АРСЛАНОВ Айрат Гәрәй улы

АРСЛА`НОВ Айрат Гәрәй улы (10.4.1928, Башкортстан Респ-касының Бүздәк р-ны Ахун а.), драма актёры, артист, эстрада режиссёры, нәфис сүз остасы, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты (1979, 1987). Татар театр техникумын (1949) һәм Дәүләт театр сәнгате ин-тын (ГИТИС, 1967) тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор булып эшли. 1956-61 елларда Татар акад. театрында тамашачының күңелен яулаган рольләр иҗат итә: Булат («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин, 1956), Мирвәли («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1956), Алиш («Муса Җәлил», Н.Исәнбәт, 1957), Мөхәммәтша («Кыз урлау», М.Кәрим, 1958), Басыйр («Тормыш җыры», М.Әмир, 1958), Доминик («Рабурден токымы», Э.Золя, 1959), Таһир («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш, 1959). 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актёр һәм диктор, 1965 тән Татарстан филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссёры. Күп еллар дәвамында Мәскәү, Ленинград һ.б. шәһәрләрнең концерт мәйданнарында татар әдәбияты әсәрләрен пропагандалый, чит илләрдә гастрольләрдә була (Польша, Венгрия, Чехословакия, Германия, Финляндия). Татар язучыларының А. тарафыннан башкарылган әсәрләре Бөтенсоюз «Мелодия» грамзапись фирмасында граммофон тасмасына язылган. А.ның «Шагыйрьнең тормышы» (Г.Тукай турында), «Россиядә яшәүчеләр» (Х.Туфан әсәрләре буенча), «Герой-шагыйрь» (М.Җәлил әсәрләре буенча), «Бөек Җиңүгә 50 ел», «Татарстан - туган җирем», «Милли кайгы» (Г.Исхакый һәм Г.Тукай әсәрләре буенча) исемле программалары, С.Хәким, Х.Туфан, хәзерге заман татар язучылары әсәрләре буенча эшләнгән әдәби композицияләре милли сәнгатьтә зур вакыйга булып кабул ителә. Ш.у. рус классик һ.б. милләт шагыйрьләре әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укый. Артистның башкару стиле интонациянең күптөрлелеге, мелодик тәэсирлелек, гражданлык пафосы, ихлас лиризм һәм нечкә юмор б-н аерылып тора. Бөтенроссия нәфис сүз осталары (1970), А.С.Пушкинның 175 еллыгына багышланган сүз осталары (1974) конкурслары, ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге (1969) лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены б-н бүләкләнә.

Әд.: Сүз тәме. К., 1998; Народные артисты. К.,1980.

И.И.Илялова.

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования