ДАСАЕВ Ринат Фәйзрахман улы

ДАСА`ЕВ Ринат Фәйзрахман улы (13.7.1957, Әстерхан ш.), спортчы (футбол), СССРның атказ. спорт остасы (1988). Мәскәү өлкә физкультура ин-тын тәмамлый. СССР чемпионы (1979, 1987), СССР халыклары спартакиадасында җиңүче (1979), Европа чемпионатында - көмеш (1988), Олимпия уеннарында бронза медаль ала (1980). «Волгарь» (Әстерхан, 1974-77), «Спартак» (Мәскәү, 1978-88), «Севилья» (Испания, 1988-90), СССР җыелма командаларында (1979-90) уйный. СССРның (1982), дөньяның (1988) иң яхшы футболчысы, СССРның иң яхшы капкачысы (1980, 1982-83, 1985, 1987-88) исеме бирелә. 1998 дән «Спартак» (Мәскәү) командасы, 2003-06 да Россия җыелма командасы тренеры, 2007 елдан «Торпедо» (Мәскәү) футбол клубы тренеры.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования