ӘХТӘМОВ Сабир Әхтәм улы

ӘХТӘ`МОВ Сабир Әхтәм улы (15.6.1926, хәзерге Кукмара р-ны Югары Өскебаш а.), Сов. Союзы Герое (24.3.1945), полковник (1972). 1943 елның ноябреннән Кызыл Армиядә. 1944 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. мотоукчылар бригадасының танкка каршы ата торган мылтык төзәүчесе (11 нче гв. армиясенең 2 нче гв. танк корпусы). 3 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең октябрендә Неммерсдорфны (хәзер Калининград өлкәсе Маяковский а.) штурмлаганда батырлык күрсәтә. Мәскәүдә Җиңү Парадларында катнаша (24.6.1945; 9.5.1995). Сугыштан соң Совет Армиясендә җитәкче вазифаларны башкара, КГБның Югары хәрби ин-тын тәмамлый (1959). 1972 дән запаста. Казанда яши. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр б-н бүләкләнә.

Әд.: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Добротворский Н.П. Герой Советского Союза Сабир Ахтямов. Л., 1965; Галицкий К.Н. В боях за Восточную Пруссию. М., 1970; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования