БӘШӘРОВ Марат Галимҗан улы

БӘШӘ`РОВ Марат Галимҗан улы (22.8.1974, Мәскәү), киноактёр. М.С.Щепкин исем. Мәскәү театр уч-щесен тәмамлый (1998). 1991 елда Мәскәүдәге «Современник» театрында О.Уайлдның «Кентервилль өрәге» («Кентервилльское приведение») повесте буенча куелган шул исемдәге спектакльдә герцог Сэсил ролендә беренче тапкыр чыгыш ясый. Кинода беренче тапкыр 1995 тә Н.Михалковның «Кояштан интеккәннәр» («Утомлённые солнцем») фильмында уйный. Уч-щене тәмамлаганнан соң, күбесенчә кинофильмнарда катнаша, төрле пландагы 30 лап роль башкара. Беренче рольләре үк - юнкер Палиевский («Себер чәчтарашы» - «Сибирский цирюльник», 1998, реж. Н.Михалков), Игорь Зварыгин («Ворошилов укчысы» - «Ворошиловский стрелок», 1999, реж. С.Говорухин) - аны танылган актёрлар рәтенә куя. Мишка Крапивин («Туй» - «Свадьба», 2000, реж. П.Лунгин, Россия һәм Франция б-н бергә эшләнгән), Иван Столбов («Чик буе. Тайгадагы роман» - «Граница. Таёжный роман», 2001, реж. А.Митта) рольләре дә актёрга популярлык китерә. Б. мөлаем тышкы кыяфәте, тирән хислелеге, төрле хәлләрдә дә табигый булып кала алуы б-н аерылып тора. Ул Э.Рязанов («Тын чоңгыллар» - «Тихие омуты»), Д.Фәйзиев («Төрек гамбиты» - «Турецкий гамбит»), Р.Нахапетов («Минем зур әрмән туем» - «Моя большая армянская свадьба»), Г.Кончаловский («Консервлар» - «Консервы») һәм чит ил кинорежиссёрларыннан М.Хебберджент («Пыяла» - «Стекло», 2003, Бөекбритания), С.Содерберг («Тәңкә» - «Чешуя», 2003, АКШ) фильмнарында уйный. Берничә бәйсез театр проектында катнаша, ш.и. А.Грибоедов пьесасы буенча реж. О.Меньшиков тарафыннан куелган «Акыллылык бәласе» («Горе от ума») спектаклендә Загорецкий ролен башкара. Кино сәнгате өлкәсендә РФнең Дәүләт бүләге лауреаты (2002).

Е.П.Алексеева.

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования