БУРНАШ Фәтхи Закир улы

БУРНА`Ш (Бурнашев) Фәтхи (Фәтхелислам) Закир улы (13.1.1898, хәзерге Чуаш Респ-касының Батыр р-ны Бикшик а. - 1.8.1942), шагыйрь, драматург, җурналист, җәмәгать эшлеклесе. Мулла гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала (1907-16). 1916 елда үзлегеннән әзерләнеп Казан татар укытучылар мәктәбе программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. Укытучы булып эшли, бер үк вакытта «Таң» (1918-20), «Кызыл Армия» (1921), «Татарстан» (1921-24), «Безнең байрак» (1922-24) г-таларында мөхәррир вазифаларын башкара. Б. - «Чаян» ж-лын оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире (1923-24). 1924-28 дә партия оешмаларында эшли, 1927-28 дә Татар академ. театры директоры була, 1930 елларда Татарстан Дәүләт нәшриятында һәм Татар опера һәм балет театры каршындагы опера студиясендә эшли.

Әдәби эшчәнлеге 1910 еллар уртасында башлана: «Сәйяр» труппасы өчен С.Найдёновның «Дети Ванюшина» («Ванюшин балалары», 1914) пьесасын тәрҗемә итә, үзенең беренче «Язмыш» (1914, куела 1917), «Сукбай» (1915, куела 1917), «Саташкан кыз» (1916, куела 1917) пьесаларын яза. «Аң», «Ак юл» ж-лларында беренче шигырь һәм поэмаларын, яшь авторга киң танылу китергән «Таһир-Зөһрә» (1917, куела 1918) трагедиясен, «Яшь йөрәкләр» (1917, куела 1918) комедиясен бастыра. Гражданнар сугышы елларында иске тормышны инкарь итү, социаль гаделлек өчен көрәш, җәмгыятьне революцион үзгәртү мотивлары б-н сугарылган 15 тән артык поэма, шигырь, хикәяләр, памфлетлар иҗат итә. Киләчәктә ул мотивлар «Камали карт» (1925) комедиясендә, «Адашкан кыз» (1920-26, куела 1927) драмасында, «Хөсәен мирза» (1919-26, куела 1927) трагедиясендә, «Илһам» (1928) сатирик комедиясендә үсеш ала. Бу пьесаларның геройлары гомерләрен халыкны социаль яктан азат итүгә багышлыйлар, яңа моральне яклап чыгалар. Романтик «Лачыннар» (1931, куела 1933) драмасында, тарихи-революцион «Таң» (1932) драмасында Гражданнар сугышы вакыйгалары тасвирлана; «Олы юл белән» (1929-30) драмасында, «Ялгыз Ярулла» (1940) комедиясендә крәстияннең колхоз тормышында үз урынын табуга омтылышы күрсәтелә; «Тукучы Әсма» (1931, куела 1932) драмасында производство темасы чагылдырыла; «Мин калдырдым пар казанын» (1930) поэмасында хосусый милекчелек психологиясенең яңа туып килгән социалистик коллективизм принциплары б-н каршылыгы күрсәтелә. Б. «Колхозчылар маршы»на текст (1933), хатирәләр («Мәҗит ага хатирәсе», 1934; «Горький истәлеге», 1936) һ.б. әсәрләр яза. Татар теленә А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» шигъри романын (1939), Л.Н.Толстойның «Хаджи Мурат» («Хаҗи Морат», 1935) повестен, И.С.Тургеневның «Отцы и дети» («Аталар һәм балалар», 1932), М.Горькийның «Мать» («Ана», 1933), Н.А.Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1936-37; А.Шамов һәм Г.Хәбиб б-н берлектә) романнарын тәрҗемә итә. Б.- татар совет әдәбиятының һәм театр сәнгатенең идея-эстетик принциплары формалашуда билгеле бер роль уйнаган биш опера либреттосы (ш. и. «Таһир-Зөһрә», «Шатлык», «Яшь йөрәкләр»), хикәяләр, күпсанлы публицистик мәкаләләр, рецензияләр авторы. 1922 дә ТАССР ҮБК әгъзасы булып сайлана. Репрессияләр чоры корбаны. Милләтчелектә гаепләнеп 10 елга лагерьга сөрелә. 1942 дә атылуга хөкем ителә. Вафатыннан соң аклана.

Әсәр.: Сайланма әсәрләр: 2 томда. К., 1959; Яшь йөрәкләр: Пьесалар, шигырьләр, поэмалар. К., 1969; Әдәбият һәм сәнгать турында: Мәкаләләр, рецензияләр. К., 1978; Яшь йөрәкләр: Пьесалар, хатлар. К., 1988.

Әд.: Татар пьесалары: Антология. К., 1987. 1 кит.; История татарской советской литературы.М., 1965; Драматург, оставшийся поэтом // Ахмадуллин А. Горизонты татарской драмы. К., 1983.

А.Г.Әхмәдуллин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования