АВЗАЛОВА Әлфия Авзал кызы

АВЗАЛО`ВА Әлфия Авзал кызы  (15 января 1933 - 15 июня 2007) (15.1.1933, Башкортстан АССРның Калтасы р-ны Кабан а.), җырчы, ТАССРның халык (1970), РСФСРның атказ. артисткасы (1983). Профессиональ сәхнәгә үзешчән сәнгатьтән килә. А.ның иҗади үсешенә А.Ключарёв, З.Әхмәтова, Р.Тимерханова йогынты ясый. 1957 елдан Татар филармониясе артисткасы. ТАССРның Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак, Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында ясаган чыгышлары җырчыга беренче уңышлар алып килә (1957). Халык вокаль традицияләренең хәзерге эстрадага хас үзенчәлекләр б-н бергә кушылуы, милли аһәңнәрнең байлыгы, эмоциональлек һәм ихласлык, тавышының матурлыгы һәм яңгырашы А. стиленең нигезен тәшкил итә. Татар халык җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе. «Шахта», «Гөлҗамал», «Өй артында шомыртым», «Сарман», «Минзәлә», «Казан сөлгесе», «Зөләйха», «Шәл бәйләдем», «Актаныш басмалары» кебек татар халык җырларын; татар композиторлары Ф.Латыйпов, С.Садыйкова, А.Монасыйпов, үзешчән авторлар Ф.Әхмәдиев, Л.Айтуганов, В.Әхмәтшин, З.Гыйбадуллин, М.Имашев һ.б.ның әсәрләрен башкара. Аның репертуарында башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан һ.б. халыклар җырлары да бар. Репертуарын дөнья халыклары (һинд, гарәп, фарсы һ.б.) җырлары б-н баета. Радио, телевидениедән чыгышлар ясый. Мәскәү, Уфа, Ташкент, Себер шәһәрләрендә, Ерак Көнчыгышта гастрольләрдә була. Эстрада артистларының бөтенроссия конкурсы лауреаты (Мәскәү, 1961). ТРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1992). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Үзем турында: Җыр, сәхнә - минем тормышым, язмышым. К., 1995.

Әд.: Зәйнашева Г. Кәккүк // Казан утлары. 1970. №3; Юсупова Р. Күктә йолдызлар атыла // Азат хатын. 1988. №5; СемёновГ. Татарский соловей // Театр. жизнь. 1964. №62; Народные артисты. К., 1980.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования