БАҺМАНОВ Ирек Вәли улы

БАҺМА`НОВ Ирек Вәли улы (6.1.1932, Әлмәт р-ны Әлмәт а.), драма актёры, педагог, ТАССРның халык артисты (1982). Төньяк флотта хезмәт иткәннән соң, 1958 елда Казан Зур драма театры каршындагы студиягә укырга керә. 1961-64 тә Респ-ка күчмә театры труппасында, 1964 тән Татар акад. театрында. Бер үк вакытта 1996 дан Казан мәдәният һәм сәнгать ун-тында укыта. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный (Фәйзулла - «Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш; Җантай - «Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов; Инсаф - «Әни килде», Ш.Хөсәенов). Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский - «Агай эне, ак мыек», А.Н.Островский; Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин). Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира б-н бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Б.ның катлаулы эчке дөньясы б-н тулыландырыла. Төп рольләре: Саттар, Фәһим, Рәфис, Алексей, («Монда тудык, монда үстек», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз», «Илгизәр + Вера», Т.Миңнуллин), Василий Павлович («Боз астында дулкын», Ә.Рахманкулов), Чатбаев («Ахырзаман», Ч.Айтматов), Мишка, Мөәзин («Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Новожилов («Бер төн», Б.Горбатов), Шәйхеразый («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Валера («Шәҗәрә», Т.Миңнуллин). Медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Гыймранова Д. Ирек- илнең солтаны // Мәдәни җомга. 2002. 1 февр.; Сафиуллин Ә. Сәхнәдә үткән тормыш // Ватаным Татарстан. 2002. 11 гыйн.; Гыймранова Д. Ни белән үлчәнә гомер? // Ватаным Татарстан. 2007. 12 гыйн.

И.И.Илялова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования