БАҺАВЕТДИНОВ Гыймаз Баһаветдин улы

БАҺАВЕТДИ`НОВ Гыймаз Баһаветдин улы (11.12.1897, Бондюг пос., хәзерге Менделеев ш. - 10.5.1938), сәясәт эшлеклесе. Казан ун-тының физ-матем. ф-тын тәмамлый (1930). 1914-17 елларда Бондюг з-ды эшчесе. 1917 елда РСДРП(б) сафларына керә. 1918 дә Алабуга шәһәре янындагы сугышларда катнаша, Көнчыгыш фронтның 2 нче армия штабының сәяси бүлеге секретаре ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1918-20 дә Казан шәһәр башкарма ком-ты әгъзасы һәм юстиция бүлеге мөдире, кассацион трибунал рәисе. 1921-22 дә ТАССРның юстиция халык комиссары, 1923-25 тә прокурор, 1926-28 дә ТАССР ҮБК Президиумы рәисе урынбасары һәм секретаре, 1928-30 да ТАССР ХКС рәисе урынбасары, эчке эшләр халык комиссары. 1930-31 дә Казан ун-ты, 1931-37 дә Казан химия-технол. ин-ты директоры. Хезмәтләре ТАССРның химия сәнәгатенә һәм юстиция тарихына карый. 1920-37 дә ТАССР ҮБК әгъзасы. Репрессияләр чоры корбаны (к. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше). Үлгәннән соң аклана.

Хезм.: Революционная законность в деревне и органы юстиции. Исправительно-трудовая политика Наркомата юстиции. К., 1925; Татария имеет все данные для мощного развёртывания химической промышленности // Красная Татария. 1931. 3 сент.

Әд.: Залялов А. Богаутдинов Г.В. // Борцы за счастье народное. К., 1988. Кн.

 

3.Ф.Г.Кәлимуллина.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования