БИЛАЛЕТДИ`НОВ Зиннәтулла Хәйдәр улы

БИЛАЛЕТДИ`НОВ Зиннәтулла Хәйдәр улы (13.3.1955, Мәскәү), спортчы (алкалы хоккей, сакчы), СССРның атказ. спорт остасы (1978), РСФСРның атказ. тренеры (1992). РФнең атказ. тренеры (2000). Мәскәү өлкә пед. ин-тын тәмамлый (1980). Европа (1978, 1979, 1981-83, 1985-87), дөнья (1978, 1979, 1881-83, 1986), Олимпия уеннары (1984) чемпионы. СССР (1977-80, 1985-87), дөнья чемпионатларында (1987), Олимпия уеннарында (1980) көмеш медальгә лаек була. СССР (1974, 1985, 1981-83, 1988), дөнья (1985) чемпионатларында бронза медаль ала. СССР (1976) һәм Канада (1981) кубоклары иясе. 1973-88 елларда «Динамо» (Мәскәү, 558 уен, 63 алка), СССР җыелма командаларында (77 уен, 8 алка) уйный. 1988-93 тә «Динамо»да (Мәскәү) тренер һәм 1997-2001, 2002-2004 тә баш тренер, 1993-97 дә «Виннипег Джетс», «Финикс Кайотис», «Чикаго Блэк Хоукс»та (НХЛ), 2001-2002 дә «Лугано»да (Швейцария) тренер, 2004 тән «Ак Барс» хоккей клубында (Казан) баш тренер. 2006 елда Б. җитәкчелегендә «Ак Барс» командасы РФ чемпионатында алтын медаль яулый, 2007 дә Европа чемпионнары кубогын алуга ирешә. Халыклар дуслыгы һәм ике «Почёт билгесе» ордены б-н бүләкләнә.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования