ТАССР төзелү турында декрет

 

Тарих сәхифәләрен актарганда

Текст : Рафаэль Мостафин

 

Революциядән соңгы Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән республикаларның берсе Башкирия була. “Беренчеләрдән берсе...”, чөнки бераз алданрак, 1919 елның башында, Идел буенда немец автономиясе – ягъни Идел буе немецларының Хезмәт коммунасы төзелә.

1919 елның язында, бик күп сөйләшүләрдән соң – анда үзәк исеменнән М.Солтан-Галиев катнаша – башкорт милләтчеләренең әйдәманы Зәки Вәлидине Советлар ягына күчәргә күндерү насыйп була. Аңа кадәр башкортларның, әллә ни күп санлы булмасалар да, шактый сугышчан кавалерия өлеше Колчак армиясендә сугышкан була. Ә бу очракта башкортларга Россия составында бәйсез республика вәгъдә ителә. Һәм ул 1919 елның мартында игълан ителә. Ул чакта әле ул автономияле дип аталмый һәм хәтта үз гаскәрләрен булдыру мөмкинлегенә кадәр шактый гына мөстәкыйльлеккә ия була. Мондый күчеш Колчак армиясен сизелерлек йомшарта һәм, билгеле инде, кызыл гаскәрләрнең хәлен яхшырта.

Башкорт автономиясенең төзелүе большевикларның Татарстан республикасына күптән вәгъдә иткән мәсьәләсен яңадан беренче планга чыгара.

Әле 1918 елның 23 март мартында ук төп партия газетасы “Правда” милләтләр буенча халык комиссары И.В.Сталинның “Татар-Башкорт республикасы турында” дигән мәкаләсен бастырып чыгарган була. Шул ук көндә кайбер газеталарда “Татар-Башкорт Совет республикасы турында положение” басылып чыга. Шул положение буенча бу республиканың территориясе татар һәм башкорт җәмәгать эшлеклеләре тарафыннан күзалланган Идел һәм Урал арасындагы бәйсез “Идел-Урал штаты”на туры килә диярлек.

Татар-Башкорт республикасын төзүнең максатлары һәм бурычлары турында И.В.Сталин үзенең шул ук газетада берничә көн соңрак, 1918 елның 9 апрелендә басылып чыккан “Чираттагы бурычларның берсе” дигән мәкаләсендә тәфсилләбрәк сөйли:

“Идел буе татарлары, башкортлар, кыргызларның, Төркестан краеның узган елның ноябрь һәм декабь айларында барлыкка килгән автономияле-буржуаз төркемнәре революция барышында акрынлап фаш ителә. Алардан “үзләренеке үк булган халык массаларын” ахыргача аерып алу һәм аларны Советлар тирәсендә туплау өчен, башта аларны буржуаз шакшысыннан чистартып, алардан “тартып алырга” һәм аны буржуаздан советныкына әверелдерергә кирәк”.

Нарком фикере буенча, Татар-Башкорт республикасы нәкъ менә шундый, “буржуаз шакшысыннан чистартылган” автономияле республикага әйләнергә тиеш була да инде. “Идел-Урал” республикасына капма-каршы буларак, бу идея В.И.Ленин тарафыннан хуплана, чөнки анысы үзәк рөхсәтеннән башка барлыкка килгән һәм большевистик түгел, ә бәлки саф милли, гомум халыкчан була. Әмма, аеруча 1918 елның җәенә тагын да кызыбрак киткән гражданнар сугышы бәрелешләре милли проблемаларны икенче планга чигереп тора. Идел буе Колчакчылардан арынырга өлгерми, Казан краеның җитәкче эшлеклеләре кабат милли автономия мәсьәләсен күтәрә. Бу мәсьәләдә берничә караш формалаша. Кайбер коммунистлар (Казан губкомы әгъзасы К.Грасис, Уфадан Г.Шамигулов, РКП(б) ҮКның Урал бюросы секретаре И.Тунтул һ.б.) теләсә нинди формада татар милли автономиясенә каршы чыгалар. Башкалар – нигездә татар большевиклары – Башкирияне дә кертеп, яисә кертмичә, Татар-Башкорт республикасын төзү буенча эшне дәвам итүне таләп итәләр. Ниһаять, өченчеләр аерым татар республикасын төзү ягында тора. Ахыр чиктә, озак бәхәсләрдән соң, өченче караш өстенлек ала.

1919 елның 13 декабрендә пртия Үзәк комитеты Политбюросы В.И.Ленин тәкъдиме белән Татар-Башкорт республикасы турында Наркомнацның элекке Положениесен үзгәртә. Шул ук вакытта Татар автономиясе турындагы мәсьәләне аерым карарга дип хәл ителә. Һәм бер айдан аз гына күбрәк вакыт үтүгә, 1920 елның 26 гыйнварында, ҮК Политбюросы Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасын оештыру турында карар кабул итә. Алга таба ТАССРны оештыру һәм чикләрен билгеләү турындагы барлык тиешле документларны эшләү белән И.В.Сталин җитәкчелегендәге махсус төзелгән хөкүмәт комиссиясе шөгыльләнә. Бу процесс гади һәм шома гына бармый. Казан губисполкомының элекке рәисе И.И.Ходорковский соңрак ул чакны болай искә ала:

“Без Татарстан республикасын оештыруга бернинди әзерлек адымнары ясамадык кына түгел. Хәтта без бу мәсьәләне чынлап торып тикшерергә дә тырышмадык, безгә Татарстан республикасын оештыру – кирәксез, зарарлы һәм тормышка ашмас идея булуы шул дәрәҗәдә бәхәссез тоелды”.

Барлык бу кыенлыкларга да, җирле җитәкчеләрнең ачыктан-ачык яки яшерен шовинистик каршылыкларына да карамастан, 1920 елның 27 маенда ТАССР оешу турындагы декретка Совнарком председателе В.И.Ленин, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты председателе М.И.Калинин һәм ВЦИК секретаре А.С.Енукидзе тарафыннан кул куела.

1920 елның 25 июнендә Татарстан республикасында власть тантаналы рәвештә Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Вакытлы революцион комитетына тапшырыла. Яңадан төзелгән республиканың беренче җитәкчесе итеп РКП(б) ҮК Политбюросы Сәхибгәрәй Сәид-Галиевне раслый. Нәкъ шушы көн татар халкының дәүләтчелеге игълан ителгән көн дип билгеләнә.

1920 елның ахырына кадәр Татарстан республикасында хакимият структураларын формалаштыру төгәлләнә. Шул ук елның сентябрь ахырында ТССР Советларының учредительный съездында Б.Мансуров җитәкчелегендә Үзәк башкарма комитет (ТатЦИК) сайлана. Озакламый хөкүмәт  - Халык Комиссарлары Советы – оеша, һәм аның беренче җитәкчесе итеп С.Сәид-Галиев куела.

Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының Автономияле Татарстан Соөиалистик Совет республикасы турындагы декретыннан:

“Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карар итә:

Россия Социалистик Федератив Совет Республикасының бер өлеше буларак, Автономияле Татарстан Социалистик Совет республикасын оештырырга.

Искәрмә: Татарстан Социалистик Совет Республикасы составына Уфа губерниясенең Бәләбәй һәм Бөре өязләрен кертү мәсьәләсен бу өязләрнең хезмәт халкы үз ихтыярын белдергәнчегә кадәр ачык калдырырга”.

(Бу материалны әзерләгәндә Б.Ф.Солтанбәков, Л.А.Харисов һәм А.Г.Галләмова мәкаләләре файдаланылды).

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 6 сентябрь 2018, 13:48

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования