Дөрес, каенанам алай заказга бәйләмәгән, вакыты да булмаган инде аның. Ә мин көн саен бәйлим. Ике сәгатьтә зур бер урындык җәймәсе эшләп чыгам.

Станокның размерлары төрле. Аны Линараның тормыш иптәше Илнур үзе ясый икән. (Хәтта ясап сата да). Хобби дип башланган эш менә шулай, ипилек-тозлык булса да, акча да китерә башлаган.

– Бәйләү түгәрәгенә килгән апа­лар белән бик күңелле, – ди Ли­нара. – Клубның бит әллә нинди җиһазлары юк. Ә бу очрашып, аралашу өчен дә бер форсат. Бала­лар да кул эшенә яратып өйрәнә. Бәйрәмнәргә концерт та әзерли­без. Үзебезгә күрә тырышабыз, мәдәният учагын сүндермәскә омтылабыз.

…Нурлы бу авыл. Гади, кунак­чыл кешеләренең йөзләрендә самимилек, җылылык бар. Бер га­сырлык тарихына да күп калма­ган Кзыл Ялан авылы шул нурын киләчәктә дә югалтмасын иде.

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

– Кзыл Яланның исеме «алан» сүзе белән бәйле. Биредә ачыклык бул­ган. Кып‑кызыл чәчәкләр үскән. Шуны күреп кешеләр яңа оешкан авыл­ны «Кызыл алан» дип йөртә башлаган. Ләкин ни өчендер документларда «Кзыл Ялан» дип язганнар. (Күрәсең, руслар шундый атама биргән). Өл­кән кешеләр аны күбрәк «Кызыл Алан» дип йөртте.

Татар Талкышы борынгы, бик зур авыл булган. Патша власте бете­релгәч, 1930 елда, авылның күп кешеләре төрле якка күченеп утырган. Шул елларда якын-тирәдә берничә авыл барлыкка килгән, шул исәптән Кзыл Ялан да. Халык Татар Талкышыннан үз йортлары белән күченгән. Бер хуҗалыкка 30 сутый җир бүлеп бирелгән. Бүген дә ул нигезләр исән, бары тик яңартылган гына.

Рәмзия Сафина, Татар Талкышы авылы җирлеге башлыгы урынбасары.

1-1

 

Автор: Руфия Фазылова

Фотограф: Александр Ефремов

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 14 ноябрь 2019, 15:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования