Татарстан халыклары ассамблеясе

1992 елның май аенда Казанда Татарстан халыкларының беренче Съезды узды, анда доклад белән Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев чыгыш ясый һәм Татарстан – күпмилләтле республика һәм төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәни үзенчәлелекләрен саклап калырга һәм үстерергә хокуклы дип белдерә.

Съезд шул исәптән Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясе (АНКО) төзү турында резолюция дә кабул итте, ул көзен республика Юстиция министрлыгында теркәлде. Ассоциациягә Казан Кремленең административ бинасында бүлмә, Татарстан Президентының Мәдәният фондыннан зур булмаган акчалар бирелә. Ассоциация һәм аңа кергән тугыз иҗтимагый милли-мәдәни оешма төрле чаралар үткәрергә кереште, шул исәптән төрле дәүләт оешмалары белән уртак башлангычта. Алар арасында иң эреләре арасында – 30 августта үткәрелә торган Республика көне, анда барлык җәмгыятьләр дә  күпмилләтле шәһәрчек төзиләр, милли костюмнар кияләр, кунакларны милли ашлар белән сыйлыйлар,  туган телләрендә җырлыйлар, милли биюләрен башкаралар.

1997 елда Ассоциация  бюджеттан акчалар ала,шул вакытта  еврей һәм немец  җәмгыятьләренә синагога һәм кирха биналары кире кайтарыла, Казанда бюджет акчаларына күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре ачыла һәм, ниһаять, 1999 елда  Ассоциациягә Халыклар дуслыгы йорты ачыла, ул дәүләт акчасына эшли. Бу вакытка иҗтимагый милли-мәдәни оешмаларның саны 24кә җитә.

 Ассоциация эшчәнлегендә ТР АНКО һәм Эчке эшләр министрлыгы арасында беренче килешүне имзалау һәм Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм милли җәмгыять лидерлары кергән Координация советын төзү бик мөһим момент булып тора. Координация советы милли җәмгыять әгъзалары һәм көч структуралары арасында туа торган критик вазгыятьләрне тикшерү һәм җайлау юнәлешендә эшли. Ассоциация мигрантларга хокукый ярдәм күрсәтү өчен махсус үзәк ача.

Ассоциациянең һәм ТР ЭЭМның конструктив бәйләнеше республикада да, федераль дәрәҗәдә дә киң таныла. Бу эшчәнлеккә позитив бәяне РФнең кеше хокуклары буенча вәкиле В.П.Лукин бирә. Әлеге тәҗрибәне өйрәнү өчен, төбәкнең көч структуралары, хакимиятләре һәм иҗтимагый милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре катнашында, Идел буе федераль  округының махсус киңәшмәсе җыела.

Ассоциация инициативасына кушылып, аның эшчәнлеге белән Кеше хокуклары буенча Европа Советы комиссары (2004) Альваро Хиль Роблес, шулай ук Европа Советының Парламент Ассамблеясе, докладчылар Давид Аткинсон һәм Рудолҗф Биндиг (2004) та таныштырыла.

Европа Советына докладында А.Роблес Татарстанны этносара хезмәттәшлек лабораториясе буларак билгеләп үтә, ә Д.Аткинсон, милли җәмгыять җитәкчеләре белән очрашу төгәлләнгәндә, Ассоциациянең этносара бәйләнешләр тәҗрибәсен Россиядә генә түгел, дөньяның башка төбәкләрендә дә кулланырга мөмкин дип белдерә.

2007 елда Татарстан халыкларының икенче Корылтае әзерләнә һәм үткәрелә. Анда меңгә якын кеше катнаша. Корылтайга җиде йөз делегат сайлана: биш йөзе муниципаль берәмлекләрдән һәм ике йөзе – республиканың иҗтимагый этномәдәни берләшмәләреннән. Өч йөзгә якын кеше кунак булып катнаша. Корылтайның барышын массакүләм мәгълүмат чараларының күпсанлы вәкилләре яктыртып бара. Аккредитацияләнгән ММЧ вәкилләренең саны 140 тан артык була. Корылтай ачылышына “Татарстан” журналының махсус чыгарылышы әзерләнә, “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән фотоальбом, видеофильм чыгарыла, шәһәрнең тематик бизәлеше буенча зур эш башкарыла. Корылтай делегатларына танышу өчен Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәте Концепциясе һәм “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре ассамблеясе (Татарстан халыклары Ассамблеясе)” Республика иҗтимагый оешмасының Уставы проектлары таратыла.

Корылтайда “Татарстанның социаль-икътисадый үсеше” мультимедиа күргәзмәсе, “Татарстан – уртак йортыбыз” дигән фотокүргәзмә һәм “Татарстан халыкларының милли ашлары атнасы” конкурсында катнашучыларның кулинария изделиеләре күргәзмәсе һәм шулай ук Татарстан Республикасы халык һөнәрчеләре һәм осталары ясаган әйберләр күргәзмәсе оештырыла.

Корылтайда бик күп билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният вәкилләре катнаша. Аның эшендә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә республиканың югары җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук Россия халыклары Советы Ассамблеясе Рәисе Р.Г.Абдулатипов, РФ Президентының Идел буе округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары В.Ю.Зорин актив катнашалар. Киңәшүләр нәтиҗәсендә Татарстан халыкларының 1992 елгы корылтаенда оештырылган “Татарстан Республикасының милли-мәдәни берләшмәләре Ассоциациясе”н үзгәртеп, “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халык вәкилләре Ассамблеясе (Татарстан халыклары Ассамблеясе)” дип исемләргә карар ителә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Рәисе итеп сайлануын һәм, агымдагы эшләр белән идарә итү өчен, Ассамблея Советының даими эшләүче Башкарма комитетын төзүне шулай ук принципиаль момент дип танырга кирәк.

Корылтай тәмамланганнан соң, аның делегатлары һәм кунаклары М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үзләре өчен махсус куелган “Татарстан – уртак йортыбыз”дигән зур бәйрәм концертын карый.Концертта Татарстан Республикасының әйдәп баручы коллективлары да, Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән этномәдәни коллективлар да катнаша.

Ассамблея Советы составына эшчәнлекләре этномәдәни һәм этносоциаль проблемалар белән бәйле булган төрле ведомство җитәкчеләре кертелә. Нәтиҗәдә Ассамблея Советы әгъзаларының саны утыз алтыдан илле икегә кадәр җитә: милли иҗтимагый берләшмәләрдән 34 вәкил (җитәкче яки урынбасар. “Бер халыктан – бер тавыш” принцибы белән халыклар саны буенча), Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләреннән 6 җитәкче, гамәлгә куючылар арсыннан 12 физик зат.

Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге хәзер, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорскида да ике филиал һәм дүрт вәкиллек булдырып, республиканың этномәдәни хәрәкәтен тулысынча үз карамагына ала. Ассамблея составына Яр Чаллыдан - 16, Түбән Камадан – 6, Әлмәттән – 3, Бөгелмәдән – 2, Алабугадан – 2 һәм Лениногорскидан 1 милли-иҗтимагый оешма керә. Ассамблеянең республика берләшмәләре составында шулай ук Балтач, Баулы һәм Тәтеш районнары оешмалары да бар.

Шулай итеп, Ассамблея составына Татарстан Республикасындагы 10 муниципаль берәмлекнең милли иҗтимагый оешмалары кергән. Ассамблея каршында: Казанда һәм Яр Чаллыда Дуслык йортлары, иммигрантларга мәшгульлек һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча Республика агентлыгы, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Татарстан Республикасында Немец йорты һәм Еврей йорты эшләп тора.

«Актуальное национально-культурное обозрение» журналы «Наш дом — Татарстан» журналы дип үзгәртелә һәм югары профессиональ дәрәҗәдә квартал саен чыгарыла. Ассамблеянең www.an-tat.ru сайты 2002 елдан башлап даими алып барыла һәм анда Ассамблея турында да, аерым җәмгыятьләр, үткәрелә торган чаралар турында да киң мәгълүмат бирелә. Сайтка “Наш дом – Татарстан” журналының һәр саны һәм яңа мәгълүматлар оператив рәвештә чыгарыла. Татарстанда дини һәм дәүләт структураларының милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм ныгытуга юнәлтелгән уникаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган. Корылтай алдыннан Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәгенең Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтындагы Этносоциологик тикшеренүләр үзәге белән берлектә үткәргән социологик тикшеренүләре күрсәткәнчә, татарстанлыларның 95 проценты диярлек республикадагы милләтара мөнәсәбәтләрне “яхшы, күршеләрчә тату һәм тыныч” дип бәяли.

Республикада 2004-2013 елларга дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Программа кабул ителә. 2002 елда Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 115 халык вәкиле яши. 52,9 % ын – татарлар, 39,5 % ын руслар тәшкил итә. Башка халыкларның гомуми саны – 300 меңгә якын кеше.  Шул исәптән, 127 меңе – чуваш, 24 меңнән артыгы – удмурт, 24 меңгә якыны – мордва, 19 меңгә якыны – мари, 15 меңе – башкортлар. Элек-электән республикада украиннар, белоруслар, еврейлар, немецлар да яши. Республикада берничә йөз кешедән генә торган этник төркемнәр дә бар. Алар – осетиннар (364), аварлар (251), даргиннар (232), калмыклар (167), кумыклар (147), айсурлар (146) һ.б. бик күпләр. Моннан тыш, соңгы елларда – нигездә миграция исәбенә – яңа диаспора вәкиллекләре үсә бара. 4 тапкырдан артыгракка таҗик диаспорасы (хәзер Татарстанда 4 меңгә якын таҗик яши), 3 тапкырга – әрмән диаспорасы (6 меңгә якын кеше), 2 тапкыр азәрбәйҗан җәмгыяте (10 меңгә якын кеше) үсте. Татарстанның күпмилләтле палитрасына республикада чагыштырмача күптән түгел барлыкка килгән вьетнам һәм төрек диаспоралары колорит өсти.

Ассамблеянең көч структуралары белән хезмәттәшлеге шактый нәтиҗәле булып тора. Килеп чыга торган проблемаларыны хәл итү өчен Ассамблея төрле дәрәҗәдәге хакимиятлргә мөрәҗәгать итә ала. Ассамблея, республиканың Эчке эшләр министрлыгы  һәм Федераль Миграция хезмәте идарәсе арасындагы Килешү кысаларында Татарстанда якын һәм ерак чит илләрдән килгән гражданнарны теркәү һәм аларның монда яшәү мәсьәләләре хәл ителә. Бүгенге көнгә Татарстан халыклары Ассамблеясе составына 34 милләтне сыйдырган 67 милли иҗтимагый берләшмә керә. Алардан 27 оешма республика, 40 ы – җирле (шәһәр яки район) статуска ия. Җирле статустагы 40 оешманың 13 е мөстәкыйль санала һәм Ассамблея составына турыдан-туры, ә 27 оешма – республика берләшмәләре составында керә.

67 берләшмәнең 43 е – милли-мәдәни автономияләр, 24 е – иҗтимагый оешмаларның башка формаларында (җәмгыятьләр, иҗтимагый оешмалар, общиналар, җәмәгать үзәкләре һ.б.) яши.

Үз мәдәниятләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре белән Чуваш милли-мәдәни автономиясе актив шөгыльләнә. Инде 10 елдан артык республикада чувашларның борынгы “Уяв”, “Учук” бәйрәмнәре, “Чуваш сандугачы” фестивале үткәрелә, “Сувар” газетасы чыгарыла.

Соңгы вакытта үзбәк, керәшен һәм башка күп диаспоралар үз эшләрен активлаштырды.

Казанның мәдәни тормышында немец җәмгыяте вәкилләре сизелерлек роль уйный. Татарстандагы Немец йорты – бу Германия белән күпсанлы мәдәни элемтәләр, даими күргәзмәләр, 40 тан артык немец теле курслары.

Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Төрки халыкларның “Нәүруз” фестивальләре традициягә керде, күп халыкларның – татар (Сабантуй), рус (Каравон), мари (Семык),  удмурт (Гырон Быдтон), мордва (Балтай), керәшен (Питрау), украин (Иван Купала) халыкларының күп гасырлык тарихка ия бәйрәмнәре яңадан туды.

Үткәрелә торган чараларның киң диапазоны, билгеле инде, кешеләрнең үз халкына хас рухи кыйммәтләр белән кызыксынуын уята. Татарстанда меңнән артык фольклор коллективы (татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва һ.б.), 2 меңгә якын халык театр студияләре эшли.

Тәрбия процессы туган телләрендә алып барыла торган балалар бакчалары системасы формалашу республиканың зур казанышына әверелде. Моннан тыш, гадәти бакчаларда да мондый төркемнәр ачылды.

Хәзер Татарстанда 2 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирүче учреждениесе эшли, алардан 889 ында – татар телендә, 53 ендә – чуваш телендә, 15 ендә удмурт телендә тәрбия бирелә, 10 мари телле төркем эшли.

Татарстанда 1,5 мең мәктәптә укыту татар телендә, 148 ендә – чуваш телендә, 45 ендә – удмурт телендә, 22 сендә – мари телендә, 5 ендә – мордва телендә, 34 ендә рус этномәдәни компоненты белән алып барыла.

Төрле халык вәкилләре туган телләрен 34 якшәмбе мәктәбендә өйрәнә. Еврей һәм керәшен этномәдәни компонентлы мәктәпләр үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Һәр халык өчен үзенең мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре һәрвакыт мөһим урында тора. Татарстанда милли бәйрәмнәрне һәм йолаларны торгызу, традицион һөнәрләрне үстерү өчен күп нәрсәләр эшләнә.

Милли китапханәләр зур популярлыкка ия. Руслар һәм татарларныкы белән беррәттән, республикада 238 - чуваш,  11 - мари,  71 – удмурт, 54 – башкорт, 50 мордва китапханәсе бар.

Этносларның традицияләрен һәм гамәли иҗатын пропагандалау белән йөзгә якын музей шөгыльләнә. Республикада традицион халык һөнәрчелеген үстерү өчен зур потенциал тупланган. Сәнгать һөнәрчелеген үстерү үзәге, Һөнәрләр палатасы, Халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы төзелгән. Декоратив-гамәли сәнгать предприятиеләре һәм осталары турында мәгълүмат банкы булдырылган.

Республикадагы толерантлык һәм политмәдәният атмосферасы массакүләм мәдәният чаралары эшенә аерым таләпләр куя. Татарстан Республикасында яшәгән халыкларның телләрендә дә теле- һәм радио тапшыруларны даими итәргә кирәк.

Милли сәясәт хәзер мәдәният, тел программаларына ярдәм итү чаралары комплексы яки халыкларның үзенчәлекләре белән генә чикләнә алмый. Сүзне территориядә яшәгән этносларның консолидациясе турында алып барырга кирәк.

Соңгы яңарту: 20 июнь 2019, 11:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования