АЛЬТШУЛЕР Семён Александрович

АЛЬТШУ`ЛЕР Семён Александрович (24.9.1911, Витебск ш., Белоруссия - 24.1.1983, Казан), физик, Казан магнит радиоспектроскопиясе фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе, физ.-матем. фән. д-ры (1955), СССР ФАнең мөхбир әгъзасы (1976), РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1970). 1932 елда Казан ун-тын тәмамлый һәм аспирантурада калдырыла. 1933 ел башында Мәскәү физика фәнни-тикшеренү ун-тына командировкага җибәрелә, анда И.Е.Тамм җитәкчелегендә фәнни эшчәнлеген башлап җибәрә. 1934 елдан Казан ун-тында эшли, 1954 тән теоретик һәм эксперименталь физика, 1961 дән теоретик физика, 1973 тән квант электроникасы һәм радиоспектроскопия кафедралары мөдире, проф. (1956), бер үк вакытта 1957 дән проблемалы магнит радиоспектроскопиясе лаб. фәнни җитәкчесе. 1974 тән СССР ФАнең «Конденцияләнгән мохит радиоспектроскопиясе» проблемасы буенча Гыйльми совет рәисе урынбасары, 1981 дән рәисе. Төп хезмәтләре магнит радиоспектроскопиясенә карый. Нейтронның магнит моменты булуын фаразлый, бу моментның зурлыгын һәм тамгасын билгели (И.Е.Тамм б-н берлектә, 1934). Төш спинының ЭПР спектрларына тәэсир итүен ача (Б.М.Козырев һәм С.Г.Салихов б-н берлектә, 1948). Акустик парамагнетик резонанс күренешен фаразлый һәм теориясен төзи (1952), физикада яңа юнәлешне - квант акустикасын башлап җибәрә. Сферик булмаган органик сыеклык молекулаларында борылма Броун хәрәкәте һәм бу хәрәкәтнең сыеклыкларның йоту спектрына тәэсир итү мәсьәләләрен чишә (Альтшулер-Вәлиев механизмы). Ван Флек парамагнетикларының төш спиннарын адиабатик магнитсызландыруын нигезләгән үтә түбән темп-ра (0,0001 К кадәр) алу ысулын тәкъдим итә. Парамагнитик кристалларда тар фонон «тамагын» һәм фонон «бугазын» Мандельштам-Бриллюэновның яктылык таралу эффекты ярдәмендә тикшерә. «Парамагнитный резонанс» җыентыгын бастырып чыгару инициаторы һәм мөхәррире. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике мәртәбә 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр б-н бүләкләнә. Ун-тның А. лабораториясе урнашкан бинасына аның истәлегенә мемориаль такта куелган. ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2006, вафатыннан соң).

Хезм.: Магнитный момент нейтрона // Докл. АН СССР. 1934. Т. 1, № 8 (автордаш); Резонансное поглощение звука в парамагнетиках // Докл. АН СССР. 1952. Т. 85, № 6; Электронный парамагнитный резонанс. М., 1961 (автордаш).

Әд.: Семён Александрович Альтшулер. М., 1991.

Р.Г.Усманов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования