Әлифба музее

Әлифба гомере өчен 50 ел вакыт күпме? Тарихтан күргәнебезчә, замана җиле, сәясәт белән бәйле әлифбалар егерме, утыз ел саен үзгәреп торган.

Ә менә 1965 елда гамәлгә кергән әлеге әлифба 50 елдан артык яшәде. Сәләй Гата улы Вәгыйзов белән Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитова эшләгән әлифбаны күздә тотам. Мөгаллимнәрнең язмышы турында ишеткәч: «Шәп әйберләр зур фаҗигаләрдән соң гына туа, ахры», – дип уйлап куйдым… Иң сөендергәне шул: гомер буе Арча педагогия училищесында белем биргән ирле-хатынлы укытучыларның истәлеге, якты эзе югалмаган. Арчадагы Әлифба музее турында әйтүем.

1-16

1-17

АЛТМЫШ БИШ ТЕЛДӘ…

Әл и ф б а м у з е е Ро сс и я д ә бер генә. Алай гына да түгел, му­зей хезмәткәрләре аны дөнья­да бер генә, диделәр. Шуңа күрә дә аларга Норвегия,Финляндия, Германия, Франция, Италия, АКШ, Кытай һәм башка илләрдән экскур­сиягә киләләр. Кунаклар, беренче эш итеп, туган телләрендәге әлиф­баны эзли башлый. Әгәр тапсалар, сабый бала кебек сөенәләр икән.

– Әйе, музейның даны ераклар­га таралган, – диде Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев. – Безгә дип махсус атап килүчеләр дә бар. Узган ел булган бер хәлне сөйлим әле. Ингушетиянең мәгариф ми­нистры килгән иде. «Сезнең хакта интернеттан укып белдем. Музейда ингуш телендәге әлифба бармы?» – диде. Киштәләргә тезелгән әлифба­лар арасыннан ингушныкын алып бирдем. И, сөенде инде министр!

«Бу бит мин укыган әлифба», – диде. Безнең белән туганнарча саубул­лашты.

Музейда бүген барлыгы 65 телдәге әлифба бар. Башта шуны әйтим: нәкъ егерме ел элек оешкан бу му­зейны болай дан казаныр дип уйла­маганнар. Ниятнең һәм эшнең башы татар әлифбасы авторлары – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага барып тоташа. Мөгаллимнәр, эштән киткәндә, Арча педагогия көллия­тенә үзләре «тудырган» әлифбаны, башка кадерле ядкарьләрне бүләк итә. Шул вакытта көллият коллек­тивы, үзара киңәшләшкәннән соң, Әлифба музее булдырырга карар кыла.

Музей җитәкчесе Дамир Таҗиев безгә менә ниләр сөйләде:

– Карар кабул ителгәч, көллият укытучылары төрле телләрдә­ге әлифбаларны эзләү хәстәренә керешә. Тарих укытучысы Хөсәен Хәйруллин автоном республика­ларга хатлар яза. «Әлифба музее ясыйбыз. Зинһар, шушы адреска үзегезнең телдә басылып чыккан әлифбаны салыгыз әле», – ди. Һәм, бүләк итеп, татар телендәге үзебез­нең әлифбаны да юллый. Хатлар үзенекен эшли: бер‑бер артлы әс­баплар килә башлый. Шул рәвеш­ле төрле төбәкләрдән егермеләп әлифба җыела.

Егерме ел элек башлаган эш бүген дә дәвам итә. Укытучылар, берәр чит җиргә барса, әлифба эзли баш­лый. Бигрәк тә Габдулла Тукай исе­мендәге Арча педагогия көллияте директоры Мусина Лилия Надыйр кызы бу эш белән яна икән. Кая гына барса да, берәр әлифба алып кай­тырга тырыша ул.

Музейга елына күпме кеше килә дигәндә, мең ярымнар тирәсе, икән. Чит ил, Россия төбәкләреннән, якын‑тирә районнардан, авыл­лардан да киләләр. Арчаны әйткән дә юк инде.

– Безнең музей – Әлифбалар та­рихы гына түгел ул, ә ата-бабалары­бызның ничек итеп гыйлем үрлә­рен яулаулары турында да, – диде Дамир Таҗиев. – Менә, карагыз, 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзегән татар телендәге беренче әлифба. Ә менә монысы – Мәскәүдә 1634 елда басылган Василий Бурцовның бе­ренче рус әлифбасы. Әлбәттә, болар күчермәләр генә. Ләкин бу бит – та­рих. Монда төрле милләтләрнең тарихына сәяхәт кылып кайтырга була. Мәгълүм булганча, шәкертләр элегрәк укырга кайда яхшы мө­галлим бар, шунда юнәлгәннәр. Мисал өчен, күренекле дин белгече Габделнасыйр Курсави (1776–1812), Бохарада белем алып кайтканнан соң, туган авылы Курсада (Арча районы) мәдрәсә оештыра. Би­регә бөтен тирә‑яктан укырга килә башлыйлар. Шулай ук ул чор­да Ташкичү авылында да көчле мәдрәсә эшли. Андый гыйлемле мөгаллимнәр башка төбәкләрдә дә була. Безнең музейда шул чорга караган шактый дәреслек, алар­ның күчермәләре бар. Боларның барысы турында да кунакларга бәйнә‑бәйнә сөйлибез.

1-3

– Безнең музей – Әлифбалар тарихы гына түгел ул, ә ата-бабаларыбызның ничек итеп гыйлем үрләрен яулаулары турында да, – диде Дамир Таҗиев.

1-4

Илзидә Саттарова музей экспонатлары белән таныштыра.

 

 

 

«СИН МИННӘН ВАЗ КИЧ…»

Әлифба музеена җан өргән шә­хесләр, арчалыларның хөрмәтле мө­галлимнәре – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага аерым туктал­мый мөмкин түгел. Бу исемнәр Арча педагогия көллияте студентларына гына түгел, ә бөтен татар дөньясына таныш. Әйе, ничә буын аларның «Әлифба»сы буенча укырга, язарга өйрәнде бит.

Баксаң, аларның язмышлары бик тә гыйбрәтле, хәтта ки фаҗи­гале булган икән. Мөгаллимнәрнең икесе дә Арча кешеләре түгел. Сәләй Вәгыйзов Самара губернасы Ка­мышлы районы Байтуган авылында туып-үсә. Әтисе үлгәндә аңа биш ай гына була. Әнисе, сабыен күтә­реп, кайнанасы яныннан китәргә җыенганда, әби кеше кырт кисә: «Шәригать буенча бала ир ягында үсәргә тиеш». Әби кулына калган Сәләй бу йортта озак яшәми. Әбисе, сәламәтлеге начараю сәбәпле, оныгын баласыз авылдашларына тәрбиягә бирә. Шул көннән баш­лап Сөләйман Хәлиуллин атлы малай Сәләй Вәгыйзовка әйләнә. Булачак мөгаллим унҗиде яшькәчә тәрбиядә була. Рәмзия Вәлитова исә Башкортостанның Стәрлетамак балалар йортында үсә. Ике ятим Казан педагогия институтында очраша. Шактый вакыт дуслашып йөргәннән соң, институтның соңгы курсында өйләнешәләр.

1-14

1-13

1-12

1937 елда яшь белгечләрне юлла­ма белән Арча педагогия училище­сына эшкә җибәрәләр. Ир белән ха­тынга зур булмаган торак бирәләр. Һәм шунда бер‑бер артлы ике ба­лалары – Камил белән Римма туа. Ә аннан соң сугыш башлана. Ме­дицина тикшеренүе уздырмый­ча да 1942 елда Сәләй Вәгыйзов­ны сугышка алалар. Ә аның күзе бик начар күрә торган була. (Гомер буе калын пыялалы күзлек киеп йөри). Мылтыктан ата алмаганлы­гын аңлап, солдатка снаряд ташып торуны йөклиләр. Озак та үтми, Харьков янында отрядлары чол­ганышта кала, солдатлар барысы бергә әсирлеккә төшәләр. Сугыш бетеп, әсирлектән котылгач та, ту­ган ягына кайтырга насыйп булмый аңа. Хыянәтче, дип, ун елга төрмәгә утырталар. Хатыны, ике баласын ияртеп, Печора елгасы тирәсендәге лагерьга ике ел рәттән бара. Шун­нан кайткач, «хыянәтче ире янына йөрүче» хатынны эшеннән алалар, фатирдан куып чыгаралар. Ике ба­ласы белән вакытлыча танышлары­на сыенган анага иреннән хат килеп төшә: «Рәмзия, баш тарт миннән. Хыянәтче иремнән ваз кичәм, дип, рәсми хат яз. Фамилияңне алыш­тыр. Шунсыз сиңа көн күрсәтмәячәкләр. Балалар турында уйла… Ә мин монда ничек тә түзәрмен, борчылма…» Рәмзия Вәлитова шулай эшли дә. Аны кире эшенә кайтаралар, тораклы итәләр.

Сәләй солдат, лагерь срогын туты­рып, гаиләсе янына Арчага кайта. Аны элеккеге эшенә алмыйлар, район җитәкчеләре сүздән курка. Вак‑төяк эшләрдә йөри. Аннан уку­чысы – районда җитәкче урында эшләүче Равил Галиәхмәтов Сәләй Вәгыйзовны Арчаның Мөндеш авы­лы мәктәбенә урнаштыра. Ә биш елдан соң, ул инде хатыны белән бергә Арча педагогия училище­сында эшли башлый. Шул елларда Татарстан Мәгариф министрлыгы «Әлифба» китабына конкурс игъ­лан итә. Сәләй Вәгыйзов белән тормыш иптәше бергәләп кулъяз­ма китап эшли. Аны Казанга алып барып, комиссиягә көч‑хәл белән тапшыралар. (Кулъязманы баш­та алмыйлар, янәсе, «Әлифба»ны галимнәр эшләргә тиеш. Ә алар кем?! Гап‑гади авыл укытучыла­ры). Дистәләгән эшләр арасыннан нәкъ менә Арча педагогия учили­щесы мөгаллимнәренеке җиңә! Укытучыларның кулъязмалары 1965 елда басылып чыгып, бөтен татар мәктәпләренә таратыла. Соң­рак Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитова тагын 43 төрле дәреслек һәм методик әсбап эшли.

1-11

1-9

Күпме авырлыклар күреп тә, бер-берсенә һәм эшенә тугры калган ир белән хатын турында арча­лылар бүген дә сокланып сөйли. Мәхәббәтләре кебек үк, гомерлә­ре дә озын була: Рәмзия Вәлито­ва – 88 яшендә, Сәләй Вәгыйзов 96 яшендә дөнья куя.

…Әлифба музееның өч залы бар. Аның иң зуры – Сәләй Вәгыйзов белән Рәмзия Вәлитовага багыш­ланган. Һәр килгән кеше бу ике мөгаллимнең фаҗигале язмышын күз яше белән тыңлый икән. Кемдер аларны «татар әлифбасының әтисе белән әнисе» дип атаган. Мин дә килешәм. Арча якларына барып чыксагыз, һичшиксез, музейга ке­реп чыгыгыз. Беренчедән, яңадан балачакка кайткан кебек булырсыз. Икенчедән, фаҗигаләр аша килеп ирешкән бу тарихны без белергә һәм күңелдә сакларга тиеш…

1-9

1-8

1-7

1-6

КАЙБЕР ФАКТЛАР:

Беренче славян әлифбасы Львов шәһәрендә басыла. Авторы – Иван Федоров. Унбишәр юллы кырык биттән торган әлеге беренче әсбапның бердәнбер данәсе Гарвард университетында саклана. (Аерым сәбәпләр аркасында Федоровның әлифбасы Россиядә популярлык казанмаган).

Бик күп гасырлар буенча татар гаиләләрендә Коръән төп китап саналган.

Беренче татар әлифбасын 1778 елда Сәгыйть Хәлфин төзи. Нәкъ шушы чорда 1 нче Казан ирләр гимназиясендә татар телен өйрәтү сыйныфлары ачыла. Хәлфиннең әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә басыла һәм берничә дистә ел татар телендә укырга-язарга өйрәнү өчен бердәнбер укыту әсбабы була.

XX гасыр башын татар милләте өчен алгарышлы дәвер дип атап була. Күп кенә урыннарда кыска вакыт эчендә укытучылар әзерләү курслары эшли башлый. Биредә ирләр дә, хатын-кызлар да укый. Яңа дәреслекләр бастыруга зур игътибар бирелә. «Әлифба»да рус букварьларыннан алынган рәсемнәр күренә башлый. Дөрес, татар дәреслекләрендә сурәтләрнең урынсызлыгы турында каты бәхәсләр дәвам итә. Тик алдынгы карашлы авторлар текстларын барыбер рәсемнәр белән тулыландыра.

1919 елның 26 декабреннән 8 яшьтән 50 яшькә кадәр укый‑яза белмәгән барлык кешеләрнең үз теләкләре буенча йә татар телендә, йә рус телендә белем алырга хокуклы булулары турында декрет чыгарыла.

1928 елда латин графикасы – Яңалиф кертелә. Яңалифтә 33 хәреф була. Ул 1938 елга кадәр кулланылышта була. Аннан кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы керә.

Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев тарихка өч графикада татар әлифбасын эшләгән гаҗәеп шәхес буларак кереп кала. Башта – гарәп, латин графикасында, соңрак кириллицага нигезләнгән татар әлифбасы төзи.

1-5

Автор: Руфия Фазылова

Фото: Лилиана Вәлитова

"Татарстан" журналы, 2019.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 3 декабрь 2019, 10:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования