Тарихлы, серле Олы Кариле

Татарстанда искитмәле гүзәл урыннар бар, матурлык эзләп диң­гезгә барасы да түгел. Кама Тамагы районына сәфәргә чыккач, шулай дип сөйләшеп бардык. Андагы матурлык! Тау астында Идел елгасы җәйрәп ята. Ул урман, таулар, дисеңме… Иксез-чик­сез булып күренгән офык… Шушы сихри матурлыкка таң калып, Олы Кариле авылына килеп җиткәнебезне сизмәгәнбез дә.

1-1

«ӘЙДӘ, КАРАЛЕ БАБАЙ ЯНЫНА!»

Олы Кариле заманында районның иң зур авылы саналган. Мондагы эш урыннарын санап китсәң… Урманчылык идарәсе, участок хастаханәсе, сөт‑май ком­бинаты, йон тетү цехы, пекарня, тегермән. Моңа өстәп, райпо ки­бетләр челтәренең үзәге дә Олы Кариледә булган, миллионер са­налган колхоз, почта бүлекчәләре­нең үзәге һ.б. уңайлыклар. Бүген, кызганычка, болар инде юк – хас­таханә урынына ФАП эшли, кол­хозны агрофирма алыштырган. Калганнары заман шаукымына каршы тора алмаган, дистә еллар элек үк ябылган. Халык бигрәк тә хастаханәне сагына.

– Хәтта хатын-кызлар бәбине дә үзебездә таба иде. Өлкәннәр өчен дә ул – бер дигән урын, барып системалар куйдырып, рәхәтләнеп дәваланып кайта идек. Бөтен күр­ше‑тирә авыллар да безгә йөрде, – дип сөйләделәр авылда.

Әйе, Олы Кариледәге кебек комплекслы хастаханәләр со­вет заманында һәр районның зур авылларында бар иде. Шунда теш тә дәвалыйлар, башка ме­дицина ярдәме дә күрсәтәләр. Тик бүген андый үзәкләрнең күбесе ябылып бетте. Кама Та­магы районы да искәрмә түгел. ТР Сәламәтлек саклау министр­лыгында моны: «Район үзәгендә­ге хастаханәләр заманча дәвалау аппаратлары белән җиһазланды­рылган, халык югары дәрәҗәдәге медицина ярдәме алырга тиеш», – дип аңлаталар.

Бүген Олы Кариледә 376 кеше яши, 127 хуҗалык бар. Мәктәп яшендәге балаларның саны – 40, ә балалар бакчасында 9 бала икән. Бүгенге вазгыять белән чагыш­тырганда, авыл өчен бу бик начар сан түгел үзе. Шулай да заманында Олы Кариле мәктәбендә 500 бала укыганын исәпкә алсак, уйланырга була. Бүген мәктәптә 70 укучы бе­лем ала. (Тагын өч авылдан йөреп укыйлар.) Җирлеккә, Олы Кариле­не санамаганда, өч авыл – Чаллы, Кече Кариле, Бәби керә.

Олы Карилегә баргач, берничә җигүле атны очраттык. Биредә атлар күп икән, утыз баштан ар­тык исәпләнә. Халык алар белән басудан печәнен, саламын ташый, җирен эшкәртә. Ир‑атлар үз атла­ры белән фермада эшли. Сыерлар саны да шактый – 115 баш.

– Авылда барлыгы 376 баш мө­гезле эре терлек исәпләнә, – диде Олы Кариле авыл җирлеге башлы­гы Фарук Гарифуллин. – Халык ни­гездә шул терлекне асрап көн күрә.

– Фермер булып теркәлеп эшләүче гаиләләр юкмы? – дим.

– Бар, бер гаилә. Барып килер­без. Әйдә әле, башта Карале бабай янына барып килик.

Кызык, авыл исеменә бәйләп кушканнар икән. Кем икән ул Ка­рале бабай, дип уйлап куйдым.

Җиде-сигез йортлы урамга кер­дек, шуның икесендә генә кеше яши икән.

– Йортлар кими шул, – диде Фа­рук абый.

– Күп авылларга хәзер шә-һәрләрдән күченеп кайталар. Сезгә дә кайтучылар юкмы? – дим.

– Бар. Кайткалыйлар. Әле менә Үзбәкстаннан балалары белән өч гаилә кайтты. Тәртипле ке­шеләр. Мәчеткә дә йөриләр.

– Килеп җиттек, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Кунакларны еш кына монда алып киләбез.

Бер каберлек янына тукталдык. Бактың исә, бу Карале бабай кабер­леге дип атала икән. Ташны тимер рәшәткә белән әйләндереп алган­нар. Ташка уелган язулар да бар, тик аларны укып кына булмый.

1-11

Кабер ташы янында Карале бабай истәлегенә зур гына тагын бер истәлек ташы тора.

 

 

– Күрше авыл егете, тарихчы Җәүдәт Миңнуллин да укып кара­ды, – диде Фарук абый. – Таш бик борынгы булу сәбәпле, аерым хәрефләрен генә таный алды.

– Ә алайса ташның Карале ба­байныкы икәнен каян беләсез? – дим.

– Бабайлар шулай сөйли иде. Аларга бабалары күрсәтеп кал­дырган. Авылга нигез салучы кеше менә шушында күмелгән, диеп. Һәрхәлдә, без моңа ыша­набыз.

– Ташка ничә гасыр дип уй­лыйсыз?

– XVI гасырда куелган – шу­лай исәпләргә кирәк, диделәр. Кариле авылы Казан ханлыгы җимерелгәннән соң барлыкка килгән булырга тиеш.

Кабер ташы янында Карале бабай истәлегенә зур гына та­гын бер истәлек ташы тора. Аны­сын 1992 елда Казаннан авылга кайтып йөрүче Әһлиулла бабай эшләткән. Хәзер инде мәрхүм икән. Ә исән чагында ул Карале бабай каберлегендә еш булган.

1-4Ачык һавада музей эшләү – авыл мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин инициативасы булган.

 

1-31-2

АЧЫК ҺАВАДАГЫ МУЗЕЙ

Олы Кариледә тагын бер кы­зыклы урынны күрсәттеләр. Быел авыл мәдәният йорты каршысы­на ачык һавадагы музей эшләп куйганнар. Хәер, аның исеме бар: «Крестьян» музее. Авыл тормы­шын белмәгән кеше мондагы экспонатларны күргәч, аптырап та калырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, биредә булган эш ко­раллары, өй кирәк-яраклары­ның күбесе инде кулланылыш­та юк: уфалла арбасы, мичтән таба ала торган табагач, күмер ала торган кыскычлар, шикәр ваткыч, май атлый торган кисмәк белән тубыл, кер юа торган тук­мак, йон эрли торган җайланма­лар, тагын әллә ниләр…

Ачык һавада музей эшләү – авыл мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин инициати­васы булган. Тынгысыз җанлы бу кеше гомере буе балаларга белем биргән, мәктәп директо­ры булып та эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, мәдәният йортын җитәкли башлаган.

– Нигездә, безнең якларда халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән бит, – диде Илсур абый. – Заман алга киткән саен кул хезмәте акрынлап кими барган. Шуның өчен бү­генге яшь буын аларны белми дә. Мәктәп директоры булган­да, «Туган якны өйрәнү» музее эшләгән идем. Мондый эшләрне яратам. Менә мәдәният йортын­да да шундый урын булдырасы килде. Санаулы көннәр эчендә экспонатларны тупладым. Монда күбесе үзебезнең авылда кул­ланылган эш кораллары. Бер- берсеннән күреп, авыл кешеләре аларны үзләре үк китереп бирде.

– Кышка нишләтәсез музейны? Экспонатларыгыз кар астында калып әрәм булмасмы? – дим.

– Урын табылыр, дип уйлыйм. Район администрациясе вә­килләре дә музейны күреп китте. Хәл итеп бетерербез, диделәр.

Олы Кариле мәдәният йорты Сабир Өметбаев исемен йөртә. Бу да Илсур абыйның тырышлы­гы нәтиҗәсендә булган.

– Ни өчендер Кама Тамагы дигәч, Туфан ага Миңнуллин­ны гына телгә алалар, – диде әңгәмәдәшем. – Ә бит безнең авылдашыбыз, атаклы режиссер, Минзәлә дәүләт театрына нигез салган күренекле шәхесебез – Сабир Өметбаев та бар. Туфан абый истәлекләрендә язып кал­дыра: «Мине театр дөньясына Сабир абый алып керде», – дип. Үзем эшләгән вакытта Олы Ка­риле урта мәктәбенә Сабир Өметбаев исемен бирдертәсем килде, тик барып чыкмады. «Ул режиссер, эшчәнлеге мәктәп белән бәйле түгел», – диделәр. Инде менә мәдәният йортында эшли башлагач, теләгемә иреш­тем. Без бүген рәсми рәвештә Та­тарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Сабир Өметбаев исемен йөртәбез.

Мондый мәртәбәле исемне йөрткән мәдәният учагында театр да эшли икән. (Башкача була да алмыйдыр!) Авыл хал­кы, араларында яшьләр күбрәк, кичләрен репетицияләргә җые­ла. Спектакль белән авылларга да чыгалар. Республика күлә­мендә узган конкурсларда кат­нашалар, урыннар яулыйлар.

– Халык театры исеме бире­лергә тиеш безгә, менә рәсми җа­вап көтәбез, – диде Илсур абый.

1-8Галимҗановлар авылның бердән­бер тәҗрибәле фермерлары.

1-10

– Һәр бала үз ризыгы белән туа, – ди Зыятдиновлар.

 

ТӘҖРИБӘЛЕ ФЕРМЕР

Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы белән Галимҗанов­лар гаиләсенә юл алдык. Алар авылның бердәнбер тәҗрибә­ле фермерлары. Эшләрен сигез ел элек башлаганнар. Бүген инде барысы да җайланган, һәркем үз урынын белә.

– Ничек итеп фермер булырга уйладыгыз? – дигән соравыма гаилә башлыгы Мансур Галим­җанов болай дип җавап бирде:

– Агрофирмада ферма мөдире булып эшли идем. Барам, мал­ларны ашатырга азык юк, ат җи­гүчеләр исерек. Аптырагач, үз ба­лаларымны чакырып китерәм, бергә эшлибез. Эшләгәч акчасын да аларга язгаладым. Соң, буш­ка йөрмәсләр бит инде. Мансур малайларына да акча эшләп бирә, дип ишеткәч, кул селтә­дем. Мин әйтәм, ник болай азап­ланып йөрим соң? Буй җиткән ир балаларым бар, хатынның энесе дә янәшә яши. Бергә‑бергә тотынсак, дидем. Менә шулай үзебезнең пай җирләрен алдык та печән чәчтек. Мал‑туар са­нын арттырдык. Шулай акрынлап җайга салынып китте инде…

– Беренче елны нәрсә булга­нын сөйлә, – дип сүзгә кушылды янәшәдә торган тормыш иптәше Сания апа.

– Нәрсә булды? – дим.

– Басуы белән печәнебез калды. Техникабыз юк, агрофирманың үз басуы, ярдәм сорап бара тор­ган түгел. Фәлән гектар җирне кул көче белән генә чабып бете­реп булмый. Менә шулай җәфа­ландык инде.

Бүген Галимҗановларның ка­рамагында 200 гектардан артык җир бар. Җир эшкәртү өчен бөтен төр техниканы да сатып алганнар. Сезон вакытында үз көчләре белән чәчәләр дә, урып-җыялар да. Унлап сыерлары, шуның кадәр үк үгезләре бар.

– Сыерлар егерме баш иде, – диде Сания апа. – Узган ел сөтле­бикәләрдә лейкоз авыруы чыкты, бөтен сыерларны иткә тапшырырга туры килде. Өйдә таналар бар иде, шуларны үстердек.

– Сыерларны кем сава? – дигәч:

– Үзем, – диде Сания апа. – Әле бит баш саны күп түгел, егерме сыерны да үзем саудым. Аның бер авырлы­гы да юк, фермада да сыер савучы булып эшләдем мин. Өч саву аппа­ратыбыз бар.

Сания апа «Ана даны» медаленә лаек булган ана, биш бала табып үстергән. Аның кебекләр турында: «Баскан җирдән ут чыгара», – диләр. Фермерлык эшенең документларын да алып бара, малларны да карый, өйдә, бакчада да өлгерә…

Без барганда Галимҗановлар ху­җалыгында урак өсте иде. Һава то­рышы әйбәт торса, сентябрь башы­на урып‑җыю эшләрен төгәлләргә уйлыйлар. Быел уңыш әйбәт икән.

– Олы улыбыз өйләнеп авыл­да калды, – диде Мансур абый. – Күп балалы гаиләдән булганга, дәүләт аларга йорт салып бирде. Кече малай да диплом алып авылга кайтты әле. Эшчеләр күп. Мин хәзер контрольдә тотучы гына, дилбегәне балалар кулына тапшырдым.

АВЫЛНЫҢ УҢГАННАРЫ

Авылларга баргач, еш кына уң­ган хуҗабикәләр белән таныша­быз. Кемнеңдер ишек алды тулы чәчәк үсә, икенчеләре бәйли, чигә. Олы Кариледә исә камыр ризык­ларына бик оста ханым бар икән. Ул Илсур Кәримуллинның тормыш иптәше – Фирая апа. Без киләсен белеп, кабартма, гөбәдия пешереп куйган. Шуны гына әйтәм: моңа кадәр андый тәмле кабартманы ашаганым булмады!

– Заказлар бик күп, – диде Фирая апа. – Инде кайберләренә: «Эшли алмыйм», – дип тә әйтәм. Вакыт җитми бит. Әле бит кибетебез дә бар, көне буе шунда сату итәм. Камырны исә төнлә пешерәм.

Фирая апа Арча районының Яңа Ашыт авылында туып-үскән. Олы Карилегә килен булып төшкәндә унтугыз яшендә генә була ул. Тормыш иптәше Илсур абый белән дүрт малай үстерәләр.

– Аш‑суга яшьтән остамы сез? – дим.

– Юк, наным, без бит шәл бәйләп үстек. Аш‑су әзерләү әни өстендә иде. Илсур абыеңа кияүгә чык­кач, камыр ризыкларын икәү бергә пешердек. Һич онытасым юк: берсендә рулет әзерләргә булдым. Камырны җәеп, варенье сыладым да, түгәрәкләдем. Хәзер вареньем ага да ага, кәстрүлдән ка­мыр алам да, аккан җирен «ямап» куям. Шулай ялгый‑ялгый рулетым табага сыймас булды. Өстәвенә, мичтә утын да янып бетмәгән иде. Мич әзер булганын көтеп, рулетым табадан ташып чыкты. Кыскасы, ашарлык булмады ул.

Фирая апа ризык әзерләргә әнә шулай өйрәнгән. Пешереп ка­рап. Беренчесендә килеп чыкмаса, икенче юлы уңган. Бүген ул ниләр генә әзерләми!

Олы Кариленең тагын бер ты­рыш ханымы – Венера Зыятдинова белән таныштык. Тормыш иптәше Илшат абый белән сигез бала үс­терәләр. Иң олы балаларына – 25, кечесенә 5 яшь. Бүгенге күзлектән караганда, сигез бала табу, үстерү бер батырлыкка тиң кебек. Тик Ве­нера апа моны бик табигый, шулай булырга тиеш кебек кабул итә:

– Сигез бала табабыз дигән мак­сат юк иде, – дип, тыйнак кына елмайды күп балалы ана. – Һәр бала үз ризыгы белән туа. Аннан мин аларны үзем генә үстермәдем. Кайнанам, кайнатам бик булышты. (Кайнанасы ике ел элек мәрхүм булган инде. – Авт.) Бала карап өйдә утырмадым, эшкә чыктым. Шуңа да ул-кызларым тиз генә үсте кебек.

Венера апа авыл китапханә­се мөдире булып эшли, тормыш иптәше Илшат абый машина йөртә икән. Биш ел элек, күп ба­лалы гаилә буларак, дәүләт прог­раммасы нигезендә ике катлы зур йорт төзеп биргәннәр. Бүген шунда гөр килеп яшәп яталар. Ху­җабикәгә 2009 елда «Ана даны» медале дә тапшырганнар.

– Ә дәүләттән тагын берәр ярдәм булдымы? – дим.

– Юк, – диде Венера апа. – Без ярдәм көтеп утырмыйбыз да. Ирем белән пар канатыбыз кае­рылмасын. Яшь чагында бала үсте­рүнең тәмен бик аңлап бетермисең икән. Хәзер аеруча бер рәхәтлек белән шушы вазыйфаны үтибез.

…Җылы тәэсирләр белән кайттык Олы Кариледән. Халык аралашучан. Мәчеттән чык­кан бер бабай, каршыбызга ки­леп: «Мине дә фотога төшерегез әле», – дип елмайды. Төшердек. Куанды. Гомумән, кем белән генә аралашсак та, барысы да елмаеп, чын күңелдән сөйләште. Озын го­мер телим Олы Карилегә һәм анда яшәүче гади кешеләргә.

1-9

– Мине дә фотога төшерегез әле, – дип елмайды мәчеттән чыккан бабай.

1-6

– Илсурга кияүгә чыккач, камыр ризыкларын икәү бергә пешердек, – ди Фирая Кәримуллина.

 

 

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

– Олы Кариле авылы Казан ханлыгы җимерелгән­нән соң оешкан. Әби-бабайлар шулай дип сөйли иде. 1552 нче елларда авылга җиде ир‑ат килеп төплән­гән булырга тиеш. Аларның берсе Карале исемле булган. Ир-атлар, ягъни безнең бабаларыбыз, башта моннан бер‑ике чакрым читтәрәк урнашканнар. Инде төпләнеп, яши башлагач, янгын чыккан. Бөтен ихаталары янып беткән. Шуннан соң Карале бабай, улын ияртеп, бу урынга килгән. Елга бар икәнен күреп, иптәшләрен дә чакырган. Алар да яңа урынны бик яраткан. Карале бабай хөрмәтенә авылга Кариле дип исем биргәннәр.

Бу тарихны мин авылыбызның аксакалы Вазыйх абый Гыйльмиевтан язып алдым. Әнием 106 яшенә җитеп дөнья куйды. Ул да шулай сөйли торган иде. Авыл тарихы буенча шактый күп мәгълүмат җыйдым. Тик, ни кызганыч, китап итеп бастырырга алынучы кеше әлегә юк.

 

Тәнзилә Галимҗанова, Олы Кариле авылында туып, дистә еллар колхозда хисапчы булып эшләгән ханым.

 

Автор: Руфия Фазылова

Фото: Александр Ефремов

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 29 октябрь 2019, 16:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования