АКЧУРИН Ренат Сөләйман улы

АКЧУ`РИН Ренат Сөләйман улы (2.4.1946, Үзбәкстан ССР, Әндиҗан ш.), хирург, РМФА академигы (1997), Башкортстан Респ-касы ФА академигы (1997), ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы (1999). 1971 елда Мәскәүдәге 1 нче мед. ин-тын тәмамлый. 1973 елдан СССР МФА нең Хирургия фәнни үзәгендә, 1984 тән РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм мед. сәнәгатенең Россия кардиология фәнни-җитештерү комплексында йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе, 1991 дән - проф. Хезмәтләре реконструктив һәм пластик микрохирургиягә - очлыклар, коронар артерияләр хирургиясенә, йөрәкнең ишемия авыруларын һәм ритмы бозылуын хирургик дәвалауга, миокардны саклауга, лазерлы ангиопластикага, аорта һәм аның тармакларын, мультифокаль атеросклероз авыруларын хирургик дәвалауга; онкологик авырулар хирургиясендә заманча технологияләр куллануга карый. А. тарафыннан ампутацияләнгән аяк-кулларны савыктыру технологиясе эшләнә һәм БДБ илләренең дәвалау учреждениеләрендә гамәлгә кертелә. Эндартерэктомия кулланып реконструкцияләнгән артериаль сегментларда тамыр протезлары үткәрүчәнлеген, ш.у. дислипопротеидемик ярсынулар дәрәҗәсенә бәйле рәвештә, коронар шунтларны, микрохирургия техникасын файдаланып, катлаулы коронар аутоартериаль шунтлар куюның яңа ысулларына бәйле тикшерүләр үткәрә. Үзе уйлап тапкан микроинструментлардан файдаланып (Казанда җитештерелә), коронар артерияләрдә йогышлы авырулар китереп чыгармыйча гына оператив дәвалау тактикасын һәм техникасын, ш.у. коронар артерияләрдә реконструктив операцияләр ясау ысулларын гамәлгә кертә. СССРда беренче булып «йөрәк-үпкә» комплексын йөрәк-үпкә зәгыйфьлеге кичерүче авыруга күчереп утырта; ирекле мускул трансплантантын кулланып, кардиомиопластика операциясен башкара, миокардны кисәтүдә коронар синустан файдалана, бөер артерияләрендә һәм аяклар кан тамырларында микротамырларга операцияләр, ш.у. РФ президенты Б.Н.Ельцин йөрәгенә операция ясый. Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар. А. Кардиологлар фәнни җәмгыятендә ангиологлар секциясе рәисе, М.Дебейка исем. хирурглар башкарма ком-ты әгъзасы, Россия йөрәк-кан тамырлары хирурглары фәнни җәмгыятенең идарә президиумы әгъзасы. СССР һәм РФ Дәүләт бүләкләре лауреаты (1982, 2004). «Почёт билгесе» (2002) ордены б-н бүләкләнә.

Хезм.: Реконструктивная микрохирургия беспалой кисти. М., 1984; Болезни сердца и сосудов: Руководство для врачей. М., 1992. Т. 2 (автордаш).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования