БУЛАТОВ Фатих Гариф улы

БУЛА`ТОВ Фатих Гариф улы (20.3.1902, Самара губ., Бөгелмә өязе Түбән Сукаеш а. - 30.1.1986, Казан), генерал-майор (1944), ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре (1972). ТатЦИК исем. Берләшкән Татар-Башкорт хәрби мәктәбен (1923), Офицерлар белемен күтәрү курсларын (1937, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исем. Хәрби академиясе югары академик курсларын (1948, Мәскәү) тәмамлый. 1932-37 елларда Алабуга шәһәрендә полк мәктәбе җитәкчесе, Саратов шәһәрендә батальон командиры. 1939 дан Байкал арты хәрби округының укчы полкы командиры. Бөек Ватан сугышында Брянск һәм Белоруссия фронтларында полк, дивизия б-н җитәкчелек итә. 1946 дан Идел буе хәрби округында укчы бригада командиры, 1948 дән Ерак Көнчыгыш хәрби округының укчы дивизия командиры, 1952 дән Кызыл Байраклы Аерым Ерак Көнчыгыш армиясендә дивизия командиры. 1954-56 да Белоруссия хәрби округында укчы корпус командиры урынбасары. СССР ЮС депутаты (1947-51). Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Будни фронтовых лет. К., 1984.

Әд.: Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К.,2000.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования