ӘСӘДУЛЛИН Альберт Нурулла улы

ӘСӘДУ`ЛЛИН Альберт Нурулла улы (1.9.1948, Казан), җырчы (тенор), РСФСРның атказ. (1988), ТРның халык артисты (1998). Казан сәнгать уч-щесен (1968) һәм И.Е.Репин исем. Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура ин-тының архит-ра ф-тын (1974) тәмамлый. Шул ук елда «Поющие гитары» вокаль-инструменталь ансамбле солисты була. 1975 елда А.Журбинның (Ю.Дмитрин либр.) «Орфей һәм Эвридика» исемле беренче совет рок-операсында төп партияне, Р.Гринблатның «Фламанд легендасы» («Фламандская легенда», Ю.Ким либр.), А.Васильевның «Ярыш» («Гонки», Ю.Дмитрин либр.) рок-операларында төп партияләрне беренче булып башкара. Ә. репертуарында милли традицияләрне заманча популяр көйләр стиле б-н бәйләүче тарихи сюжетка корылган татар җырлары бар. Казанда Р.Кәлимуллинның «Ерактагы кәккүк авазы» (И.Юзеев либр., 1989) рок-операсында, «Мәһди» муз. тамашасында (М.Шәмсетдинова либр. һәм музыкасы, 1989) төп партияләрне башкара. Ә. катнашында Мәскәүнең «Мелодия» фирмасы «Җыр белән гомер итик» («С песней по жизни», 1978), «Орфей һәм Эвридика» («Орфей и Эвридика», 1980), «Мин кайтырмын» («Я вернусь», 1981), «Җырлый Альберт Әсәдуллин» («Поёт Альберт Асадуллин», 1989), «Чагылыш» («Отражение», 1989), «Мәһди» («Магди», 1989) һ.б. дисклар чыгара. Аерым концерт программалары б-н чыгышлар ясый. Россия һәм чит илләрдә (Польша, Финляндия, Германия, Һиндстан һ.б.) гастрольләрдә була. Сочи шәһәрендә совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия (1 нче бүләк, 1978), Ленинград шәһәрендә эстрада артистларының бөтенсоюз (1 нче урын, 1979) конкурслары, Болгариядә уздырылган «Алтын Орфей» халыкара конкурсы (1 нче бүләк, 1979) лауреаты.

Ф.Ш.Салитова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования