ӘМИР Мирсәй Мәсәлим улы

ӘМИ`Р (Әмиров) Мирсәй (Мирсәяф) Мәсәлим улы (6.1.1907, хәзерге Башкортстан Респ-касы, Мәләвез р-ны Җиргән а. - 1.6.1980, Казан), прозаик, драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1945). М.Горький исем. Әдәбият ин-тында укый (1939-41, Мәскәү). 1928-29 елларда «Кызыл яшьләр» г-тасында һәм «Авыл яшьләре» ж-лында җаваплы сәркәтип. 1931-32 дә ТатЛОКАФ идарәсе сәркәтибе, 1933-35 тә - «Чаян» ж-лы сәркәтибе. 1936-37 дә Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлеге мөхәррире. 1937-39 да нахакка гаепләнә. 1941-44 тә ТАССР ХКС каршындагы Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире. 1943 тә - «Ватан өчен» фронт г-тасында әдәби хезмәткәр һәм хәрби хәбәрче. 1926 да авыл яшьләренең язмышы турындагы «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе «Авыл яшьләре» ж-лында басыла. Авылдагы социаль каршылыклар тасвирланган «Безнең авыл кешесе» (1933) повесте һәм күмәкләштерү алдыннан яшьләрнең авылда рухи яңарыш өчен көрәше турындагы «Агыйдел» лирик-романтик повесте (1936; рус теленә тәрҗемәсе «Агидель», М., 1948) Ә. иҗатында яңа этапның башлангычын билгели. 1940 елларда Ә. Бөек Ватан сугышы вакытында совет кешеләренең батырлыгын сурәтләгән очерклар һәм хикәяләр, «Исеңдәме?..» (1942) җыентыгын, «Партизан Иван» (1942) пьесасын бастыра. «Миңлекамал» (1944; шул ук елда куела) һәм «Тормыш җыры» (1946; 1947 дә куела) драмаларында кырыс елларның авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән һәм барлык кыенлыкларны җиңеп чыккан татар хатын-кызларының реалистик образларын тудыра. «Җыр дәвам итә» (1947; 1948 дә куела), «Наилә» (1947; шул ук елда куела) пьесалары сугыштан соңгы авыл проблемаларына багышлана. «Гөлшаян» комедиясендә (1958; шул ук елда куела) үз мәхәббәте өчен көрәшүче хатын-кыз образы бирелә. Бөек Ватан сугышы елларында Казан галимнәре тормышын сурәтләгән «Профессор Саматов» пьесасы (1949), гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Минем хатын» комедиясе (1955; шул ук елда куела), гражданнар сугышы елларында авылдагы кискен каршылыклар турындагы «Хөррият» героик драмасы (1960, шул ук елда куела) б-н Ә. татар сәхнә әдәбияты үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Аның пьесалары Татар һәм Башкорт акад. театрлары сәхнәләрендә уңыш б-н бара. Ә.нең күпсанлы хикәяләре - «Кысыр хәсрәт» (1954) җыентыгы, ш.у. «Пар күгәрчен» (1929), «Хикмәтуллинның манёврда күргәннәре» (1931), «Балыкчы ялганнары» (1971; рус теленә тәрҗемәсе «Рыбацкие байки», 1973) повестьлары, фельетоннары юмор б-н сугарылган. Җиңел, йөгерек телдә язылган кечкенә хикәяләре («Батыр» җыентыгы, 1968 һ.б.) Ә.не талантлы балалар язучысы итеп таныта. Ә.нең сугыштан соңгы еллардагы иҗат казанышлары «Ялантау кешеләре» (1954), аның дәвамы булган «Саф күңел» (1959) романнарында чагыла. Соңыннан «Саф күңел» (1964) исеме б-н басылып чыккан бу дилогия сугыш чоры чынбарлыгының киң панорамасын күз алдына китереп бастыра, совет кешеләренә хас ихтыярлылык, фронтта да, тылда да фидакарьлек күрсәтү калку итеп тасвирлана. «Җан көеге» (1969) повестенда Ә. дезертирның рухи ярлылыгын, мөртәтлеген, куркаклыгын фаш итә. «Үзебез турында» (1971) дип аталган китабында аның әдәбият, сәнгать турындагы мәкаләләре, сайланма чыгышлары, иҗат портретлары, пародияләре тупланган. Ә.нең «Без бәләкәй чакларда» (1979), «Үсә төшкәч» (1981) дип исемләнгән автобиографик повестьлары әдип тормышының 1914-1929 еллар арасын колачлый. Трилогиянең дәвамы булган «Кичә турында бүген» әсәре 2002 елда гына басылып чыга. Ә. ш.у. И.С.Тургенев, В.Г.Короленко, А.Е.Корнейчук, Б.Л.Горбатов, Г.Гулиа әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ә. иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаша. 1937, 1961-68 дә ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, 1963-71 дә РСФСР ЮС депутаты, 1963-67 дә РСФСР ЮС Президиумы рәисе урынбасары, 1967-71 дә РСФСР ЮС рәисе урынбасары. ТАССРның Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (1974; «Агыйдел» повесте буенча эшләнгән шул исемдәге пьеса өчен). Ленин, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Әсәр.: Сайланма әсәрләр: 3 томда. К., 1966-67; Әсәрләр: 3 томда. К., 1987-88; Грехи моей молодости. М., 1968; Курай. М., 1978.

Әд.: Хатипов Ф. Мирсәй Әмир. К., 1964; Мусин Ф. Мирсәй Әмир // Чор белән аваздаш. К., 1983; Миңнуллин Ф. Талантлар юлы // Балта явызлар кулында. К., 1994; Бикмухаметов Р. Чистая душа // Литературная Россия. 1967. 6 янв.; Горбунова Е. Перед лицом новой действительности. М., 1974; Мустафин Р. Образ времени. К., 1981.

Р.Х.Сверигин.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования