ДӘҮЛӘТЪЯРОВ Әхмәтсафа Мостафа улы

ДӘҮЛӘТЪЯ`РОВ Әхмәтсафа Мостафа улы (1905, Оренбург губ. Каргалы а. - 1938), дәүләт эшлеклесе. Татар пед. техникумын (Оренбург ш., 1925), Татар коммунистик ун-тын (Казан, 1930) тәмам`лый. 1925-27 елларда Үзбәкстан КП(б) Хива округ ком-тының мәгълүмат һәм стат. бүлеге җитәкчесе. 1930-33 тә Минзәлә р-нында укытучылык эшендә. 1934-36 да ВКП(б)ның Кызыл Йолдыз райкомы секретаре, 1936-37 дә «Кызыл Татарстан» г-тасының баш мөхәррире. 1937 дән ТАССР ХКС рәисе. Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әд.: Белялов У., Габитов Н. Давлетъяров Ахметсафа Мустафович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования