ӘХТӘМОВА Фирдәвес Каюм кызы

ӘХТӘ`МОВА Фирдәвес Каюм кызы (21.7.1939, Лаеш р-ны Яушыйк а.), драма актрисасы, ТРның халык артисткасы (1996). Кече театр каршындагы М.С.Щепкин исем. Югары театр уч-щесенең Татар студиясен тәмамлаганнан соң (Мәскәү, 1961), Татар акад. театры труппасына кабул ителә. Иҗатында психологизмны татар театры традицияләре б-н органик рәвештә кушу нәтиҗәсендә тышкы кыяфәте б-н үзенчәлекле, ышандырырлык, тормышчан, колоритлы образлар тудыруга ирешә. Актрисага аеруча халыкчан характерлы, гади, саф күңелле, эчкерсез, үз-үзен корбан итәргә әзер торучы хатын-кыз образлары якын. Төп рольләре: Биби («Беренче театр», Г.Камал), Розалия («Соңгы хат», Х.Вахит), Мәйсәрә, Фатыйма, Шәмси («Американ», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Эльмира, Алтынчәч («Дуслар җыелган җирдә», «Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин), Җәмилә («Бәхетсез егет», Г.Камал), Фатыйма («Өчәү юлга чыктык», Р.Батулла), Софья («Бер төн», Б.Л.Горбатов), Липочка («Агай-эне - ак мыек», А.Н.Островский),  Абруй («Мәхәббәт турында сөйләшик», И.Зәйниев, 1987), Фирая («Галиябану - сылуым иркәм», Т.Миңнуллин, 2005).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования