БИКТИМЕРОВ Шәүкәт Хәсән улы

БИКТИМЕ`РОВ Шәүкәт Хәсән улы (28.10.1928, Казан), драма актёры, ТАССР, РСФСР, СССРның халык артисты (1968, 1970, 1977). Татар театр техникумын тәмамлаганнан соң, Татар акад. театры труппасына алына (1949). Эшли башлавының беренче елларында ук төрле пландагы рольләрне уйнап, характерларның аерым типик сыйфатларын, үзенчәлекләрен, образларның психологиясен ачарга омтыла. Токай («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Леон («Хатынны ничек кулга алырга», Ф.Бомонт, Дж.Флетчер), яшүсмер егет Микола («Мартын Боруля», И.К.Карпенко-Карый), Мелузов («Талантлар һәм аларга табынучылар», А.Н.Островский), намуслы, үз эшенә фанатикларча бирелгән Галин («Габбас Галин», Ш.Камал), тыйнак, ярдәмчел, йомшак күңелле, шул ук вакытта бәйсез характерлы Тәлгат («Беренче мәхәббәт», Х.Вахит) Б. башкаруында бер-берсеннән аерылып торган, үзенчәлекле образлар буларак гәүдәләнәләр. Ч.Айтматовның «Кызыл яулыклы гүзәлкәем» әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл» спектаклендәге Байтимер образы Б. иҗатында борылыш ноктасы булып тора. Актёр гуманизм сыйфатларын туплаган, киң колачлы шәхес дәрәҗәсендәге гаҗәеп тормышчан образ тудыра. Дульчин («Соңгы корбан», А.Н.Островский, 1968), Ислам («Әни килде», Ш.Хөсәенов, 1970), Ишан («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 1970) кебек сатирик образларны башкарганда Б. талантының өр-яңа яклары ачыла. Ислам образы тамашачы алдына хыянәт һәм ялган, үзен генә кайгыртуны тормыш принцибы итеп алган мещанлык үрнәге буларак килеп баса; икейөзле, мәкерле Ишан татар Тартюфы булып чыга. Б. башкарган Кривохатский («Бер төн», Б.Л.Горбатов, 1974) һәм Фаюнин («Ябырылу», Л.М.Леонов, 1980) рольләре масштаблылык, герой характерына, аның артында торган социаль вакыйгаларның асылына төшүнең тирәнлеге б-н аерылып торалар. Актёр эзлекле рәвештә үз персонажының характерын ача бара: яхшы ниятле, юаш, урта кул кеше гадәттән тыш эшлекле, энергияле, чәрелдек тавышлы түрәгә әверелә, ул бургомистр булган очракта шәһәрнең киләчәге турында манифест игълан итәргә хыяллана (Кривохатский). Б. тудырган Әлмәндәр («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин, 1970) образы милли сәхнәдә күренекле вакыйга буларак кабул ителә. Актёр бу образда чын халыкчан типны гына күрсәтеп калмый, бәлки анда халыкның чын җанын, үлемсезлеген, рухи сәламәтлеген, вөҗданлылыгын, горурлыгын, патриотизмын, уен-көлке, юмор яратуын чагылдыра. Әлмәндәр образында бер үк вакытта Хуҗа Насретдин һәм Дон Кихот, Шомбай һәм Тиль Уленшпигельләр сыйфатлары чагыла. Актёрның бу эше «Театр» ж-лында (Мәскәү, 1984, №2) «Шәүкәт Биктимеровның «йолдызлы сәгате» («Звёздный час» Шауката Биктимерова») дип бәяләнә. Тактабашев («Портфельле кияү», Н.Исәнбәт, 1985), Акчурин («Без китәбез, сез каласыз», Т.Миңнуллин, 1982), Кнуров («Бирнәсез кыз», А.Н.Островский, 1983), пастор Мандерс («Өрәк», Г.Ибсен, 1998) образларында актёр осталыкның камиллегенә, бизәкләрнең нечкә эшләнешенә ирешә. Аның рольләрне башкаруында гадилек, сурәтләү алымнарын сайлаганда кыскалык, төгәллек, гримны бик аз куллануы эчке темпераментның чиктән тыш киеренкелеге һәм психологик яшәешнең төгәл логикасы б-н бергә кушыла. Б.ның геройлары аларның һәр адымын игътибар б-н күзәтергә генә түгел, уйларга да мәҗбүр итәләр. Актёр иҗатына хас булган чын мәгънәсендәге интеллект, хисләренең тирәнлеге, тәэсирле фикерләве аның сәнгатен милли театрларның иң мөһим казанышлары рәтенә куя. Б. кинода (Нуришанов - Г.Ахунов романы буенча Свердловск киностудиясендә куелган «Хәзинә» фильмы, 1977), телевизион фильмнарда һәм спектакльләрдә төшә, радиода языла. ТАССРның Г.Тукай исем. (1967) һәм РСФСРның К.С. Станиславский исем. (1979) дәүләт бүләкләре лауреаты. ТАССР (1975-80) һәм СССР (1985-90) ЮСлары депутаты.

Башка рольләре: Фридун («Тау чәчәге», Х.Уразиков), Биктимер («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Таһир («Азатлык», М.Әмир»), Сәетгәрәй («Гөлҗамал», Н.Исәнбәт), Заһит («Бертуган Таһировлар», Ф.Хөсни), Фәрхад («Фатыйма Сабри», С.Җамал), Таштимер («Эңгер-меңгер», А.Гыйләҗев), Бәхтияр, Сибгат («Канкай угылы Бәхтияр», «Ат карагы», Т.Миңнуллин), Колошин («Булмас димә - дөнья бу», А.В.Вампилов), Пантолоне («Ике хуҗаның хезмәтчесе», К.Гольдони), Туктамыш («Идегәй», Ю.Сафиуллин) һ.б.

Әд.: Народные артисты. К., 1980; Илялова И. Театр им.Камала. К., 1986; шул ук. Шаукат Биктемиров. К., 1993

И.И.Илялова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования