АХУН Садри Сәлах улы

АХУ`Н Садри Сәлах улы (16.3.1903, Екатеринбург ш. - 21.6.1990, Мәскәү), сынчы, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказ. сәнгать эшлеклесе (1944, 1950), ТАССРның халык рәссамы (1949). Чиләбедә мәдрәсә (1915) һәм коммерция уч-щесен (1919), Урал сәнгать-сәнәгать техникумын (таш кисү эшләре бүлеге, 1927), Ленинград пролетар сынлы сәнгать ин-тын (скульптура бүлеге, 1931) тәмамлый. Р.Р.Бах, А.Т.Матвеев, Л.В.Шервуд шәкерте. 1931-51 елларда Казан сәнгать уч-щесендә укыта, 1949 дан скульптура бүлеген җитәкли. 1951 дән Мәскәүдә яши. Мәскәү технол. ин-тының композиция каф. мөдире, проф. (1966-74), ТАССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1936) һәм рәисе (1940-50).

Беренче профессиональ татар сынчыларының һәм 1930-50 дә совет скульптура сәнгатендә әйдәп баручы осталарның берсе буларак, милли сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш кертә. А. иҗаты югары профессиональлеккә, татар халкы сәнгате һәм рус реалистик скульптурасы (П.К.Клодт, Ф.П.Шубин, П.П.Трубецкой), ш.у. Европа сәнгате (О.Роден һ.б.) традицияләрен чагылдыручы мөстәкыйль идея-образ концепциясенә нигезләнә. А. станлы скульптурага өстенлек бирә, гипс, мәрмәр, агач, фарфор кулланып, портрет һәм тематик композиция жанрларында эшли. Психологик портрет өлкәсендә танылган оста татар, рус һәм дөнья мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре образларының тулы бер галереясын - Г.Тукай (1929, 1938), Һ.Такташ (1931), К.Насыйри (1941), Н.Җиһанов (1941-45) һ.б. бюстларын; Р.Роллан барельефын (1938, А. аның б-н актив рәвештә хат алыша); гипста «Анри Барбюс», «Ленин», «Энгельс» барельефларын (1938-40), мәрмәрдән С.Җ.Сәйдәшев (1957), А.М.Бутлеров (1965), М.Горький (1968), Анджела Дэвис (1971), Рабиндранат Тагорның (1974) сынлы портретларын һ.б. иҗат итә. Вафатларыннан соң Һ.Такташ, Г.Камал, С.Айдаров, Ш.Камалның битлекләрен ала. Казан паркларындагы «Дөньяда хезмәт хакимлек итәчәк!» һәм «Балыкчы» фонтаннары, «Динамо» стадионы каршындагы «Теннисчы кыз» һәм «Ядрә атучы» фигуралары (барысы да 1934-37), Татар акад. театры интерьерындагы Г.Камал барельефы (1941-45) кебек монументаль бизәлеш сәнгате әсәрләре авторы.

А. Сов. Союзы Геройлары М.Воронков, И.Ижукин (икесе дә - 1945), Муса Җәлил (1957), Әхмәтхан Солтанның (1974) портрет-бюстларын монументаль скульптура жанрында иҗат итә. В.И.Ленин һәйкәле авторы (1957, Череповец ш.). А. тарафыннан (сынчылар Л.Кербель, В.Писаревский һәм арх. Л.Павловский б-н берлектә) ясалган һәм 1958 дә Казанда куелган Г.Тукайның монументаль бронза һәйкәле аеруча уңыш казана. А. Казанда яшәгән елларында станлы жанрда күп кенә композицияләр иҗат итә. Аларның тематикасында, образларында, форманың декоратив бирелешендә милли үзенчәлекләр чагылыш таба. Останың материалны эшкәртүдәге югары культурасы, фактуралы әвәләү динамикасы, купшы формалар, детальләрне җентекләп бирүе образларның поэтик һәм музыкаль гармониясен тудыра. «Лачын белән ауда», «Дала җыры» (икесе дә - 1938-40) кебек станлы жанр композицияләрендә А. татар милли киемнәрен, бизәк үрнәкләрен, урта гасырлардагы татар халкына хас үзенчәлекләрне чагылдыра. Шәрекъ темасы Г.Низаминың «Арысланны үтерүче Хөсрәү» һәм «Мәҗнүн газельләр арасында» (Бакудагы Низами музее; икесе дә - 1939, скульптура) әсәрләрендә чагылыш таба. А. шәкертләре арасында В.М.Маликов, Н.И.Гаделов, Р.Х.Нигъмәтуллина бар. Бөтенсоюз, Рәссамнар берлегенең Мәскәү оешмасы күргәзмәләрендә катнаша (1950-80). Урал асылташларыннан (яшма, малахит, зөбәрҗәт, еланташ, ахак) уеп эшләнгән әсәрләр циклы өчен Парижда үткән халыкара күргәзмәнең Зур алтын медале б-н бүләкләнә (1925). Әсәрләре Казанда ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, М.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда һ.б. саклана.

Әд.: Дульский П.М. Скульптор Садри Ахун // Искусство. 1936. № 1; Бреннерт В. Садри Ахун. К., 1945; Народные художники Татарской АССР. К., 1980.

Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования