БОРЫНДЫКОВ Микъдәт Юныс улы

БОРЫНДЫ`КОВ Микъдәт Юныс улы (15.1.1896, Саратов губ., Кузнецк өязе Дёмино а. - 1965, Үзбәкстан ССР Сәмәрканд ш.), сәясәт эшлеклесе. Казан татар укытучылар мәктәбен (1915), Чугуев хәрби уч-щесен (1916) тәмамлый. 1917 елда Россия армиясендә, прапорщик. 1917 нең декабрендә большевикларга кушыла, 1918-29 да ВКП(б) әгъзасы. 1918 дә Пермь губернасы мөселман хәрби коллегиясе рәисе, 1919 да губернаның милләтләр эше бүлегендә нәшрият мөдире, татарча чыккан «Коммунист» г-тасы мөхәррире, татар коммунистларының Вятка губернасы бюросы әгъзасы. 1920-21 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең хәрби җитәкчесе (Казан). 1921-22 дә Мәскәүдә: Бөтенроссия баш штабында оештыру идарәсенең Көнчыгыш бүлеге башлыгы, Эшче-крәстияннәр инспекциясе һәм милләтләр эшләре халык комиссарының шәхси секретаре. 1922-24 тә ТАССР мәгариф халык комиссары, 1925-27 дә СССР Дәүләт банкының Татарстан бүлеге җитәкчесе, 1927-29 да «Кожсиндикат»ның Татарстан бүлеге директоры. ТАССР ҮБК президиумы әгъзасы, галимнәрнең көнкүрешен яхшырту комиссиясе рәисе, «Безнең юл» ж-лы мөхәррире. 1930 да нахакка кулга алына һәм 5 елга хезмәт лагерена озатыла, иреккә чыкканнан соң, Архангельск шәһәрендә яши: 1938 дә хезмәт колониясе уку-укыту комб-ты директоры. 1938 нең июлендә кабат кулга алына (к. «Милләтчеләрнең Совет хакимиятенә каршы оешмасы» эше); 8 елга хөкем ителә; иреккә чыккач, Сәмәркандта пед. эштә була. 1989 елда вафатыннан соң аклана.

Әд.: Султанбеков Б.Ф., Малышева С.Ю. Трагические судьбы: Науч.-популярные очерки. К., 1996; Книга Памяти жертв политических репрессий. К., 2001. Т. 2.

Ф.Г.Кәлимуллина

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования