АДО Игорь Дмитриевич

 

АДО` Игорь Дмитриевич (17.1.1910, Казан - 30.6.1983, шунда ук), математик, физ.-матем. фән. д-ры (1935), проф. (1939), ТАССРның атказ. фән һәм техника эшлеклесе (1956). Н.Г.Чеботарёв шәкерте. 1931 елда Казан ун-тын тәмамлый һәм 1941 гә кадәр шунда ук эшли. Бер үк вакытта 1935 тән Казан хим.-технол. ин-тында, 1958-70 тә матем. каф. мөдире. 1935 тә кандидатлык диссертациясен яклауга тәкъдим итә, анда ул сыйфат саны нуль булган һәрбер чикле үлчәмле Ли алгебрасының сызыкча рәвешкә чикле үлчәмдә төгәл китерелүен исбатлый. Адо теоремасы буларак мәгълүм булган бу нәтиҗә өзлексез төркемнәр теориясе һәм аның кушымталары өчен фундаменталь әһәмияткә ия һәм төрүче универсаль алгебралар теориясенең башлангычы булып тора. Әлеге хезмәт өчен А.га физ.-матем. фән. д-ры дигән гыйльми дәрәҗә бирелә. Хезмәтләре абстракт төркемнәргә һәм аларның кушымталарына да багышланган. Аның тарафыннан минимальлек шарты үтәлгән нормаль астөркемнәрдәге җирле-чикле p-төркемнәрнең санаулы булуы исбатлана, чикле төркемнәрнең сыйфат теориясе төзелә. «Почёт билгесе» ордены б-н бүләкләнә.

Хезм.: О структуре конечных непрерывных групп // Изв. Казан. физ.-мат. об-ва. 1934. Т.1; К теории характеров конечных групп // Докл. АН СССР. 1945. Т. 50; Представление алгебр Ли матрицами. // Успехи мат. наук. 1947. Т.2, вып. 1(17)-6(22).

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования