АЗИЗОВ Миргарифҗан Җамалый улы

АЗИ`ЗОВ Миргарифҗан Җамалый улы (27.4.1907, Сембер губ., Сембер өязе Иске Шәйморза а. - 1969, Казан), дәүләт эшлеклесе. Казан финанс-икътисад ин-тын тәмамлый (1937). 1925-28 елларда Украина ССРның Макеевка шәһәрендә 28 нче номерлы шахта эшчесе. 1930-31 дә ТАССРның Буа р-ны хезмәт ияләре депутатларының район советы башкарма ком-ты финанс бүлеге инспекторы. 1937-38 дә Госстрах идарәсе башлыгы, 1938-40 та ТАССР Финанс халык комис-тында өлкән контролёр-ревизор. 1940-42 дә ВКП(б)ның Татарстан өлкә ком-тында кадрлар бүлегенең сектор мөдире, 1942-43 тә оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире урынбасары. 1943-50 дә ТАССР финанс министры, 1950-57 дә ТАССР МС рәисе. 1957-60 елларда ТАССР «Промбанк», «Стройбанк» конторалары башлыгы. ТАССР (1947-59), РСФСР (1951-55) һәм СССР (1954-58) ЮСлары депутаты. Ленин, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Ф.Г.Кәлимуллина.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования