БЕЛЯЕВА Маргарита Ильинична

 

БЕЛЯ`ЕВА Маргарита Ильинична (30.12.1912, Чистай ш. - 10.11.2004, Казан), микробиолог, биол. фән. д-ры (1952), проф. (1952), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1963, 1973). Казан ун-тын тәмамлый (1934) һәм шунда ук эшли (1976 елга кадәр). 1963 елда шеш һәм вирусларга каршы микробиологик матдәләр эзләү буенча проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыра һәм җитәкли (1976 га кадәр). Бер үк вакытта 1969 елдан үзе оештырган микробиология каф. мөдире. 1977-89 да СССР ФАнең Казан ф-лы Биология ин-тында, 1987 елга кадәр микроорганизмнар физиологиясе лаб. мөдире. Б. бактериаль ферментларның структурасын, функциясен һәм тәэсир итү механизмнарын тикшерү буенча яңа фәнни юнәлешне нигезли. Хезмәтләре водород һәм сульфат редукцияләүче бактерияләр физиологиясенә һәм биохимиясенә, бактерияләр нуклеазаларына карый. Бөек Ватан сугышы елларында һәм тыныч вакытта киң кулланылыш алган ампулалы кетгутны стерильләштерү технологиясен эшли. Генетик инженерия, биотехнология һәм мед. өчен микроб нуклеазалары препаратлары һәм охшаш ферментлар алуда катнаша. 1958 дән Бөтенсоюз микробиология җәмгыяте Казан бүлегенең оештыручысы һәм рәисе. СССР МС премиясе лауреаты (1987). «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ш.и. Луи Пастер (Франция) исем. истәлек медале б-н бүләкләнә.

Хезм.: Бактериальные нуклеазы. М., 1969; Нуклеазы микроорганизмов. М., 1974 (автордаш); Биосинтез микроорганизмами нуклеаз и протеаз. М., 1979 (автордаш).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования