АКСЁНОВ Василий Павлович

АКСЁНОВ Василий Павлович (20.8.1932, Казан), язучы. Казан ун-тының шәрәфле д-ры (2007). П.В.Аксёнов һәм Е.С.Гинзбургның улы. Ата-анасы кулга алынганнан соң (1937), туганнарында яши. 1950 елда Казан мед. ин-тына укырга керә, 1954 тә Ленинград мед. ин-тына күчә. Аны тәмамлаганнан соң, табиб булып эшли. 1960 тан Мәскәүдә яши. 1960 елларда яшьләр прозасында билгеле бер урын алган «Хезмәттәшләр» («Коллеги», 1960), «Йолдызлы билет» («Звёздный билет», 1961), «Марокко әфлисуннары» («Апельсины из Марокко», 1963), «Вакыт җитте, дустым» («Пора, мой друг, пора», 1965), «Тулган мичкә» («Затоваренная бочкотара», 1968) повестьлары авторы. «Безнең алтын тимеребез» («Золотая наша железка», 1975), «Пешкән җәрәхәт» («Ожог», 1976), «Кырым утравы» («Остров Крым», 1977), «Жанрны эзләү» («Поиски жанра», 1978) повестьларында һәм романнарында 60 нчы еллар зыялыларының эзләнүләре тасвирлана. «Һәрвакыт сатуда» («Всегда в продаже», 1969), «Дүрт темперамент» («Четыре темперамента», 1978), «Челән» («Цапля», 1980) пьесалары авторы. А. иҗатының башлангыч чорындагы Көнбатыш әдәбиятына йөз тоткан беренче повестьларында модернизм элементлары күренә башлый. Аны рус модернизмы традицияләрен дәвам иттерүче дип санарга мөмкин. 1980 нән А.Джордж Мейсон ун-ты (Вашингтон) профессоры. Чит илдә дә, нигездә, рус темасын яктыртып, «Кәгазьле пейзаж» («Бумажный пейзаж», 1982), «Йөзем дип әйт» («Скажи: изюм», 1985), «Мәскәү кыйссасы» («Московская сага», 1991), «Вольтерчылар» («Вольтерьянцы и вольтерянки», 2004; Букер бүләге), «Москва Ква-Ква» (2006) романнарын яза. Тормышының Казан дәвере истәлекләре үзенең биографиясенә һәм Казандагы туганнары, дуслары тормышына таянып язылган «43 нче елның иртәнге ашлары» («Завтраки 43-го года», 1962), «Мәйданда һәм елга аръягында» («На площади и за рекой», 1967), «Ишегалдыбыз Җирәне» («Рыжий с нашего двора», 1967), ш.у. АКШта басылган «Зөя» («Свияжск», 1981), «Моңсу баланы эзләгәндә» («В поисках грустного бэби», 1985), «Йомырка сарысы» («Желток яйца», 1989), «Яңа татлы стиль» («Новый сладостный стиль», 1996) әсәрләрендә чагылыш таба. 2002 елдан Франциядә (Биарриц ш.) яши.

Әсәр.: Собр. соч.: В 5 т. М., 1995.

Әд.: Глэд Джон. Беседы в изгнании: Русское литературное зарубежье. М., 1991.

Е.С.Тимофеева.

 

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования