АЛЕКСЕЕВ Алексей Михайлович

АЛЕКСЕ`ЕВ Алексей Михайлович (23.5.1893, Казан - 2.5.1971, шунда ук), үсемлекләр физиологы, биол. фән. д-ры (1938), проф. (1933), ТАССР һәм РСФСРның атказ. фән эшлеклесе (1944, 1965). Казан үсемлекләр физиологиясе мәктәбен оештыручы. Казан ун-тын тәмамлаганнан соң (1917), шунда эшли, үсемлекләр физиологиясе каф. мөдире (1932 дән). Бер үк вакытта Казан а.х. ин-тында үсемлекләр физиологиясе һәм микробиология каф. мөдире, Казан пед. ин-тында ботаника каф. мөдире. 1946-54 елларда СССР ФАнең Казан ф-лы Биология ин-тында ботаника секторы җитәкчесе, 1954-60 та ин-т директоры һәм үсемлекләр физиологиясе лаб. мөдире. Хезмәтләре үсемлекләрнең су режимын өйрәнүгә карый. Корылык тәэсиренең физиологик закончалыкларын ачыклый, тигезләнешле системалар термодинамикасы нигезендә үсемлекләрнең су алмашу процессын анализлый, беренчеләрдән булып үсемлекләр физиологиясенә күзәнәк суының термодинамик халәте күрсәткечләрен кертә (парциаль химик потенциал һәм активлык). Үсемлекләрнең су режимын физик-химик яктан өйрәнеп, үсемлек күзәнәкләре цитоплазмасы структураларында һәм матдәләр алмашында мөһим ингредиент буларак суның әһәмияте турында яңа күзаллауларны тәкъдим итә һәм нигезли. Ш.у. фитопатология һәм микология мәсьәләләре б-н дә шөгыльләнә, беренче мәртәбә Татарстанның фитопатоген гөмбәләр флорасын билгели һәм тасвирлый. Ленин ордены, медальләр б-н бүләкләнә.

Хезм.: Физиологические основы влияния засухи на растения. К., 1937; Водный режим растения и влияние на него засухи. К., 1948; Влияние минерального питания на водный режим растения. М., 1957 (автордаш); Водный режим клеток растения в связи с обменом веществ и структурированностью цитоплазмы. М., 1969.

Әд.: Липшиц С.Ю. Русские ботаники. М., 1947. Т. 1; Хохлова Л.П. Жизненный и творческий путь профессора А.М.Алексеева: становление и развитие казанской школы физиологов растений - исследователей водного обмена. К., 1998.

Л.П.Хохлова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования