БОЛГАРСКАЯ Гөлсем Муса кызы

БОЛГА`РСКАЯ Гөлсем (Мостафина Өммегөлсем) Муса кызы (19.11.1891, Казан - 10.1.1968, шунда ук), драма актрисасы, ТАССРның халык (1923), РСФСРның атказ. артисткасы (1925). Сәхнә эшчәнлеген 1910 елда «Сәйяр» труппасында башлый. Татар актрисаларының беренче буыны вәкиле, профессиональ татар театрын формалаштыруда һәм башкару осталыгының милли традицияләрен үстерүдә зур роль уйный. Г.Камал, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Исхакыйның драма һәм комедияләрендә күп кенә сәхнә образларын беренче башкаручы була. Табигый күзәтүчәнлеге, тормышны тирәнтен белүе, сәхнәдә үзен кыю тотуы аңа беренче рольләреннән үк үзен гаять сәләтле актриса итеп күрсәтергә ярдәм итә, театр тәнкыйтьчеләре дә моны таный. Г.Камал пьесалары буенча куелган спектакльләрдә ул башкарган Хәмидә («Бүләк өчен»), Асрау кыз, Гайшә, Гайни («Бәхетсез егет»), Сәрбиҗамал («Фахишә»), Гафифә («Беренче театр»), Гөлҗиһан («Банкрот») образлары, конкрет тормыш детальләре б-н баетылып, аерым социаль типлар сыйфатында беркетелеп, драматург иҗат иткән характерларны чагылдыруның классик үрнәге дәрәҗәсенә күтәрелә. Г.Тукай, Г.Коләхмәтов, Г.Камал, Г.Исхакыйларның демократик һәм мәгърифәтчелек идеяләрендә тәрбияләнгән актриса үз героиняларының көлкеле кыланышлары артында кырыс чынбарлык, кискен социаль каршылыклар, яңа, алдынгы идеяләр б-н иске консерватив тормыш рәвеше арасындагы көрәш киеренкелеге ятканлыгын күрә һәм күрсәтә белә. Күпкырлы сәләте, тормыш дөреслегенә тайпылышсыз тугрылыгы драматик һәм көлкеле рольләрне бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп уйнау мөмкинлеге бирә. Б. башкарган Шәфика («Мескен бала», Н.Кәмал), Маһисылу («Ачлык кушты», Я.Вәли), Сәлимә («Тигезсезләр», Ф.Әмирхан), Гөлҗамал («Надиршаһ», Н.Нариманов), ш.у. Луиза («Мәкер һәм мәхәббәт», Ф.Шиллер), Катерина, Полина, Кручинина («Яшенле яңгыр», «Төшемле урын», «Гаепсездән гаеплеләр», А.Н.Островский) рольләре җәмәгатьчелектә зур яңгыраш таба, актриса аларда хатын-кыз язмышының драматик, кайчакта фаҗигале дә язмышын уңышлы ача. Аерым алганда, А.Н.Островскийның «Яшенле яңгыр» (1914) әсәрендә хатын-кызның дини хорафатларга һәм гасырлар буена килгән гореф-гадәтләр коллыгына каршы протестын гәүдәләндерү үрнәге булган Катерина образын башкару аеруча уңышлы дип табыла. 1917-18 дә башкарган «Зөләйха» («Яшь гомер», Г.Коләхмәтов), Татьяна («Мещаннар», М.Горький), Раневская («Чия бакчасы», А.П.Чехов) рольләрендә Б. героиняларының рухи кичерешләрен, язмышларында заманның социаль тетрәнүләрен чагылдырып, аларны бөтен тирәнлеге б-н ачып сала һәм үзенең җитлеккән сәхнә остасы булуын күрсәтә.

1918 елдан РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комис-ты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясе тарафыннан оештырылган драма труппасында эшли. Гражданнар сугышы елларында хәрби клубларда чыгышлар ясый. 1920 дә «Сәйяр» труппасы, актёрлары б-н бергә соңрак Татар. акад. театрына әверелгән Беренче татар үрнәк театры составына керә, шул рәвешле бу театр коллективлар арасында эзлеклелек урнаштыруга булышлык итә. Сәхнә реализмына тугрылык саклап, актриса К.Тинчуринның Хәдичә, Зөһрәбикә («Беренче чәчәкләр», 1921), Рауза («Соңгы сәлам», 1922), Гөлнур әби («Сүнгән йолдызлар», 1924), Бәдига («Кандыр буенда», 1932) кебек образларында, ш.у. Ф.Бурнаш, Т.Гыйззәт, Ш.Усманов әсәрләренең героиняларын башкарганда авторларның стилен нечкә тоемлый һәм дөрес ачып бирә; Зәйнәп («Дошманнар», Ф.Сәйфи-Казанлы, 1921), Караулова («Чит кеше баласы», В.В.Шкваркин, 1934), Полина («Дошманнар», М.Горький, 1936) рольләрендә авторларның фикер тирәнлеген, психологик төсмерләрне ачык күрсәтүгә ирешә. Актрисаның иҗат биографиясендә Т.Гыйззәт пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге образлар (Мәрфуга - «Бишбүләк», 1938, 1949; Хәзинә - «Изге әманәт», 1946; Ханзафа - «Ташкыннар», 1937, 1949; Гыйльмениса - «Чаткылар», 1944, 1947) һәм А.Н.Островский, М.Горький, У.Шекспир әсәрләрендәге поэтик пафос, нәфислекнең тормыш дөреслеге б-н табигый кушылуын чагылдырган героинялар аерым урын алып тора. Милли театр мәктәбенең зур остасы буларак, ул татар театрының яңа этикасын гамәлгә ашыра. Киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

Әд.: Шәрәфиев Ф. Г.Болгарская. К., 1957; Гыймранова Д. Гөлсем Болгарская. К., 1981; Народные артисты. К., 1980.

Д.Ә.Гыймранова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования