ӘХМӘДУЛЛИН Хәбибулла

ӘХМӘДУ`ЛЛИН Хәбибулла (Хәйбулла) (1875-1942), скрипкачы. Проф. татар скрипкачылары сәнгате традицияләрен дәвам иттерүчеләрнең берсе. 19 йөз ахырында Г.Зайпинда скрипкада уйнау дәресләре ала, чәйханә, ярминкә, трактирларда уйный. Милли музыка уен коралларында уйнаучыларның беренче концертларын оештыручылардан. 20 йөз башындагы беренче татар әдәби-муз. кичәләрендә, концертларда катнаша, инструменталь ансамбльләрдә (ш.и. «Сәйяр» труппасы каршында), Мөселман хәрби комис-ты һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясе оркестрларында уйный, грампластинкаларга татар халык көйләрен башкаручы солист һәм ансамблист буларак языла. 1918-23 елларда Казан кинотеатрларында уйный, 1933-36 да Татар акад. театрының колхоз ф-лында, 1936 дан Татарстан радиосында эшли. Халык көйләрен һәм Татарстан композиторлары әсәрләрен башкара. Оригиналь әсәрләр (башлыча, инструменталь пьесалар) авторы. Арадан бигрәк тә «Аккош» маршы зур популярлык казана.

Ш.Х.Монасыйпов.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования