БАШКИРОВ Алексей Иванович

БАШКИ`РОВ Алексей Иванович (24.7.1915, хәзерге Спас р-ны Иж-Борискино а.), Дан орденының тулы кавалеры (25.12.1943, 9.4.1945, 15.5.1946), старшина. Туган авылында колхозда бригадир булып эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, орудие төзәүче, 128 нче гв. тупчы полкы орудие расчёты командиры (8 нче гв. армиянең 57 нче гв. укчы дивизиясе). 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Донбасс һөҗүм операциясендә (1943), Днепрны кичүдә (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша. 1943 нең 30-31 октябрендә Новопокровка торак пунктыннан төньяк-көнбатыштарак Днепрның уңъяк ярында барган бәрелешләрдә, 1945 нең 29-30 гыйнварында Шверин шәһәре (хәзерге Сквежина ш., Польша) янында, Мюнхберг шәһәрен алуда һәм 1945 нең апрель ахырында Берлин урамнарында барган сугышларда батырлык күрсәтә. Сугыштан соң туган авылында МТС бригадиры. 1969 дан Тольятти автомобиль з-дында эшли. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Кн.1; Шевченко Н.Я. Звёзды славы. К., 1969; Полные кавалеры ордена Славы - наши земляки. К., 1987; Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

В.А.Шагалов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования