АРБУЗОВ Александр Ерминингельдович

АРБУ`ЗОВ Александр Ерминингельдович (30.8.1877, Казан губ., Спас өязе Арбузов-Баран а. - 21.1.1968, Казан), химик-органик, химик-фосфорорганиклар фәнни мәктәбенә нигез салучы, СССР ФАнең хакыйкый әгъзасы (1942, 1932 дән мөхбир әгъза), РСФСР һәм ТАССРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1935, 1940), Соц. Хезмәт Герое (1957). А.М.Зайцев шәкерте. 1900 елда Казан ун-тын тәмамлаганнан соң, Ново-Александрия авыл хуҗалыгы һәм урманчылык ин-тында эшли, проф. (1906). 1911 елдан Казан ун-тында, органик химия каф. мөдире, 1922-1926 да физ.-мат. ф-ты деканы, 1930-63 елларда Казан хим.-технол. ин-тында органик хим. каф. мөдире. Бер үк вакытта 1929-1960 елларда Казан ун-ты каршындагы Фәнни-тикшеренү химия ин-ты директоры; 1945-1963 тә СССР ФАнең Казан филиалы президиумы рәисе һәм 1945-1965 елларда СССР ФА Казан филиалы Хим. ин-ты директоры. 1965 тән Органик һәм физик химия ин-тында элементорганик кушылмалар бүлеге мөдире. А. фосфорорганик кушылмаларны өйрәнгәндә, А.М.Бутлеровның химик төзелеш теориясен үстереп, Казан хим. мәктәбе традицияләрен дәвам итә. «Фосфорит кислотасы һәм аның чыгарылмаларының төзелеше» («О строении фосфористой кислоты и её производных») дигән магистрлык диссертациясендә (1905) бу кислотаның төзелешен ачыклап бирә һәм аның чиста эфирларын таба, фосфорит кислотасы урта эфирларының каталитик изомерлашуын ача (к. Арбузов реакциясе). Бу фосфорлы кушылмаларны синтезлауның универсаль ысулы булып тора. Шушы хезмәт фосфорорганик кушылмаларның кайбер бүлекләрен системалы өйрәнүгә нигез сала (Н.Н.Зинин һәм А.А.Воскресенский исем. Рус. физ.-хим. җәмгыяте бүләге, 1906). «Фосфорның кайбер кушылмалары әверелешләре өлкәсендә катализ күренеше» («О явлениях катализа в области превращений некоторых соединений фосфора») дигән докторлык диссертациясендә (1915) А. үзенең реакциясен фенилфосфинит һ.б. кислота эфирларына карата куллана һәм ш.у. изомерлашу каталитик процессын тизләтүче көчләр б-н гадәти хим. реакцияләр тизлегенә тәэсир итүче көчләрнең бердәмлеген күрсәтә. А. фаразлары гомоген катализның хәзерге заман теориясе тарафыннан дәлилләнә. Кулланылыш чикләрен киңәйтеп һәм реакция механизмын өйрәнеп, А. фосфорорганик кушылмаларның яңа классларын - фосфонкарбонат кислоталарын һәм аларның эфирларын ача һәм тикшерә, шуның б-н үзе ачкан реакциянең универсальлеген һәм кулланылыш мөмкинлекләрен күрсәтә. Беренче бөтендөнья сугышы елларында А. Россия хәрби сәнәгать ком-тының химия секциясе кушуы буенча Казанда бертуган Крестовниковлар з-дында салицил препаратларын (салицил кислотасы, натр салицилаты, аспирин һ.б.) чыгаруны оештыра. А. эшләренең бер төркеме фосфит кислотасы диалкил эфирларының таутомериясенә һәм аларның металлы ясалмалары реакцияләренә багышлана. Бу кушылмаларны тикшереп (Б.А.Арбузов б-н берлектә), триарилбромметаннан триарилметил рәте ирекле радикаллары барлыкка килү реакциясен ача (1929). Эталон радикалга әйләнгән дивинилпикрилгидразилны таба һәм тикшерә, соңыннан А. тарафыннан ирекле радикаллар химиясе буенча хезмәтләр ЭПР ысулын кулланып үткәрелә. Ылыслы агачлардан сумала бүленеп чыгуны өйрәнеп, А. бу үсемлекләрнең сумала юлларында көчле басым (2-3 атм.) күренешен таба. Сагыз бүленеп чыгуның кайбер закончалыкларын билгеләп (Б.А.Арбузов б-н берлектә), сагызны очучан компонентларын югалтмыйча җыю ысулын эшли. Субфосфат, пирофосфат, пирофосфит һәм фосфит кислоталарының ясалмаларын ача һәм тикшерә. Үзе ачкан күп кенә кушылмаларның физиологик активлыгын ачыклый. Глаукомага каршы (А.И.Разумов б-н берлектә) мед. практикасына кертелгән нәтиҗәле чаралар, үсемлекләрне саклау өчен инсектицид препаратлар уйлап таба. Бөек Ватан сугышы елларында А. эшчәнлеге илне саклауга юнәлтелә. Эвакуацияләнгән СССР ФА ин-тларын Казанга урнаштырганда аның оештыру таланты аеруча ачыла. Сугыштан соңгы елларда химия тарихы буенча хезмәтләрен бастыра башлый; аның бу өлкәдә төп хезмәте - «Россиядә органик химия үсешеннән кыскача очерклар» («Краткий очерк развития органической химии в России» (1948) монографиясе. Аның тарафыннан Россия химия фәне һәм Казан химия мәктәбе тарихы буенча 70 ләп хезмәт языла. Сугыштан соңгы елларда Э.Фишерның аномаль реакциясе барышын фенилгидразоннар һәм аларга якын кушылмалар катнашында өйрәнә (Ю.П.Китаев б-н берлектә). Б.А.Арбузов, Г.Х.Камай, А.Н.Пудовик, А.И.Разумов, В.В.Евлампиев, В.С.Абрамов, П.И.Алимов кебек галимнәрнең яңа буынын тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Казан ун-ты каршында А.М.Бутлеров исем. Химия фәнни-тикшеренү ин-тын оештыра (1929). Д.И.Менделеев исем. Бөтенсоюз химия җәмгыятенең Татарстан респ-ка бүлекчәсен оештыручыларның берсе һәм рәисе (1934-1954), СССР ФАнең Казан ф-лын оештыру комитеты рәисе (1945). Күпкырлы талант иясе А. виртуозларча скрипкада уйный, соклангыч пейзажлар яза, пыяладан лаб. приборлары эшли. Казан урамнарының берсе, РФА КГҮнең Органик һәм физ.химия ин-ты аның исемен йөртә; 1977 елда ин-т фасады каршына галимнең бюсты куела. 1971 дә Казанда А. музей-йорты ачыла. 1997 дә Халыкара Арбузов бүләге булдырыла. 1946-1966 елларда СССР ЮС депутаты. СССР Дәүләт бүләге (1943, 1947) лауреаты. 2 нче, 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары, алты Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Избранные труды. М., 1952; Казанская школа химиков. К., 1971; Избранные работы по истории химии. М., 1975; Избранные труды по химии фосфорорганических соединений. М., 1976.

Әд.: Камай Г.Х. Академик А.Е.Арбузов. К., 1952; Академик А.Е.Арбузов - каким он был: Сб. воспоминаний. К., 1975; Гречкин Н.П., Кузнецов В.И. Александр Ерминингельдович Арбузов. М., 1977; Александр Ерминингельдович Арбузов: Очерки. Воспоминания. Материалы. М., 1989.

В.Г.Абзалова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования