БУСЫГИН Евгений Прокопьевич

 

БУСЫ`ГИН Евгений Прокопьевич (22.12.1913, Казан- 15.2.2008, Казан), этнограф, географ, тарихчы, тарих фән. д-ры (1963), проф. (1964). ТАССР һәм РФнең атказ. фән. эшлеклесе (1972, 1997), РСФСРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1984). Россия география җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы (1985). Казан музыка техникумын (1935), Казан ун-тының география ф-тын (1940) тәмамлый. Н.И.Воробьев шәкерте. Ун-тта уку елларында Б. ТАССР ХКС карамагындагы Татарстан Респ-касы радиофикация һәм радиотапшырулар ком-ты оркестрында, Татар акад. театрында, Татар опера һәм балет театрында скрипкачы булып эшли. 1940 та Кызыл Армиягә алына. Бөек Ватан сугышында - политрук урынбасары, 26 нчы укчы дивизия составында сугышларда катнаша, 1942 дә яраланганнан соң фронт җыр һәм бию ансамбленә җибәрелә. 1945 тән Казан ун-тында: 1988-94 тә этнография һәм археология каф. мөдире (1960-61 елларда Вьетнамда Ханой ун-тында укыта). Хезмәтләре Урта Идел буендагы рус этнографиясенә һәм милләтара мөнәсәбәтләргә карый. Идел буе халыклары этнографиясенә нисбәтле уку әсбаплары, «Гомуми этнография» китабы (Ханой, 1961, вьетнам телендә) авторы. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дуслык, Вьетнамның «Дуслык» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Русское население Чувашской АССР: Материальная культура. Чебоксары, 1961; Русское сельское население Среднего Поволжья. К., 1966; Среднее Поволжье и Приуралье // Крестьянская одежда Европейской России. М., 1971; Общественный и семейный быт русского сельского населения Среднего Поволжья. К., 1973; Русская сельская семья Чувашской АССР. К., 1980; Этнография народов Среднего Поволжья: Учеб. пособие. К., 1984 (автордаш); Русские в многонациональном Поволжье // Язык и национализм в постсоветских республиках. М., 1994; История географии. К., 1998; Основы этнологии: Курс лекций для студентов ист. факультетов. К., 2001.

Әд.: Список основных работ доктора исторических наук, профессора Е.П.Бусыгина (к 70-летию со дня рождения) // Советская этнография. 1985. № 5; Профессора исторического факультета Казанского университета (1939-1999): Библиогр. словарь. К., 1999.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования