Арташ: кечкенә авылның үз рәхәте

Авылларга барабыз да, андагы яшәү рәвешенә, кешеләренә таң калып кайтабыз. Һәм ничек шундый табигатьне, матурлыкны ташлап китә алдык икән, дип уйлый башлыйбыз. Иң кызыгы – бу уртак фикер: фотографыбыз, машина йөртүчебез дә шулай уйлый. Мамадыш районының Арташ авылыннан кайтканда да янә шул турыда сөйләштек.

1-6

«АЗАН ТАВЫШЫ ЯҢГЫРАСЫН»

Арташ зур түгел: биредә 100 кеше яши, 55 хуҗалык бар. Башлангыч мәктәпне биш ел элек ябып куйганнар, чөнки бала саны аз. Мәктәп яшендәге биш бала бар икән. Алар укырга күрше авылга йөри. Арташның клубы бик үзенчәлекле. 1932 елда тө­зелгән бина ул. Карап торышка өлкән кешене хәтерләтә: бер якка­рак янтайган. Балчыктан эшләнгән бу бинаны аз‑маз ремонтлаганнар үзе, тик капиталь ремонт бер дә кермәгән.

– Клубка ремонт кайчан була­сы билгеле түгел әле, – диде Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов. – Тыштан шактый таушалган күренсә дә, эче әйбәт аның.

Чынлап та, клубның эчке ягы на­чар түгел. 100 кеше сыйдырышлы залы, махсус сәхнәсе бар. Деко­рацияләр дә эшләп куйганнар. Клубның җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән дә таныштык. Җыр‑моңга һәвәс кеше икән.

1-1

Клуб җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән элеккеге колхоз рәисе Хәлим Сәләхов.

 

– Районда бездән дә карт авыл клубы юк, – диде Марсель абый. – Ләкин аңа карап моңаеп утыр­мыйбыз. Бөтен бәйрәмнәргә кон­цертлар оештырабыз. Халык өчен очрашу, күңел ачу урыны да бу. Яңа мәдәният йорты булган авыл­лардан бер дә ким яшәмибез. – Арташта халык саны гел шулай аз булганмы? – дим клуб мөдиренә.

– Арташ элек тә әллә ни зур бул­маган. Тарихи документларда: «1859 елда 217 кеше яшәгән», – дип язылган. Аннан халык саны арткан. Революциягә кадәр авыл­да җан исәбе 800 тирәсе булган. 1914 елда Арташта көчле янгын чыгып, алтмышлап хуҗалыкны юк иткән. Менә шуннан авыл кечерәя башлаган. Колхозлар җимерелгәч, бу кимү тагын да көчәйде. Яшьләр шәһәргә китү ягын карый бит.

Арташта бер манзараны күреп гаҗәпкә каласың: сиксән биш ел элек төзелгән клуб бинасы кар­шында заманча төзелгән мәчет тора. Бу ике гасырның бергә ки­сешү ноктасы кебек тоелды. Мәчет быел гына ишекләрен ачкан. Иман йортына 2014 елда нигез салынган булган. Аның төзүчесе – Казан еге­те, эшкуар Илнур Усманов.

1-10

– Арташ – әниемнең туган авылы, – диде эшкуар. – Һәр каникул саен монда кайттым. Авылның һәр урамы, һәр тыкрыгы минем өчен якын, кадерле. Әби-бабайлар еш сөйли иде: рево­люциягә кадәр авылда мәчет бул­ган. Дингә каршы сәясәт алып барыла башлагач, мәчетнең мана­расын кисеп, мәктәп ясаганнар. Күңелдә бер теләк бар иде: яңадан шушы урында иман йортын тор­гызырга… Бала саны аз булу сәбәп­ле, иске биналы мәктәп ябылды һәм аның урынына менә шушы иман йортын салып куйдык.

Илнур тыйнак егет. Мәчет төзүне ул ниндидер бер батырлыкка да, гаҗәеп эшкә дә санамый.

– Дөресен генә әйткәндә, бу ту­рыда бик сөйлисем дә килми, – диде. – Мактану кебек килеп чыга. Дәү әнием, дәү әтием рухы шат бул­сын, авылыбызда һәр көн азан яң­гырасын дип эшләдем. Рәхмәт яу­сын авыл кешеләренә, гел ярдәмгә килделәр. Нәрсә әйтсәм дә каршы килүче булмады…

Арташның яңа мәчете янын­да искесе дә тора. Иске, дип, ул 1992 елда төзелгән. Әйе, яңасы кебек ике катлы, зур түгел, шулай да авыл кешеләренә гыйбадәт кылу өчен урын булган. Ә яңа мәчет ачылу җирле халык өчен тарихны торгызу да, иманга килү өчен тагын бер форсат та.

Яңа мәчетнең әле сайлап куел­ган мулласы юк. Бу эшләрне Фоат абый Сафин башкара икән.

 

1-9

– Минем бабай 1992 елда ачылган мәчет­нең мулласы иде, – дип сөйләде хәзрәт. – Хәтерлим, мәчетнең нигезенә такта җәел-гәч, авыл картлары шунда намаз укый башлады. 27 ел буена мәчет бер көн дә ябылмады. Инде яңа мәчетебез дә көн саен авыл халкын намазга дәшәр, кү­ңелләренә иман салучы бер изге урын булыр дип ышанам.

1-2

«ЧӘЧӘК ЯРАТМАГАН КЕШЕ ЧИГӘ АЛМЫЙ»

Арташта Мамадышка гына тү­гел, бөтен республикага атаклы чигү остасы яши, шунда юнәлдек. Ерактан ук балкып торган капка төбенә килеп туктадык. Бөтен җирдә аллы‑гөлле чәчәкләр үсә. Ишегалдына кергәч, матурлыкка янә бер сокландык. Каршыбыз­га чигүле алъяпкыч бәйләгән бик сөйкемле апа чыкты, хуҗа­бикә Зәкия Әхмәтгәрәева икән. Якын туганнарын каршы алган­дай, кочаклап ук алды.

1-4

– Мондый зур чәчәк бакчасын берүзегез карыйсызмы? – дидем.

– Үзем, – ди Зәкия апа. – Чәчәкләрне бик яратам. Иртә яздан шулар белән мәш килә баш­лыйм. Күңелгә рәхәтлек бирә ул. Әле өйдә гөлләрем дә күп. Шуны әйтим: чәчәк яратмаган кеше чигү чигә алмый.

1-7

Өйгә уздык. Зәкия апаның йор­ты бер күргәзмәне хәтерләтә: ишек чаршавыннан башлап тәрәзә пәрдәсенә кадәр чигүле аның. Мендәр тышлары, урын­дык япкычлары турында әйтеп тә тормыйм.

– Боларның барысын да үзегез чиктегезме? – дим.

– Әйе, үзем. Хәзер дә чигәм. Чаршауларны яңартып торырга тырышам. Төрле чәчәкләрдән эшлисе килә бит.

1-8

Зәкия апага 75 яшь икән. Ун яшеннән бирле бәйли‑чигә ул. Тамбур энәсе белән әнисеннән күкрәкчә бәйләргә өйрәнгәнен әле дә хәтерли.

– Әнием атаклы кул эшләре остасы иде. Җепне аның кебек әйбәт эрләүчеләр сирәк очрый. Чигүне дә бик матур, тиз эшли иде. Без, өч кыз туган, әнинең дәвамчылары. Барыбыз да оста чигә, бәйли.

Зәкия апа ике ул, бер кыз үс­тергән. Балалары гаиләләре белән Алабуга шәһәрендә яши икән. Алты оныгы бар. Без килгән көн­не оныгының баласы туган иде. «Карт дәү әни булдым», – дип зур сөенече белән уртаклашты.

Зәкия апа тормышны сөя тор­ган затлардан. Һәр нәрсәгә шөкер итеп, елмаеп, балкып сөйләшә ул. Бакчада ялгызы бәрәңге алуны да, төнгә кадәр бәйләү, чигүне дә авыр эшкә санамый.

– Эшсез тора алмыйм, – диде Арташның ак әбие. – Балалар үскәндә дә көндәлек эшләр бе­түгә, челтәр, шәл бәйләдем. Хәзер күбрәк йон оекбашлар, башмак, бияләйләр бәйлим. Оныклар, ба­лалар яратып кия. Әйбер юк за­маннарда, кешеләр сорагач, коф­та‑штан кебек кием-салымнар да бәйләп бирдем.

– Алайса бу сезнең өчен мавыгу гына түгел, аз булса да акча эшләү мөмкинлеге дә булгандыр, – дим.

– Юк, кул эшләремне сатмадым, сатмыйм да. Кешедән акча ала бел­мим мин. Күчтәнәч бирәләр иде үзе, тик сорап алмадым. Әле менә хәзер Коръән тутырам. Шулай ук акча алмыйм. Иң кыйммәтлесе – кешегә яхшылык эшлим, дус булып калам. Мин мохтаҗлыкта үскән бала түгел, ирем белән дә тилмереп яшәмәдек. Шуның өчен акча дип җан атмыйм. Булганына канәгать. Аллаһы Тәгалә биреп тора бит әле. Менә бу йортны да ирем үлгәннән соң эшләп чык­тык. Балалар ярдәм итте.

Зәкия апа – «урман баласы». Әтиләре урманчы булган. 10 бала шунда үскәннәр. Урман һавасы сулап үскәнгәдер, нык, көчле бул­ганнар.

Зәкия апа актив тормыш рә­веше алып бара. Районда узган төрле конкурсларда катнаша, за­манча әйтсәк, мастер-класслар үткәрә. Аның кул эшләрен Казанга күргәзмәләргә дә алып китәләр, хәтта Прагадан сораганнар.

– Төнге бергә кадәр кул эшләре белән утырам, – ди оста. – Бакчада арып кергәннән соң шулай ял итәм. Кулга энә тотмыйча бер көн кал­ганым юк.

Саубуллашканда Зәкия апа безгә дә үзе бизәкләп бәйләгән бияләйләр бүләк итте. «Кирәк­ми», – дип карышып торсак та:

– Минем төсем итеп киярсез. Йөрәк җылым кергән аңа, – диде. Рәхмәт, Зәкия апа, Арташта булган ул эссе көнне салкын кышларда гел искә алырбыз.

 

 

– Чәчәк яратмаган кеше чигү чигә алмый, – диде Зәкия Әхмәтгәрәева.

 

 

 

ИКЕ ГАИЛӘНЕҢ БЕРСЕ – УМАРТАЧЫ

Мамадыш төбәге республикада иң күп умарта тотучылар райо­ны булып дан казанган. Арташ­та да һәр ике йортның берсендә умарта тоталар. Бу аларга ата-ба­баларыннан күчеп калган шөгыль.

Без авылның иң тәҗрибәле умартачысында – Рәкыйп Гатин хуҗалыгында булдык. Аның фер­мер хуҗалыгында якынча 150 баш­тан артык умарта бар. Баш саны күп булгач, аны төгәл генә әйтү дә авыррак икән.

– Берничә ел элек баш саны 200дән артык иде, – диде Рәкыйп абый. – Хәзер азрак кимеде. Корт­лар алар тиктормас, әле очып чы­гып китәләр, әле өер булып очып керәләр. Шуңа күрә санап җитешеп тә булмый. Көзгә төгәл әйтеп була инде.

Рәкыйп абый умартачылар нәселеннән. Бабасы тирә‑юньдә дан тоткан умартачы булган. Ә менә әтисе, икенче группа су­гыш инвалиды булганлыктан, күпләп корт асрый алмаган. Шулай да Гатиннар беркайчан кортсыз яшәмәгән.

Рәкыйп абый 1986 елда колхоз умарталыгында эшли башлаган. Күмәк хуҗалык таралгач, бу эшне үз кулына алган.

– 140 оя кортны, ел саен бер тон­на бал бирү шарты белән, күмәк хуҗалыктан арендага алдым, – ди Рәкыйп абый. – Берничә ел­дан бөтенләй сатып алдым. Ул ва­кытларда баш саны 250 дән артып китте.

Шунысын да әйтергә кирәк: Гатиннар кортларны үзләре генә карый. Рәкыйп абыйның тормыш иптәше Рузилә апа да умартачы­лар нәселеннән икән. Кортлар белән эш итү тәртибен белә ул. Балалары да булыша, ди.

– Әле минем арендага алган җирләрем бар, техника да сатып алдым, – ди фермер. – Кырда эшләргә кеше чакырам, ә менә кортларны кешегә ышанмыйм. Гаилә белән эшлибез. Хатыным­ның энекәше дә умартачы, ул да булыша.

Фермер кортларын аланда тота. Арендага җир алуның сәбәбе дә кортлар белән бәйле. Аларга бал җыярга урын булсын өчен төрле үләннәр – фацелия чәчәге, әңгерәк уты, тукранбаш, тәкәмөгез (донник) чәчкән. Кышын корт­ларны саклау өчен таштан сарай эшләгән. Аны балчык белән күмеп калдыра икән.

– Тагын 8 келәтем дә бар, – диде фермер. – Бер елны, төзелеш эшлә­ре белән йөреп, кортларга игъ­тибар җитмәде. Шул елны корт­лар, бетләп, күбесе үлде. Кырык баш кына калды. Хәзер ел да ояны махсус препарат белән эшкәртәм. Башка химик матдәләр куллан­мыйм.

Гатиннар хуҗалыгында быел бал уңышы уртача булган. Алда­гы еллар белән чагыштырганда кимрәк, әлбәттә. Шулай да зарла­нырлык түгел. Хуҗалар балны ур­наштырып бетергән инде. Ел саен ала торган клиентлары бар икән.

Рәкыйп абый кортлардан бер дә курыкмый. Кызык итеп менә ни­чек сөйләде:

– Корт чакса сизмим дә. Эш беткәч, тәнгә кадалган корт укларын чүпләп алам яки сыпы­рып кына төшерәм.

Бу гаиләнең үзләрен дә бал корт­ларына охшаттым: бер дә тик тор­мыйлар. Юмор белән сөйләшәләр, мәзәкчәннәр, тормышка авыр итеп карамыйлар. Менә шуңа да эшләре уң барадыр кебек тоелды

…Арташка баргач, бик күп ке­шеләр белән очраштык, барысы турында бер язмага кертеп кенә бетереп булмый. Дөресен генә әйткәндә, бөтен авылларда да та­рих, авылның үткәне, киләчәге дип җан атып тормыйлар. Ә Ар­ташта бөтенләй икенче хәл. Хәтта элеккеге колхоз җитәкчесе Хәлим Сәләхов та килгән иде. Район үзә­гендә яшәсә дә, Арташны оныт­мый икән.

– 1990 елга кадәр безнең кол­хоз республикада өченче урында иде, – диде ул. – Колхозга кергән өч авыл арасыннан Арташ иң кеч­кенәсе булса да, иң бердәме, иң ты­рышы булды. Колхоз таралгач, Ар­ташны аерып алып, бер хуҗалык итеп ясамакчы идем, барып кына чыкмады. Арташлылар белән утны да, суны да кичәргә була. Монысын курыкмыйча әйтәм.

Шулай икәненә ышанам да. Го­мумән, Мамадышта бик тырыш кешеләр яшәвенә шигем юк. Рес­публика буенча умарта асраучы­ларның иң күбе биредә икәнен исәпкә алсак та, моңа инаныр­быз. Умартачылык белән уңган кешеләр генә шөгыльләнә. Арташ исә районның кечкенә, бик тырыш бер авылы. Биредә кешеләр ерак­тан ук сине елмаеп сәламли, өенә чакыра. Каралты-куралар матур­лап эшләнгән, бакчалар чәчәккә күмелгән… Татар авылларына хас бер җыйнаклык, пөхтәлек бар. Шуңамы икән, Арташтан бер дә китәсе килмәде.

1-5

Рәкыйп Гатин хуҗалыгында 150 баштан артык умарта бар.

1-11

ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН

– Архив документларыннан күренгәнчә, Арташ авылына 1710 елда нигез салынган. Атамасына кил­гәндә, төрле фикерләр бар. Монда башта удмуртлар яшәгән дип фаразлыйлар. «Ар» исеме шуннан калган булырга мөмкин. Арташта удмуртлардан кала мари, татар, башкорт халыклары яшәгән. Монысы бәхәссез. «Таш» исеме дә юктан гына килеп чыкмаган. Безнең авыл ак ташка бик бай. Җир казысаң да, болынга чыксаң да, гел ташка юлыгасың.

Гомумән алганда, Арташның тарихын яңадан өй­рәнәсе бар. Андый теләк белән күптәннән янам.

Шаһинур Мостафин, эзтабар язучы.

 

Автор: Руфия Фазылова

Фото: Лилиана Вәлитова

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 29 октябрь 2019, 16:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования