БУЛАТОВА Мөнирә Закир кызы

БУЛА`ТОВА (Бикбулатова) Мөнирә Закир кызы (19.5.1914, Архангельск ш.) җырчы (меццо-сопрано), педагог, театр эшлеклесе ТАССРның һәм РСФСРның халык артисткасы (1950, 1957). Казан индустриаль техникумын тәмамлый (1930). 1934-36 елларда Казан музыка уч-щесендә (К.А.Апухтина классы), 1936-38 дә Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (М.В.Владимирова классы) укый. 1939-78 дә Татар опера һәм балет театрында әйдәп баручы солист (беренче роле - Н.Җиһановның «Качкын» операсында Бикә партиясе). 1948-53 тә Мәскәү консерваториясендә М.В.Владимирова җитәкчелегендә җырлау осталыгын камилләштерә. 1949-50 ел сезонында, стажировка үтүче буларак, П.Чайковскийның «Пики дамасы»нда Полина һәм Миловзор партияләре б-н  Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Төп партияләре: Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Кармен (шул исем. опера, Ж.Бизе), Кончаковна («Князь Игорь», А.Бородин), Марина Мнишек («Борис Годунов», М.Мусоргский), Любаша («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Ольга, Няня («Евгений Онегин», П.Чайковский), Тугзак, Хәят («Алтынчәч», «Җәлил», Н.Җиһанов), Разия («Самат», Х.Вәлиуллин), Җиһан, Мәрфуга («Башмагым», «Тапшырылмаган хатлар», Җ.Фәйзи) һ.б. Б. актив концерт эшчәнлеге алып бара. Үзен татар һәм рус композиторларының лирик романсларын оста башкаручы буларак таныта. Р.Яхин романсларының күпчелеген беренче башкаручы. Киң диапазонлы тавышы, кабатланмас үзенчәлекле тембры, күркәм төс-кыяфәте һәм актёрлык сәләте аңа опера сәхнәсендә төрле чорларда һәм стильдә иҗат ителгән әсәрләрдә онытылмас образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Вокаль башкару культурасы, күпкырлы бай репертуары Б.ны мәшһүр опера һәм камера концерты җырчылары дәрәҗәсенә күтәрә. СССР, Болгария, Румыния, Монголия шәһәрләрендә уңышлы чыгышлар ясый. «Татарстан» ДТРК фондында татар, рус һәм Көнбатыш Европа композиторлары романсларының һәм операларыннан арияләрнең Б.башкарган 160 тан артык язмасы саклана. 1970-85 елларда Казан мәдәният ин-тында укыта. Б.киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара: 1963-71дә Бөтенроссия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе; 1966-75тә Совет-Чехословакия җәмгыятенең Казан бүлеген җитәкли; 1967-68дә Татар опера һәм балет театры директоры була. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә.

Әд.: Кутуй Г. «Ирек» операсы // Совет әдәбияты. 1940. № 5-6; Татар артистлары чит илләрдә // Азат хатын. 1958. № 1; Хәйруллина З. Мөнирә Булатова // Азат хатын. 1961. № 1; Хуҗиәхмәтова Ф. Җыр гомере // Азат хатын. 1980. № 1; Шакиров М. Шәмдәлләрдә генә утлар яна // Казан утлары. 1984. № 6; Әдиятуллина Ә. Күгемдә җемелди йолдызлар // Азат хатын. 1989. № 9; СайфуллинаГ. Счастье сцены: личность и судьба Муниры Булатовой. К., 1955; Торопова В. Первая ласточка // Театральная жизнь. 1966. № 1; Народные артисты. К., 1980.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Обновлено 16.04.2018 16:15
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования